Шалтыраталар һәм талыйлар

Илдә телефон җинаятьләренең шартлаулы үсеше күзәтелә. Россия банклар ассоциациясе советы утырышында Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Станислав Кузнецов шул турыда әйтте. Бу ел башыннан гына да телефон караклары 15 миллионнан артык шалтырату ясаган икән инде.

Хәер, төгәл санны беркем дә әйтә алмый. Үзәк банк, көч структуралары һәм банклар мәгълүматлары бер-берсеннән аерыла. Әйтик, газета хәбәрчесенең телефонына көн дә диярлек таныш булмаган номерлардан шалтырату килә. Алсаң, я банк картасы тәкъдим итәләр, я кредит рәсмиләштерергә өндиләр. Мошенниклар да нәкъ шуңа охшаган сөйләшүләр алып барырга ярата гадәттә. Банклар белән эш итәргә яратмавым коткара, сөйләшүне шунда ук кырт өзәм. Күп вакытта телефонны алып та тормыйм, чөнки танышлар хәзер күбрәк «ватсап»тан, я башка берәр социаль челтәрдән элемтәгә чыга.

Нәкъ менә кредит һәм карта турындагы сөйләшүләр белән кешеләрнең башын әйләндерә дә ди инде киберкараклар. Телефоннан гына яңа банк картасы ачарга тәкъдим итәләр һәм шуңа акча күчерергә кушалар. Карта мошенниклар кулында була, билгеле. Беркатлы мокытлар күчергән акчаны җиңел генә банкоматка барып кәгазь акчага әйләндереп куялар, ди. Телефоннан гына кредитка заявка бирү мөмкинлеге белән дә алдыйлар, алынган куллану кредитларын түләү өчен «якланган» банк хисабы тәкъдим итәләр. Алданырга әзер торучылар да күп икән. Кешеләр бик теләп караклар күрсәткән картага һәм банк хисабына акча күчерә. Меңләгән һәм дистә меңләгән сумнар киберҗинаятьчеләр кесәсенә күчә, алданган халыкның исә банктагы әҗәте селкенми дә, шул килеш кала.

Бөтен дөньяда финанс оешмаларның 77 проценты иң гади киберһөҗүмнәргә дә әзер түгел икән. Әле Россия банкларында хәл яхшырак, аларга бу мәсьәләдә «өчле» билгесе куярга була, диләр белгечләр. Әмма шуңа карамастан, банк клиентларының мәгълүматлары бик җиңел генә социаль караклар кулына килеп эләгә. Шуннан китә инде телефоннан шалтыратып баш әйләндерүләр. Банк хезмәткәре исеменнән шалтыраталар бит мошенниклар. Бик күп очракларда клиентлар турында мәгълүматларны банк хезмәткәрләре сатуы да сер түгел. Шуңа күрә Банклар ассоциациясе советында мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге җинаятьләр өчен җаваплылыкны көчәйтергә, җәзаны катгыйландырырга кирәк дигән тәкъдимнәр яңгыраган. Кузнецов Җинаятьләр кодексына банк серен законсыз рәвештә алган яисә тапшырган өчен махсус статья кертергә дигән тәкъдим ясаган.

Быел Саклык банкы клиентларының телефон каракларыннан зарлану очраклары 63 процентка арткан. Зарланырлык та шул: банк клиентлары 87 процент очракта мошенниклар хисабына акчаны, алданып, үзләре күчерә, ди. Кредитың һәм банкта депозитың булмаса, яшәү ничек тыныч! Каракларның шалтыратуыннан һичбер куркыныч янамый сиңа. Хәер, кулыңда банк картасы булганда, тулы тынычлык юк инде ул. Карта белән һәрбер онлайн түләүдән соң, телефондагы парольләрне юк итәргә туры килә шуңа күрә. Белгечләр шулай киңәш итә.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү