Мәдәният министры Ирада Әюпова: “Челтәрле бизнеста эшли дип, артисттан мактаулы исемне тартып алырга ярамый”

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән ел йомгаклары очрашуында артистларга бирелгән мактаулы исемнәр тирәсендәге бәхәскә дә тукталды. Аныңча, бу иң авырткан мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара:

– Татарстан мактаулы исемнәрен алу федераль дәрәҗәдәге шундый ук исемнәргә дәгъва кылу вакытын бераз кичектерә. Шуңа күрә бу исемнәрнең роле артистка төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Шул ук вакытта федераль дәрәҗәдә андый исемнәр күп бирелми һәм Татарстан бүләкләре иҗат кешесенә беркадәр стимул, этәргеч була ала. Исем алу этаплардан тора. Аны башта җирде идарә, аннары министрлык тикшерә, шуннан соң документ Президентка җибәрелә. Исем алуның шартлары төрле. Иң мөһиме, дәгъва кылучының эшчәнлеге үз оешмасы чикләрендә генә башкарылмаска, әйтик, ул бәйгеләрдә һәм башка иҗтимагый эшләрдә катнашырга тиеш. Атказанган исемен Мәдәният министрлыгы ала алмый. Дәүләт бүләкләренең көче суд тәртибендә генә бетерелә ала. Профиль белем, стаж исем алганда исәпкә алына, ләкин аларның булуы катгый таләп ителми. Бу җәһәттән төрле бәхәсләр бара. Хәтта челтәрле бизнеска кереп киткән артистлардан ул исемне алырга кушалар. Миңа калса, бу гадел түгел. Әгәр ул идән юучы булып урнашса, аннан да исемне алыргамы? Мактаулы исем алган өчен акча түләнми. Түләүле булмагач, без аннан башка юнәлештә матди якны кайгыртуны тыя алабызмы соң? Без бу уңайдан һәр төрле фикерләрне тыңларга әзербез, шуңа күрә аерым түгәрәк өстәл оештырырга ният бар.


Фикер өстәү