(Повестьтан өзек)
Балалар язучысы, шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Җәүдәт Дәрзаманның тууына – 75 ел. Шул уңайдан әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.
Хәмит кулъязмаларын өстәл тартмасына салып кайтырга җыенганда гына, телефон шылтырый башлады. «Нинди звонок бу тагын, эш көне беткәч? Берәрсе ялгыш җыйгандыр», – дип, трубканы алган иде, телефонистканың кырыс тавышы яңгырады.
– Кафедрамы бу?
– Әйе.
– Җавап бирегез, сезне район сорый!
Телефон кабат телгә килде.
– Аллу, кафедрамы бу?
Сулышыннан ук таныды Хәмит – әнисе сөйләшә иде.
– Әйе, әни, мин бу. Нишләп болай бик соң?
– Әй, улым!.. Сүземне нидән башларга да белмим инде. Көндез шылтыратсам, кеше алдында сөйли торган сүз түгел. Соңрак туры килерсеңме дигән идем.
Зөләйха апаның тавышы калтырабрак чыга иде. «Елый, – дип уйлады Хәмит. – Елавын яшерергә тырышканда, ул гел шулай сөйләшә…»
– Әллә өйдә берәр хәл бармы, әни?
Бар инде хәлләр, улым. Ул хәлләр булганчы, үзем дөньядан югалган булсам…
Туктале, әни, аңлатыбрак сөйләш син…
Сөйли дә, аңлата да алмыйм… Гөлиянең… Гөлиянең… кызы бар…
– Кайсы Гөлиянең тагын?
– Үзебезнең…
Хәмит, токлы урындыкка утыргандай, калтыранып китте. Әнисе сөйләгәннәр башка сыймаслык иде шул. Чыннан да, бар икән хәлләр авылда…
– Соң, алар Рәнис белән язылышмаганнар иде түгелме?
– Язылышкан булсалар, хәбәрләрен дә үзләре биргән булырлар иде. Язылышмый гына оныклы булып куйдык шул…
– Рәнис үзе кайтмадымыни?
– Кайту түгел, баргач, үзебезне кертмичә тилмертеп йөртте. Сөйләшү турында уйламый да ул. Башкасы турында әйткән дә юк.
– Инде ни эшләргә җыенасыз?
– Әллә син барып сөйләшсәң генә инде.
– Минем бит әле аны моңарчы сөйләшү түгел, күргәнем дә юк.
– Синең исемең, дәрәҗәң бар. Шуны санлап булса да сөйләшер, бәлки. Болай кыланышының сәбәбен булса да белер идең, ичмасам.
– Берничә көннән Акчулманга барасым бар. Күрә алсам, сөйләшеп карармын…
Шикләнгән иде, һай шикләнгән иде Хәмит. Ничә тапкырлар әйтте Гөлиягә, йөрүегез озакка китте, өйләнешсәгез өйләнешегез, өйләнешмәсәгез ташлашыгыз, азагы хәерле булмас моның, диде. Андый чакларда сеңлесе елмаеп кына куя иде.
– Болай да иртә агарган чәчләреңне юкка агартма, абый. Рәнис акыллы егет ул!
Чынлап та «акыллы» егет булып чыкты, болай булгач. Алма кебек кызны мондый хәлдә калдыру теләсә кемнең намусыннан килә торган эш түгел. Бик чибәр егет диләр үзен, башы әйләнүчеләр бер Гөлия генә түгелдер…
Көн димәде Хәмит, төн димәде, бер атналык эшен барыбер өч көндә төгәлләде. Инде дөнья мәшәкатьләре белән шөгыльләнә башларга кирәк иде. Ул заводның профком председателе янына юнәлде.
– Исәнмесез, Галим Мансурович! Әдәбият белгече Хәмидуллин булабыз.
Галим Мансурович аны якты чырай белән каршылады:
– Исәнмесез, Хәмит Харрасович! Исемегез таныш… Әллә безнең эшчеләргә дә лекция укырга исәпме?
Хәмит, ерактан уратып тормыйча гына, Гөлия хәлне ничек аңлаткан булса, шул килеш сөйләп бирде.
