Фердинанд Сәлахов: «Бәхет эзләп читкә китеп, картлыгын комбикорма ашап каршылаган татарларыбыз бит алар…»

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховны беренче тапкыр «тере килеш» күрүем, ялгышмасам, 1989 елда булды. Мин институтны тәмамлап эшкә кайткан, Казаннан 160 чакрым ераклыкта урнашкан район мәдәният йортына туктаусыз килеп торган филармония концерт төркемнәренең берсе белән иде ул.

Ул елларда концертның төп башкаручысын бераз шаярыбрак – «Красная строка», икенче солистны «Антураж» дип йөртәләр иде. Төп башкаручының «тирәсен матурлаучы», ягъни мәсәлән. Әлеге чор эстрадасын «таш гасыр» дип исәпләүче яшьрәкләр өчен аңлатып китү кирәктер. Ул чакта афишалардагы язулар ике генә төстән тора иде: төп башкаручы исеме – кызыл, башка артистларныкы кара белән языла. Менә шундый ГОСТ! «Красная строка» да шуннан чыккан инде. Типографиягә афиша тапшыралар ди, мәсәлән, һәм анда: «Кого писать красной строкой?» – дип сорыйлар. Әлбәттә инде, концерт төркеменең төп солистын!
Ул төркемдә Фердинанд Сәлахов «Антураж» иде әле. Кайнап, шаулап, дулкынланып торган, берсеннән-берсе исемле җырчылар, музыкантлар (ул төркемдә әле ике язу­чы: шагыйрә белән прозаик та бар иде) төркемендәге аралашуны читтән караганда, Сәлаховның кешегә каты бәрелмәве, башкалардан узып, чәчрәп сүз сөйләмәве күзгә ташлана иде. Төркемнең гастроле тәмамлангач, безнең мәдәният бүлегенең «Кубань» дип аталган, язын да, кышын да, җәен дә, көзен дә җылынмый торган «комфортабельный» автобусы белән озата киттек аларны. Әллә ни сайлана торган еллар түгел иде, тәгәрмәче әйләнгән һәр транспорт – алтын бәясе. Казанга җиткәч, йорт саен таратабыз. Артистлар гастроль вакытында шактый товар туплаган. Дефицит чоры. Казанда табарга авыр нәрсәләр районнарда артистлар өчен махсус табыла, шуңа күрә, кирәксә-кирәкмәсә, барын да алганнар. Шул товарларны артистларның ишек төбенә кадәр ташуны иң актив башкарган кеше бу төркемдә Фердинанд Сәлахов булды! Мин моңа бик аптырадым башта. Үзләре җыйгач, үзләре ташысыннар бит инде! Инде соңрак, Фердинанд белән якыннанрак танышкач, ул «Красная строка» булган төркемдә үзем «Антураж» булып эшли башлагач аңладым: кешеләргә һәрчак ярдәмгә ашыгу аның гадәти, нормаль халәте икән.
Фердинанд Сәлаховның концерт төркемендә эшли башлагач, аның гаиләсе – гаҗәеп йомшак холыклы, кояш кебек балкып торучы Раилә апа, уллары Марат, Руслан белән дә тиз дуслаштым. Руслан бу гаиләгә ятимнәр йортыннан кайтып йөрүче малай иде. Яллары, каникулы бу гаиләдә узды, Марат белән бергә үстеләр диярлек. Маратка әйбер алганда Русланга алмый калмыйлар иде. Гаиләгә ул малай гына сыйган дип уйламагыз: Казан артистлары барып концерт куеп, кунып кайткан һәр шәһәр, республика, авыл кешеләре, башкалабызга килгәч, Сәлаховларда туктала иде дисәң дә була. Шуңа күрә Раилә апаның плитәсе өстендә һәрчак ризыгы пешеп чыккан дүрт кәстрүле була. Ул үзе моны: «Дөнья хәлен белеп булмый, Фердинанд берәрсен алып кайтса…» – дип аңлата иде. Шундый киң күңелле кешеләр менә.
