Йокысызлыктан интеккәндә нинди догалар укырга?

Равил хәзрәт Бикбаев, Казандагы Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы:
– Йоклар алдыннан тәһәрәтләнеп, догалар укып яту күңелне тынычландыра. «Аятел-көрси», «Бәкара» сүрәсенең ахыргы ике аятен укып ятарга киңәш ителә. Догалар укып, үзеңне өшкереп алсаң да була. Аллаһны искә алып, тәсбих тартып, зекер әйтеп яту да йөрәккә шифа бирә. Тәсбих тартып ятучы тиз йоклап китә. Тәсбих тартканда 33әр тапкыр «Сөбханалла», «Әлхәмделиллә» һәм 34 тапкыр «Аллаһу әкбәр» диелә.

Аятел-көрси догасы
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим.
Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм.
Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм.
Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ.
Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ.
Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм.
Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә.
Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд.
Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.


Фикер өстәү