– Әле шундыйрак мәшәкатьләребез дә бар безнең, Галим Мансурович. Борчуым өчен гафу итегез, зинһар. Шул егетне чакырта алмассыз микән? Өйләнәм дип әйтеренә өметләнмим. Күреп сөйләшәсем, нинди кеше икәнлеген шәхсән аңлыйсым гына килә.
Әмма Рәнис эшкә килмәгән булып чыкты. Өйдә булып та, ишек ачмавын сизенгәч, Хәмитнең болай гына китмәсен аңлаган иде, күрәсең. Ул, чыннан да, болай гына китәргә җыенмады.
– Бүген килмәсә, иртәгә килер. Башында акылы булса, ике-өч көн рәттән прогул ясамас. Сез рөхсәт итсәгез, мин иртәгә сугылырмын.
Икенче көнне иртән Хәмит, теше-тырнагы белән каршы булуына да карамастан, сеңлесен дә үзе белән ияртте. Алар килгәндә, Рәнис профком бүлмәсендә иде инде. Хәмит белән кул биреп күреште, ә Гөлиягә ым да какмады, ичмасам. Гөлия дә аңа нәкъ шундый ук мөнәсәбәт белән җавап бирде. Галим Мансурович ниндидер эш табып чыгып китте. Бүлмәдә абый, сеңел һәм кияү булырга тиешле кеше генә калды.
Гөлия элеккеге Рәнисне көчкә генә таныды. Үзгәргән, таушалган, талчыккан иде егет. Йөзе сулган, яңак сөякләре нервланудан уйнаклап-уйнаклап ала. Һәрчак чиста, пөхтә, ягымлы көләч йөзен сакал-мыек баскан. Элек җылы нурлар сирпеп торган матур зәңгәр күзләр, кызарып, лазер көпшәсе шикелле зәһәр нурлар чәчәргә тора.
Хәмит дәшми генә аларны күзәтә. Әйе, элекке Ләйлә белән Мәҗнүннең эзе дә калмаган боларда. Мәхәббәтләре инде ачы нәфрәткә әверелгән. Шунысын да яхшы сизде Хәмит – Гөлия түбәнсенергә генә теләми. Күз карашында әле һаман да ниндидер моңсу ярату сизелеп тора. Рәнис бер генә җылы сүз әйтсен, аның кочагына атылып, илереп-илереп еларга әзер ул. Рәнисенең исә, ул карашларны тойган саен, ирен читләрендә мыскыллы елмаю галәмәтләре генә чагылып узды. Түзде Гөлия. Еламады да, «Рәнис, бәгърем, аяк астында туфрак булырмын, ала гына күр» дә димәде. Еламады, ана горурлыгын җуймады.
Рәниснең зәһәр күз карашы Хәмиткә күчте.
– Мине өйләндерергә кайттыңмыни, Хәмит абый?
– Өйләнешсәгез, безнең өчен күңеллерәк, үзегез өчен дөресрәк булыр иде дә бит…
– Барып чыкмас, абзый кеше! Бөтен нәселегез белән килеп, өч көн буе ишек төбен саклап та өйләндерә алмадылар. Алай гына барып чыкмагач, инде син профком аша өйләндермәкче буласыңмыни?
– Дөресен генә әйткәндә, мин инде сезнең өйләнешмәячәгегезне монда килгәнче үк белдем.
– Белгәч, нигә дип эч пошырып йөрисез?
– Сине күрәсем килде.
– Менә күрдең дә. Шуннан ни үзгәрде?
– Үзгәрмәде, ныгыды гына.
– Нәрсә ныгыды инде ул синдә шулкадәр каты итеп?
– Синең хактагы фикерем, Рәнис.
– Синең фикереңнән генә мин артмам да, кимемәм дә анысы. Ә сеңлең кимегән. Гөлияне әйтәм, профком бүлмәсенә керәсе булгач, бутафориясен калдырып килгән, ә?!
– Бутафория?
– Теге, төргәк эчендәге курчагын, дим.
– Курчак түгел ул, Рәнис. Кыз бала. Синең балаң…
– Нәрсә, әллә минеке дип маңгаена язылганмы?
– Язылган шул, дускай. Сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле. Нәкъ үзең кебек.
– Сары чәчле, зәңгәр күзле егетләр безнең шәһәрдә беләсеңме күпме, абзыкай?