Безнең «УАЗ-буханка»га төялеп тә, поездлар белән дә йөргән озак-озын гастроль чакрымнарын бергә кушып исәпләсәң, Җир шары радиусы килеп чыгарлык. Еллары нинди диген әле – бүген һәркем «коточкыч» дип искә алган 90 нчы еллар бит алар. Ил таркалган, халыкта акча юк, төшенкелек, хезмәт хакына эт консервасы биргән чор. Шул еллардан бер бик гыйбрәтле хәл истә калган. Бернигә дә карамый авыл хуҗалыгын саклаган, басуларны сөрүдән, чәчүдән туктамаган Татарстан чиген чыгуга алабута баскан кырлар, каралмаган, аркылы-торкылы кадакланган тәрәзәле йортлар тезелеп торган авыллар башлана иде. Шундый өлкәләр… Бервакыт Пермь краена килеп төштек. Ниндидер кечкенә шәһәрдә концерт куябыз. Алгы рәтләрдә – ак яулыклы татар апалары, әбиләр. Фердинанд җырлаганда шуларны сәхнә артыннан, пәрдәнең бер сүтелгән тишегеннән күзәтеп торам – елыйлар. Җырлары да нинди бит – «Эскадрон», «Ах, Ырымбур кала», «Шахта», «Әйләнеп кайталар», «Сагыш»… Еламый түзәрлекме! Тәнәфестә фойега чыгып, халык арасында йөрим, татар апаларын табып сөйләшәм. Барысы да диярлек 30–40 ел элек бу якларга Татарстаннан бәхет эзләп килгәннәр. Бу якта – шахталар, ә шахтада «кешеләр санын номерлар тагып меңәрләп кенә санаганнарын» «Зәңгәр шәл»дә әле Кәрим Тинчурин Булатыннан җырлата. Татар – гомер-гомергә, зур акча авыр эш булган җирдә, дип ышанып яшәүче халык бит ул. Шахтага китүләре дә шуннан. 1990 елларда шахталар бөтенләй ябылмаса да, эшчеләргә түләмәү гадәти хәл иде кебек. Соңрак инде ябылып та беттеләр диярлек. Мин сөйләшеп торган бер апа әйтә: «Шахтабыз ябылды шул, кызым. Эшләгән акчабызны алмаганга да бик күптән инде. Бер ай акчасын комбикорма белән биргәннәр иде. Әле ярый шул булды, аны ашап тордык», – ди. Яшьлегем белән мин бу сүзләрне әллә ни игътибарга алмыйм, гримеркада кызык итеп артистларга сөйлим. Карыйм, бер почмакта концерт костюмын алыштырып торучы, берничә минут элек кенә:
«Кошларның да калмый бәхетлесе
Туган илләреннән аерылып…» –
дип җырлап, апаларны елаткан Фердинанд үзе елый… «Бәхет эзләп читкә китеп, картлыгын комбикорма ашап каршылаган татарларыбыз бит алар…» – ди. Концерттан соң, ни гаҗәп, шәһәр хуҗасы безне ниндидер бер шәп ресторанга «чәйгә» чакыра. Һәрчак мосафир өммәтендә булган артистларны сыйлау – матур гадәт. Хуҗа бу мәҗлестә шәһәрнең үсүе, зур уңышлары, «байрак тотып алга баруы» турында нотык сөйли. Шулчак Фердинанд капыл гына тора да чыгып китә һәм табынга кире әйләнеп керми. Тынлык… Соңыннан, инде төн карасын кисеп баручы автобусыбызда икенче шәһәргә күчкәндә әлеге гамәлен болай аңлата: «Халкы комбикорма ашап яши, ә ул артист ашатып дан казанмакчы. Халкын ашатсын!»
Шуңа охшаш бер тарих минем әнинең сеңлесе – алма апай белән бәйле. Шул ук 90 нчы еллар. Гомере буе җитен комбинатында эшләгән алма апайларга да хезмәт хакын товар белән бирә башладылар. Ни генә юк: табак-савыт, урын-җир, келәм-мазар… – әллә ниләр инде. Шуны сатасың да, акчасы сиңа була. Гаҗәп бит: башта производствода эшлисең, аннан сәүдәгәр булып, аннан ашарлык акчаң була. Хезмәт хакына 100 процент йоннан тукылган келәмнәр бирәләр, дигәч, алма апайның хезмәт хакын «алышыр» өчен, мин барлык дусларымны мобилизовать итәм. Шуларның берсе – Фердинанд. «Ярар, Гыйльметдинова, әйдә, яхшы эш өчен унынчы келәмне дә алып кайтыйм инде», – ди. Без складка киләбез. Орчык кадәр апам 15 минутка гына эш урыныннан йөгереп килеп, келәмне алуны оештырырга тиеш. Складта утыра-утыра шактый җәелгән, гади эшчегә өстәнрәк карап сөйләшүче «завсклад» кына көйсез. Башка вакытта килегез, әле сезгә дигән келәм юк, әле теге, әле бу, дип апага бәйләнә. Гадәттәгечә инде, вәкаләте кечерәк булган саен, тавышы бүтәкәдәнрәк чыгучыларны аз күрмибез бит. Эшләп тә акчасын ала алмаган, инде ашарыма бер келәмлек булса да акчам була, дип куанган апам тагын да кечерәеп калган кебек була, калтырый ук башлый. Шулчак Фердинанд, кимсетелгәннәрне яклап мәйданга чыккан Зорро кебек… безнең алда теге склад хуҗасын «акылга утырта». Сүзләрен кабатлап тормыйм, һәммәсе дә үтемле һәм гадел аларның. Бу «вакыйга кисәге» «мин – әллә кем!» дип күкрәк киергән мәнсез завскладның, бөкресен зурайтып, апам алдында гафу үтенүе белән төгәлләнә.
