Медаль түгел, гыйбрәт өчен: Казанда узачак Махсус Олимпиадага әзерлек башланды

Анда гимн да, әләм дә юк, медальләрне дә санамыйлар. Спорт кына түгел, җаннарны дәвалый торган чара бу. 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың кышкы уеннары турында әнә шулай диләр. Әзерлек инде башланган. Киләсе елның февралендә узасы спартакиада зур чараны оештыручылар өчен беренче зур сынау булачак.

Махсус Олимпиаданы Паралимпия Уеннары белән бутаучылар да бар. Монысында физик мөмкинлеге чикле булганнар түгел, акыл ягыннан үзенчәлеге булган спортчылар ярыша. Әлеге ярышлар Россиядә тәүге мәртәбә уза. Ачылу тантанасын – 22 гыйнварга, ә ябылышын 28енә билгеләгәннәр. Тантаналар «Татнефь-Арена»да була.

– Махсус Олимпиаданы спорт ярышыннан бигрәк, социаль чара дип кабул итәбез. Тизрәк, биегрәк, көчлерәк булу түгел, төп максат – үзенчәлеге булган кешеләргә җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итү. Шуңа күрә бу ярышларда әләмнәр дә, гимннар да юк, медаль зачеты алып барылмый. Җиңү түгел, катнашу мөһим, – дип сөйләде Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанның спорт министры Владимир Леонов.

Аңлашыла инде, Махсус Олимпиада уздыру хокукын Татарстанга тапшырганда, Казанның халыкара ярышлар оештыру тәҗрибәсен, спорт дөньясындагы урынын исәпкә алганнар. Җитмәсә, шартлар да бар.

– Әзерлек барышында төзелеш белән бәйле зур эшләр булмаячак. Ярышлар узасы корылмаларны гына тәртипкә китерәсе бар. Шуңа күрә бюджеты да артык зур булмаячак. Төп чыгымнар оештыру эшенә бәйле, – дип җавап бирде министр «ВТ» хәбәрчесенең соравына. – Әмма безгә үзенчәлекле кешеләрне каршы алырга, кунак итәргә өйрәнергә кирәк булачак. Гадәттә спорт ярышларына спортчылар һәм тренерлар кирәк. Бу очракта исә башкачарак. Аларга җайлы шартлар булдырырга туры киләчәк. Әйтик, бу спортчылар бөтен гаиләләре белән килергә мөмкин.

Әнә шуны исәпкә алып, киләсе елның февралендә Казанда илкүләм Махсус спартакиада уздырырга ниятлиләр. Оештыручылар өчен ул беренче зур сынау булачак. Спорт ярышларыннан тыш, Казанда махсус конференцияләр, җыеннар, очрашулар уздырачаклар. Барысы да бер ният белән оештырыла: кешенә хәленә керә белик. Махсус Олимпиада уты эстафетасы да булачак. Аны Афинада кабызып, Мәскәүгә алып кайтаячаклар. Аннары эстафета Россия һәм Татарстанның зур шәһәрләре аша узачак.

Махсус Олимпиада хәрәкәте 1968 елда АКШта барлыкка килә. Төп максаты – акыл ягыннан үзенчәлеге булган кешеләргә карата мөнәсәбәтне яхшырту. Уеннар 2 елга бер мәртәбә уздырыла. Кышкы ярышлар соңгы мәртәбә 2017 елда Австриядә узган. Җәйгесе узган ел Абу-Дабида булды. Әлеге хәрәкәтнең Россиядәге оешмасы 1999 елда оештырыла. Аның 63 төбәк бүлеге бар. Татарстандагысы 2017 елда эшли башлады һәм барлыгы 3000 чамасы спортчы, тренер, волонтер һәм ярдәмчене берләштерә.

 

Махсус Олимпиаданың Кышкы Уеннары саннарда:

180 илдән 2000 катнашучы

3000 волонтер

7 спорт төре (тау чаңгысы, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек, карда йөгерү)

5 спорт корылмасы («Свияга» тау чаңгысы комплексы, «Буревестник» стадионы, Казан Теннис академиясе, Спорт сарае, Чаңгы-биатлон комплексы)

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото:


Фикер өстәү