– Гөлия синнән башка егетләр белән йөрмәде шикелле.
– Мин йөргәндә йөрмәде. Миннән соңгысына мин җаваплы түгел.
– Синнән соңгысы сеңелнең итәгендә шул хәзер.
– Кем әйтте сиңа итәгендәгене минеке дип?
– Гөлия белән нарасый.
– Гөлия ни әйтмәс. Төн кунып чыккан һәр хатын шулай өйләнүне таләп итеп, каршыга бала тотып килә башласа, бер бүлмәле квартираң гына түгел, балалар комбинаты да җитмәс!
– Сеңелкәш сиңа теләсә нинди хатын түгел иде бит, Рәнис. Ишетеп белүемчә, сине үлеп яраткан кыз бала иде. Әйт әле шулай да, ахырын шушылай төгәллисе булгач, нигә дип кенә өч-дүрт ел буена сеңелнең башын әйләндереп йөрдең син?
– Сынар өчен.
– Инде сынадыңмы?
– Сынадым. Шуннан арыга түзмәде, сынды да китте сеңлең.
– Анысын инде әйтмәсәң дә, ишеттек. Алайса, шунысын да әйт: нигә дип безнең авылга кайтып күрендең син?
– Сынар өчен.
– Әйе, Рәнис, озак сынагансың. Молодец егет син. Ә менә шул сынау җимешеңә, кызыңа, тормыш нинди сынаулар әзерләү ихтималын уйлаганың бармы синең?
– Гөлия тапкан бит, Гөлия баксын, Гөлия уйласын! Минем анда ни эшем бар?
– Вакытлар үтеп, Фирүзә матур кыз булып үсеп җиткәч, беркөнне нәкъ аңа охшаган кызыңны хатының белән култыклашып килгәндә, каршыңа ул туктаса, тутырып күзләреңә караса, шул чакта ни эшләрсең, Рәнис?
Рәнис кычкырып көлде генә.
– Ну, абзыкай! Баһадир малай туса, сатып аласы биянең тумаган колынына атланып билен сындырса… Көлке, валлаһи! Хәзер кеше иртәгә ни буласын белми. Ә син әле уйга да килмәгән киләчәк турында…
– Яхшы, бик яхшы!
Бу юлы Рәнис Хәмитне аңламады.
– Нәрсә яхшы?
– Сезнең өйләнешми калуыгыз яхшы. Коточкыч җан иясе икәнсең бит син, Рәнис. Куркыныч җан иясе. Кеше дип әйтмәвем өчен үпкәләмә. Кеше ул чын мәгънәсендә кеше булырга тиеш. Гөлиягә синең белән гомер итүләре авыр булыр иде.
– Борчылма, абзый кеше, сеңлеңә андый куркыныч күптән янамый…
– Инде бер үтенечем генә бар сиңа.
– Анысы нәрсә тагын?
– Килүемнең бердәнбер максаты – үз балаңны үзеңә күрсәтү. Аны шул көнгә кадәр күз кырыең белән дә күргәнең юк бит әле синең. Шулаймы?
– Шуның белән бәхетлемен Аны күрүдән дөнья үзгәрәчәкмени?
– Үзгәрәчәк, Рәнис. Дөнья түгел, син үзгәрәчәксең.
– Ялгышасың, абзыкай. Каршыңда торган Рәнис хәзер нинди булса, моннан ун елдан, егерме елдан соң да шулай булып калачак.
– Анысына шикләнмим. Әмма гөнаһсыз сабыйның самими күз карашы гомерең буе күз алдыңда торачак, төннәрен төшләреңә кереп, сорау алып изалаячак, һәм ул караш синең өчен гомерең буена сузыла торган коточкыч җәза булып әвереләчәк. Әнә шул җәзаны бирдертер өчен килдем мин синең янга, Рәнис.
Рәхәтләнеп, тыела алмыйча көлде Рәнис.
– Һай сабый, һай нарасый! Шуның өчен бер олау сүз сөйләдеңме? Ярар, бүген кич үк карап чыгам мин аны. Әллә судка бирергә, газетага язып, мәсхәрәләп чыгарга җыенасыңмы дип торам. Кайда ул сезнең?
– Кичкә олы сеңелкәшләргә кил. Син аларга Гөлия белән кунакка баргансың шикелле… Кызың аларда калды. Урамда бик салкын бит, монда алып килергә курыктык.
– Бигрәк кыйланасыз инде. Ненецлар балаларын илле градуслы салкында да карда әвәләп алалар, ди әнә.
– Анысын инде, Рәнис дус, башка хатыннан бантка балаң тугач, син дә рәхәтләнеп әвәләрсең… Ә судтан курыкма. Газета өчен дә борчылма. Синең кебекләр турында язып, газета бите пычратырга дип килмәдем. Йә, киләсеңме кич белән?
– Киләм, дидем ләбаса! Егет кеше ике сөйләмәс…
Хәмит хәтерендә, ирексездән, Акчулман автовокзалындагы бер вакыйга яңарды. Килеп төшкәч, кайтыр якка билет чиратында торганда, ике әбинең җайлы гына барган әңгәмәсечә игътибар иткән иде ул. Күренеп тора – тормышны әле дә булса төпкә җигелеп тарта торган авыл карчыклары. Баштарак, яшьлек хатирәләрен искә төшереп, кулъяулык чылатып алдылар. Икесе дә бер вакыттарак сөйгән егетләренә чыкканнар. Күпме сөйләшеп, гаилә тормышларының күләгәле минутларын ник бер генә тапкыр телгә алып карасыннар, ичмаса! Әмма бөтен илне томалаган сугыш күләгәсе гаиләнең икесенә дә берьюлы төшкән — гаилә бәхетенең татлы шәрабын эчкән, матур гомер кичкән ике хатын да, көннәрнең берендә ирләрен сугышка озатып, солдаткаларга әверелгәннәр. Берсенең ире исән-имин әйләнеп кайткан, икенчесенеке яу кырында мәңгелеккә күзен йомган. Гомер бакый ялгызы яшәгән тол хатын. Әмма картаймыш көнендә бер картка тормышка чыккан. Хәзер исә әле һаман да яңа иренә күнегеп җитә алмавына борчыла.
– Күңелемдә дә Заһирым, телемдә дә Заһирым. Төннәрен уянам, кабат йокыга киткәнче, үз-үземне битәрләп ятам. Йә, ни җитмәгән инде мин карт җүләргә? Утыз елдан артык ирсез яшәгәнне, үләр вакыт җиткәч кенә иргә чыгу нигә кирәк иде миңа?
– Сөйләмә генә инде, ахирәт, – дип элеп алып китте беренчесе. – Үз җәмәгатеңә җитәме соң бу дөньяда! Тир исләре генә дә ни тора бит аларның… Арык йөнтәс күкрәгенә башны куеп, мыс-мыс йоклавы үзе бер гомер!
Яшьлекләрен сагына әбиләр, алар да беренче мәхәббәтләрен сагына…
Киләм, диеп калса да килмәде, алдады Рәнис. Ә бит Хәмит аның килеренә ышанган иде. Түзмәде, Гөлиянең үгетләвенә дә карамастан, киенә башлады.
– Якасыннан сөйрәп китерәм мин ул кабахәтнең! – дип тузынды Хәмит.
Гөлия ялварып елый ук башлады:
Абый җаным, зинһар, бара күрмә. Бүлмәсе тулы исерек була, дип әйтәләр. Кыйнап-сугып, үзеңне генә харап итәрләр. Үзе әйтмешли, баланы бер күргәннән генә нәрсә үзгәрер дисең?
Тыңламады Хәмит, йорттан чыкты да каршыдагысына, Рәнис яшәгәненә кереп китте. Рәнис бүлмәсеннән көчле музыка тавышы ишетелә. Өйдә икән «тәти егет». Хәзер ачмый карасын! Хәмит, аны-моны уйлап тормастан, ике озын, бер кыска звонок бирде. Кирәк бит! Рәнисләрнең пароленә баскан икән. Ишек ачылып китте, бусага төбендә басып торган Хәмитне күргәч, Рәнис аз гына каушап торды да яңадан тегенең борын төбендә үк ишекне шартлатып ябып та куйды, һәм шуның белән эшне беткәнгә санады, күрәсең. Әмма звонок өзлексез зыңлый башлагач, түзмәде, ишекне капыл гына ачты да Хәмитне, якасыннан эләктереп, эчкә сөйрәп кертте. Инглиз йозагы кабат шыртлап бикләнде.
– Йә, миннән сиңа ни кирәк, әдәбият белгече? Синең дә бераз тузаныңны кагып җибәрик мәллә?
Хәмит җен ачуы белән Рәниснең беләзегеннән кысты. Кирәк чакта каты куллы иде ул. Моны Рәнис тә шунда ук сизде, кулын ычкындырырга мәҗбүр булды.
– Ник килмәдең? Егет сүзе шулмыни?!
– Эш чыкты.
– Ә син мине эшсезлектән килгәндер дип уйлыйсыңмы? Әйдә, тиз генә киеп дә киттек.
– Кая?
– Каенсарга, каймак ашарга. Кызыңны күрсәтәм, дидем ич мин сиңа. Оныттың дамыни?
Шул вакыт бүлмәдән таза гына гәүдәле, кызмача бер ир кеше килеп чыкты.
– Бәлеш, бу ни бу, Рәнис? Тагын бер акыллы кунак килгән икән түгелме! Кая, монысына да бераз акыл өстәп җибәрим, булмаса…
Һәм ул, ясалма бер салмаклык белән җиңнәрен сызгана- сызгана, Хәмит өстенә килә башлады.
Рәнис, агарынып, тегенең өстенә ыргылды.
– Ычкындыңмы әллә, дивана?! Гөлиянең абыйсы бит бу!
– Абыйсы булганга күрә…
– Шуңа күрә тай бүлмәгә, Хәмзә. Югыйсә…
– Бетте, Рәнис брат, бетте. Әллә, мәйтәм, ярдәм кирәгерме, мәйтәм… Бетте, брат, бетте…
Хәмзә дигәннәре кереп китте. Кемгәдер суктылар бугай, бүлмә гөрес килеп яңгырап алды.
Хәмит бораулы карашын Рәниснең бу юлы нигәдер бушлыкка ачылган тишекне хәтерләткән зәңгәр күзләренә текәде.
– Тагын кемнәр бар анда синең?
Рәнис бу сорауны ишетмәмешкә салышты.
– Бик теләсәң, әйдә, барыйк соң. Тик бер шарт белән.
– Әйт шартыңны!
– Кыйпаш-сугышсыз булса гына…
Хәмит, гаҗәпләнеп, аңа карады.
– Бу ни дигән сүз тагын, Рәнис? Минем монда кемем бар?
– Белмәссең сезнең халыкны. Берәр каратистлар секциясе белән сөйләшеп куйган булсаң…
– Өйдә Гөлия белән кечкенәдән башка кеше юк. Киттек тизрәк. Югыйсә баланың йоклар вакыты җитә.
Рәнис, күзләрен түбәгә төбәп, ни турындадыр уйланып алды да бүлмә якка кычкырды:
– Әйдә киен, Хәмзә. «Элемтәче» дә чыксын. Ул да күреп кайтыр. Чагыштырып карарга да уңайрак булыр бергәләшеп баргач. Бәлки, үз баласын ул таныр…
«Саша! – дигән уй йөгереп узды Хәмитнең башыннан. – Ул егет монда ни эшләп йөри тагын? Баярак аңа сугулары булды микәнни?».
Берничә минуттан Хәмзә белән «элемтәче» дигәннәре дә чыкты. Сул күз төбе ярыйсы ук күгәргән, ирен читеннән кан саркып тора.
– Таныш бул, абзый, – диде Рәнис, Сашага бармагы белән төртеп, – бу да сезгә кияүлеккә кандидат.
– Арадашчыгыз икәнен беләм. Гөлия миңа бу турыда әйткән иде. Тик ул нишләп нәкъ менә бүген сездә? Нигә дип кыйнадыгыз сез аны?!
– Була торган хәл… – диде Рәнис, шуның белән сүзне беткәнгә санап.
Әмма Хәмзә мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк санады.
– Без аны үзебез чакырдык. Чәй эчәргә, сөйләшеп утырырга. – Аның бу сүзләрендә мыскыллау галәмәте яңгырады. – Безнең Саша беркатлы сабый белән бер бит ул. Килде, тукмалырга үз аягы белән килде.