Әйе, «кем турында гына яза башласаң да, үзең турында килеп чыга», дигән әйбердән мин дә азат түгел. Ләкин тормышымның да бер өлеше булган әлеге вакыйгалар Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховны кеше буларак тасвирлый; аның нечкә күңелле иҗатчы, кирәктә саллы, кайчак каты сүзле ир-ат икәнлеген исбатлый бит.
Истәлекләрнең шактый күңелле, көлкелеләре дә бихисап, бер китап тутырырлык. Бер елны апам Иделнең аръягыннан «чирәм җир» алып, шуның белән мәш килә башлады. Машинабыз юк әле, мең бәла белән бара торган шул басу кисәгендә язын бәрәңгесен, кишерен, башкасын чәчкәндәй иттек. Җыеп алыр чак җиткәч, апа чирләп китте, хастаханәдә сеңлем белән алмаш-тилмәш карыйбыз үзен. «И, наным, бәрәңге дә алынмаган бит», – ди апа. Аллага шөкер, кәефе яшәү ягында, дип уйлап куям мин. Көннәрдән беркөнне Фердинандның машинасына капчык, көрәк, чиләкләр төяп, икәү шул бакчаның бәрәңгесен казырга китәбез. Юлда галәмәт зур карбыз алабыз: «Гыйльметдинова, бәрәңгене аны күңелле итеп, карбыз ашый-ашый казырга кирәк», – ди Фердинанд. Барабыз-барабыз машина белән, мин ул бәрәңге җиребезгә кертәчәк борылышны берничек тә таба алмыйм. Бара торгач, Кайбыч районы чигенә ук барып җиткәнбез. Кире әйләнеп кайтабыз, юк кына бит теге хәерсез борылышның юнәлеш тактасы. Шулчак юл кырыенда ДПС машинасы күренә. «Бар, Гыйльметдинова, әнә теге генералдан сора!» – ди Фердинанд. «Нәрсә дип сорыйм?» – дим мин, гаепле икәнлегемне, кеше тинтерәтеп йөрүемне аңлаудан карлыгып киткән тавыш белән. «Иптәш генерал, сез безнең бәрәңге бакчасының кайда икәнлеген белмисезме?» – дип сора», – ди җор телле Сәлахов.
Бәрәңге җире табылганда инде шактый караңгы төшкән иде. Фердинанд кызу-кызу казып бара, мин башны иеп кенә бәрәңге чүплим. Вакларын калдырам. «Барысын да җый, тавык күзе кадәрлеләрен дә калдырма, көне буе эзләгән, алтын бәясе бәрәңге ул!» – ди Фердинанд. Көлсәң көл, кем әйтмешли.
Эстрада төркемнәренең һәрберсе аерым бер гаилә кебек. Анда бары – бергә, югы – уртак, һәр концерт төркеменең үз мохите, үз гадәтләре бар, озак гастрольләр кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне сыный, ныгыта, кайчак тар-мар китерә. Хисләр белән яшәүче иҗат кешеләре өчен соңгысы да бик гадәти. Ләкин җыр, андагы бер тетрәндергеч борма, камил алынган нота, музыка сине кабат уңайга борып җибәрә.

Зимфира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

P.S. Бу мәкалә язылган көннәрдә Фердинанд Сәлаховның язмаларын туплап, «Тәртип» радиосына юлладык. 200гә якын җыр, арада архивлардан табып бары тик ул гына башкарган халык җырлары күпме! Үзе үк шаян малай кебек биеп җырлаган, тамашачыларны:  «Бу чынлап та 65 яшькә җиттеме икәнни?» – дип аптырашта калдырган заманча, җитезләре дә бар… Һәм алар барысы да татарча аһәңле.  Соңгы елларда татар тамашачысы яшь композиторларның миллисекундына кадәр исәпләнгән гаҗәеп «дөрес», ләкин татар рухыннан мәхрүм әсәрләре белән «урам такмагы» арасыннан кайсын сайларга белми тилмерә. Ә җырлар бар, елатып күңелне чистартырлыклары да, көлдереп юатырлыклары да күп. Бары тик Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов кебек татар  җыры җәүһәрләре сакланган «сандык»ларны таба белергә генә кирәк…


Фикер өстәү