Сагынып көттек без сине: атна ахырына сатуга чыршылар чыгачак

Күңел Яңа елны көтә. Барыбыз да Яңа елдан барлык борчу-хәсрәтләр белән бергә авырулар да юкка чыгар, яңача яши башларбыз дип өметләнәбез. Шәһәр урамнарына, маршрут автобусларына, сәүдә үзәкләренә бәйрәм төсе керде инде. Кичке якта күп кенә фатир тәрәзәләре аша утлар җемелди.

Әкренләп халык чыршы бизи башлады. Әлегә аның ясалмасын гына сатып алып була. Берничә көннән сатуга чын чыршылар да чыгачак. Быел Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәмгә дип, аукцион аша сатуга 9506 данә чыршы һәм 31,5 тонна ылыслы ботак әзерләгән. Чыршылар республиканың 31 питомнигында үстерелгән. Теләгән һәр кешегә чыршыны үз районында урнашкан урманчылыкка барып сатып алырга киңәш итәләр.
Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев, чын чыршыга караганда, ясалмасын бизәү яклы.
– Безгә чыршы сатудан файда юк. Урманчылар агач кисмәү яклы. Шулай да бәйрәмгә дип плантацияләрдә һәм питомникларда чыршыларны махсус утыртабыз. Соңгы елларда сораучылар да күп түгел. Ихтыяҗ кимеде. Хәзер бит кибетләрдән җаның ниндине тели – шундый чыршы алып була. Күпләр ясалманы бизи. Бу очракта табигатькә зыян салынмый. Әгәр инде чын чыршы куярга телисез икән, тиешле урыннан гына алуыгызны сорыйбыз. Татарстанда чыршы җитәрлек, – ди ул.
Аның сүзләренчә, бу атна ахырында чыршылар сатуга чыгачак. Аларны базарлардан да, зур сәүдә үзәге янындагы махсус мәйданчыклардан да алып булачак.
– Безгә күрше республикадан алып килеп сатучылар күп. Аларның да кулында рөхсәт кәгазе, сатып-алу килешүе, башка төбәкләрдән кертелгән икән, карантин сертификаты булырга тиеш, – ди Илнур Кәшәфиев. – Урманнан кайткан чыршыларда бөҗәкләр булырга мөмкин. Шуңа да аны бизәргә ашыкмаска, башта 3–4 сәгать ваннада тотарга, кортлары коелып беткәч кенә бүлмәгә куярга киңәш итәбез. Никадәр генә сакласаң да, фатирда чыршыны бер атна тотып була. Нарат исә ылысларын коймыйча 12 көнгә якны торырга мөмкин.

Урманчылар сүзләренә караганда, әле дә урманнан урлаучылар очрый икән. Андыйларны да күз уңыннан җибәрмиләр. Татарстанда озакламый «Ель» дип аталган чара башланып китә. Урманчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән машиналарны туктата, хокук саклаучылар белән берлектә урман буйларын тикшерә башлый.
Рөхсәтсез чыршы кисүче физик затларны 3 меңнән 4 меңгә, вазыйфаи затларны – 20 меңнән – 40 меңгә, юридик затларны 200 меңнән – 300 меңгә кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Ул кеше табигатькә килгән зыянны да капларга тиеш була. Моның өчен тагын өстәмә 5 мең сум күләмендә штраф салына һәм җинаять эше ачыла. Әгәр сез урманга зыян салучылар турында мәгълүмат беләсез икән, урманчылар 8-800-100-94-00 телефон номеры аша хәбәр бирүегезне сорый. Шулай ук тәртип бозучылар хакында «Урман янгын үзәге» диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 номеры аша җиткерә аласыз.

Чыршы озак торсын өчен нишләргә?
– Суга утыртыгыз, өстенә бөркеп торыгыз;
– Суга бер кашык шикәр комы һәм бер төймә аспирин даруы салыгыз;
– Җылыткыч торбаларыннан ераккарак куегыз.
Яңа елга кадәр чыршыны салкын балконда тотарга да мөмкин.
Ясалмасын ничек сайларга?
Аны да игътибар белән, яхшылап карап алырга кирәк. Әгәр энәләре коелса, борынга начар исе бәрелсә, алмагыз. Товарның сертификатын карау комачау итмәс.

Чын чыршы бәяләре:
– 1 метрлысы – 400,
– 2 метрлысы – 500,
– 3 метрлысы – 900,
– 4 метрлысы – 1200,
– 5 метрлысы – 1400,
– 6 метрлысы – 2000,
– 7–11 метрга кадәр – 3900 сум.
Ясалмаларының бәясе 1 меңнән башлап 15 меңгә кадәр.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү