Таксист бер әбинең 350 мең сум акчасын саклап калган

Казан таксисты бер әбигә 350 мең сум акчасын саклап калырга булышкан. Әби акчаны мошенникларга биреп җибәрмәкче булган, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Полициягә 83 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Ул 10 декабрь көнне кичен, оныгы шалтыратып, янәсе, машинасы белән бер кешене бастырып үтерүе, шуның аркасында хәзер үзенә төрмә срогы янавы турында әйткән. Шуннан соң трубканы икенче бер ир-ат алып, үзен тикшерүче дип таныштырган. Монысы әбигә, миллион сум кирәк, шул чагында оныгыгыз утырмаячак, дип белдергән. Шок халәтенә төшкән әби акча бирү мәсьәләсендә берсүзсез килешкән, әмма 350 мең сумга гына ия булуы турында әйткән. Ялган “полиционер” шуңа ризалашып, акчаны алырга курьер җибәрәчәген хәбәр иткән.

Кайгыга баткан ялгыз пенсионер нишләсен, үлемтеккә дип саклаган бөтен акчасын җыйган да, өенә килгән таксистка биреп җибәргән. Ләкин берникадәр вакыт узуга, таксист янә килеп җиткән һәм әбигә акчасын кире кайтарып биргән. Пенсионерга ул мошенниклар кармагына эләгүен әйткән.

Такси шоферы полиция хезмәткәрләренә бу хәлне болайрак аңлаткан. Аңа, өлкән яшьтәге бер хатын-кыздан акчалы конверт алып килергә, дип заказ бирелгән. Ләкин конверт китерергә заказ биргән ир-ат, акчаны үзенә алып калмыйча, аны ниндидер бер счетка күчерүне сораган. Шул чагында таксист мошенникларга юлыгуын аңлап алган һәм кулынданы акчаны хуҗасына кайтарып бирергә карар иткән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү