Тинчурин театрына баш режиссер билгеләнәчәк

Журналистлар белән матбугат очрашуында мәдәният министры Ирада Әюпова әнә шулай диде.

– Исегездә булса, Тинчурин театрында үзгәрешләр башлангач, мин ике елга тайм-аут алабыз, дигән идем. Ул вакыт узып бара, без бу мәсьәләне хәл итәрбез. Минемчә, Тинчурин театры тукталып калмады, анда эш бара, татар драматургиясе лабораториясе оештырырга исәпләре бар, бу – театр өчен бик яхшы чара. Театрда бик күп чаралар үткәрелә, инклюзив театр эшли, тәҗрибәләрдән курыкмыйлар, әлегә билгеләнгән бурычлар үтәлеп бара. Ләкин баш режиссерсыз да булмый. Тик бер нәрсә бар, еш кына театрларда баш режиссер бердәнбер режиссерга әйләнеп кала. Бу – театр процессын туктата торган нәрсә. Менә шушы хәлдән сакланырга кирәк.


Фикер өстәү