Суд залыннан
Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан ел саен йөзләрчә килограмм наркотик матдәләр тоткарлана. Республика шәһәр-авылларына бу кадәр зәхмәт каян килә? Белгечләр әйтүенчә, наркотрафик юлы, аны илнең төрле төбәкләренә кертү ысуллары торган саен катлаулана. Җинаятьчел төркемнәр бу эштә һаман остара барып, цифрлы технологияләр, интернет челтәре һәм башка төр элемтә чаралары куллана. Шулай да соңгы вакытларда республикага наркотик матдәләр кертү белән шөгыльләнүче 49 җинаятьчел төркем, дистәдән артык лаборатория эшчәнлеге туктатылган.
Моннан тыш, көн саен диярлек әфьюн сәүдәсе, ягъни наркотик матдәләр сатып алу, саклау һәм төрле юллар белән кулланучыларга җиткерү буенча дистәләгән җинаять эше теркәлә. Әмма, ни кызганыч, җиңел акча эшләүгә корылган зәхмәтле кәсеп үз ятьмәсенә яңадан-яңа корбаннар эләктерә.
Халыкта, җеп никадәр генә бөтерелсә дә, очы бер чыга, дигән гыйбарә бар. 1994 елда Монголия Халык Республикасында туып үскән Сергей Болейко да үзенең кайчан да булса суд каршына басып, әти-әнисе, туганнары, якыннары йөрәгенә мәңге төзәлмәслек яра ясаячагын күз алдына да китермәгәндер.
Югыйсә кемгә-кемгә, ә мәктәп елларында ук химия фәне буенча Россия күләмендәге төрле олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулаган, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башкаланың дәрәҗәле уку йортында белем алучы бу егеткә ни җитмәгән? Гомерләре намуслы хезмәттә узган әти-әнисе бердәнбер уллары өчен берни кызганмаган. Төркемдәшләре аны лекцияләрдә сирәк күрсәләр дә, егетнең иң кыйммәтле чит ил машинасында җилдергәнен хәтерли. Университет җитәкчелеге Сергей Болейкога аеруча зур кайгыртучанлык күрсәтә: аңа хәтта аерым лаборатория бүлмәсе бирелә.
«Булачак галим»нең күңелендә нинди уйлар кайнаганын каян беләсең… Университетны тәмамлаганнан соң, аспирантурада калып, алтын вакытын көн-төн лабораториядә үткәрергә теләмәвен беркемгә сиздерми ул. Студентлар арасында узган конкурсларда, фәнни конференцияләрдә актив катнаша. Үзе исә җае чыкканда шыпырт кына наркотик матдәләр ясавын дәвам итә.
Акча аяк асты тулы бит ул. Иренмичә, иелеп ал гына. Саклык чараларын тиешенчә үтәгәндә, галимнәрнең төшенә дә кермәгән байлык туплап була. Сорау да зур. Алдан түләп куярга ризалар.
Интернет челтәренең нечкәлекләрен яхшы өйрәнгән Сергей беркайчан беркем белән дә йөзгә-йөз күрешмәгән. Моның өчен сайтлар, интернет-кибетләр, башка төр аралашу мөмкинлекләрен кулланган. Илнең әле бер, әле икенче шәһәрендә тукталып, булачак продукция өчен кирәкле компонентларны туплаган. Вакытлыча шәхси йорт яисә фатир килешеп, иң гади ысуллар белән, наркотик матдәләр җитештергән.
Никадәр генә сак эш итсә дә, Сергейның янәшәсендә ярдәмчесе булган. Дмитрий Рыжков белән Краснодар шәһәрендә танышалар. Уртак эш аларны шактый якынлаштырган булса кирәк. Теләсә кем белән уртак телне тиз табучы Дмитрий оештыру сәләтенә ия булуы өстенә, наркоманнар дөньясын да, андагы гадәт-кыланмышларны да яхшы белә.
Краснодарда «уңышлы» эшләгәннән соң, Татарстанда да сынатмаска тырыша. Казаннан ерак булмаган Сокуры бистәсендә вакытлыча арендага ике катлы йорт алып, барлык кирәкле химик матдәләрне китереп тора.
Әллә акча кытлыгы, әллә үзләренең бу урыннан тиз арада китәчәген исәпкә алып, Дмитрий наркотикларны вак партия белән Казан һәм республиканың башка шәһәр-авылларына озата башлый. «Таратучылар» тарафыннан куелган яшерен урыннан алынган яңа төр наркотиклар берничә ай элек Краснодар шәһәрендә таралган матдә белән нык охшаш булуы хокук саклау хезмәткәрләренә тиз арада Дмитрий Рыжковның эзенә төшәргә мөмкинлек бирә.
Сергей Болейко үзенең әлеге җинаятьчел эшләргә катнашы булмавын никадәр генә дәлилләргә тырышса да, барып чыкмады. Нәкъ менә аның «тырышлыгы» белән дистәләгән яшь кешенең гомере агулануын, гаиләләренә, туганнары һәм якыннарына кайгы-хәсрәт китерүе дә аның күңелен борчымый булса кирәк…
Лаеш районы суды карары нигезендә Сергей Болейко каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән – 13 елга, ә аның ярдәмчесе Дмитрий Рыжков 11 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Камил СӘГЪДӘТШИН