«Бу минем туган авыл» бәйгесе җиңүчесе Гөлүсә Батталова: «Бу йоланы бетерсәгез, мин сезне «Ватаным Татарстан» газетасына язам»

Әтнә

«Байлар өйдәме?!» Әлеге бирнә җыю йоласы туган авылым – Әтнә районының Түбән Шашы авылында кайчан, ничек барлыкка килгән, бу хакта анык кына белүче дә юк. Күптән булса кирәк. Шунысы гаҗәп, авылыбыздан кул сузымында гына урнашкан күрше авылларда юк әлеге гореф-гадәт. Дөрес, бирнә җыю белән бәйле төрле исемдәге, төрле эчтәлектәге бәйрәмнәр халкыбызда шактый, әмма нәкъ менә «Байлар өйдәме?!» бәйрәме – бары бездә генә!» – дип язган иде «Бу минем туган авыл» бәйгесенең «Авыл рухы» номинациясенең җиңүчесе Гөлүсә Батталова. Берничә көн элек җиңүчене котлап кайттык.

Халыкның зирәклегенә хәйран калырсың! «Байлар өйдәме?!» Ничек итеп зурлап, хөрмәтләп, кешенең рухын күтәреп эндәшү. Борынгы гореф- гадәтләрнең һәркайсының нигезенә тәрбия, милли бизәкләр салынган.  Әнә шуларны югалтмыйча, барлап, саклап киләсе буынга тапшырасы иде. Җиңүчебезне бүләкләү тантанасына, Әтнә театры китапханәсенә районның «Ак калфак» оешмасы вәкилләре җыелган иде. «Түгәрәк өстәл» янында да сүз милли, рухи байлык, гореф-гадәтләрне саклау турында барды.

– Безгә борынгы гореф-гадәтләребез турында күбрәк сөйләргә, аннан да бигрәк, бу турыда күбрәк язарга кирәк. Халкыбыз, ташка басылган югалмас, ди. Мин моны газета-журналларда, китапларда басылу дип аңлыйм. «Ватаным Татарстан» газетасында «Бу – минем туган авыл!» бәйгесенә килгән язмалар белән даими танышып бардым. Авылларыбызда әлегә татарның рухы яши. Еллар узган саен кайбер гореф-гадәтләр үзенең асылын югалта да кебек. Бер чорда шушы ук «Байлар өйдәме?!» – бирнә җыю да бәлки кирәкмәс дигән фикер булган иде. Имеш, анда бирелгән юк-бар бүләкләр белән генә бәйрәм оештырып булмый. Шул вакытта мин җирле үзидарә рәисенә: «Бу йоланы бетерсәгез, мин сезне «Ватаным Татарстан» газетасына язам», – дип әйткән идем. Әлбәттә, болай итеп әйтү дә бик үк дөрес булмагандыр. Кемнедер гаепләп, кемгәдер ачуланып йөргәнче, һәркем үз кулыннан килгәнне эшләргә тиеш, – дип үз фикере белән уртаклашты Гөлүсә Батталова.

Баланың күңелендә кыйммәтле уенчыклары, роботлар, машиналар да  калмас, чөнки алар күп. Кечкенә генә шатлыклар, матур вакыйгалар исә онытылмый. «Байлар өйдәме?!» кебек йолаларның матди ягына карамыйча, рухи ягын кайгыртырга кирәк, дигән фикер дә яңгырады «түгәрәк өстәл»дә.

Әтнәлеләр әлеге уңайдан матур гына эшләр башкара. Авылларда балалар бакчаларына барып әби-апалар әкиятләр укый. Тәрбияченең түгел, нәкъ менә башка берәүнең тәрбия сәгате үткәрүен, әкият сөйләвен нәниләр бик җылы кабул итә икән. Бишек туе, бәби мунчасы йолаларын да яңартканнар. Балалар өчен уеннарны туплый башлаганнар.

Борынгы йолалардагы һәр әйтелгән сүз, һәр ишарә зур мәгънәгә ия. Без бу матур йолаларны кире кайтарып, балаларның киләчәген кодлаштырабыз кебек. «Дин ир кеше белән капкага хәтле ияреп кайта, хатын-кыз белән бусаганың эчке ягына үтә» дигән әйтем бар. Балаларны бишеккә салганнан башлап дөрес итеп тәрбия бирү хатын-кыз өстендә, ди әтнәлеләр.

Тел, милләт мәсьәләләрен кузгатабыз икән, әлбәттә, татар милли матбугатын да искә алмый мөмкин түгел. Соңгы елларда татар телендә нәшер ителүче басмаларның тиражы кими. Яшь буын интернетта казына, газета- журналларны аз укый. Бу үз чиратында рухи тәрбия бирүне дә чикли. Ни телисез, шуны укыгыз, шуны карагыз, дип тулы ирек бирүнең ахыры ничек булыр? Шуңа күрә китапка, көндәлек матбугатка карата ихтыяҗны тәрбияләү бик мөһим. Матбугатка язылу кимүнең төп сәбәпләренең берсе – авылларда почта бүлекчәләренең акрынлап бетеп килүе. Әтнә районында да почта хезмәтенең эшчәнлеге бик кискен тора. Районның кайбер авылларына почта хезмәткәре атнага бер тапкыр  килеп кенә хезмәт күрсәтә. Бу җирлекләрдә көн саен өйдән-өйгә йөреп, газета-журналлар тарату турында сүз дә була алмый.

«Буыннар алмашына, кичә кәнфит җыйган балалар бүген инде үзләре әти-әни булып, пакет тотып авыл буйлап йөгергән яшь буынны сөендерә. Әнә шулай авылыбыз тарихын барлый, чорлар дисбесен ялгап, киләчәккә бара» дигән юллар бар иде җиңүчебезнең язмасында. Чорлар дисбесен өзмәскә иде…

Зөлфия Хәлиуллина


Фикер өстәү