– Ә ни өчен нәкъ менә тукмалырга?
– Элемтәче булып йөргәндә, Гөлия белән нишләгәннәрен әйттермәкче идек…
– Әйттеме соң?
– Әйттерерсең аннан!
Саша, канга буялган кулъяулыгы белән иреннәрен сөртеп, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куйды:
– Игътибар итмәгез, Хәмит абый. Барырга йөрәге җитсә, үз күзләре белән күрер…
Хәмит ишек тоткасына үрелде.
– Киттек, Рәнис!
– Ә егетләр?..
– Миңа син барсаң, шул җитә.
Ә мин сиңа бая ук, ялгызым гына бармыйм, дидем.
– Алайса, әйдәгез, бергәләп киттек.
Менә подъездга керделәр, ишек янына килеп җиттеләр.
Хәмит, гадәтенчә, егетләрне алдан уздырып җибәрергә теләде.
Рәхим итегез, Рәнис. Ни генә дисәң дә, кунаклар бит сез.
– Баштай үзең кер, мин соңыннан…
– Ник?
Бәлки, анда берәрсе балта тотып тора торгандыр…
Хәмит бүлмәгә узды. Аның артыннан Саша белән Хәмзә, аннан соң гына Рәнис.
Бүлмә ишегеннән керүгә, Хәмиттән кала өчесе дә сихерләнүдән тораташ шикелле бусага төбендә туктап калды. Түрдәге караватта, Фирүзәсен уйнатып, Гөлия утыра. Коңгырт чәчләре иңенә таралып төшкән. Килешле зәңгәр кофтасы үзенә ниндидер илаһи матурлык биреп тора. Көтмәгәндә шушы кадәр халык килеп керүдән (ә бәлки, алар арасында Рәнис булудандыр) бит алмаларына йөгергән алсулык аны тагып да илаһирак итә сыман. Гөлия, берсенә дә күтәрелеп карамыйча гына, Фирүзәне ишек төбендәгеләргә каратып бастырды. Сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле кыз бала, гаҗәпләнеп, ишек төбендәге таныш булмаган абыйларына текәлде. Шулкадәр саф, шулкадәр самими иде ки бу караш, өч ир- атның өчесе дә авызларын ачып, нинди дә булса сүз әйтүдән гаҗиз иделәр. Сабыйның гөнаһсыз күз карашы гүя аларны берничә минутка сихерләп калдырды да шушы берничә минут эчендә генә булса да Хәмзә белән Рәниснең күңелендә миһербан чаткысы кабызды.
«Шулкадәр охшаса да охшар икән!» дип уйлады Хәмзә.
«Нинди сөйкемле сабый ятим үсәчәк…» дип ачынды Саша. Ә күзләре… күзләре бары тик Гөлиядә генә иде… Аның өчен җанын бирергә риза иде егет бу минутларда.
Рәнис исә… Гөлия, керфекләрен берничә секундка гына күтәреп, аңа күз сирпеп алды. Ишек төбендә кайчандыр аңа табынып яшәгән Рәнис басып тора иде. Йөзендәге усаллыкның гүя эзе дә булмаган. Аның диңгез өстедәй күзләре шундый ук күзләрнең эчкерсез, әмма нәрсәсе беләндер куәтле магнит кырыннан да көчлерәк карашына юлыкканнар да алардан аерыла, тылсым көченнән ычкына алмаудан гаҗиз булып калганнар.
Ычкыныр, бик ычкыныр иде дә Рәнис, ычкына алмый. Чарасызлыктан бичара хәлендә басып тик тора ул. Каршында… Каршында үзенең сабый чагы. Нәкъ менә шушы сабыйга охшаган төсле рәсеме аның үз альбомында саклана. Гүя Гөлия шул рәсемгә җан иңдергән дә бишектәге чагын Рәниснең үз каршына китереп бастырган. Менә ни өчен чакырган икән аны Хәмит! Чыннан да, бер үскәч каршыңа килеп басса бу бала, ни күзең белән карарсың да ниләр дип кенә җавап бирерсең?!
Үзе тудырган тынлыкны нәни Фирүзә үзе бозды.
– Әннә-әттә, әннә-әттә! – дип тезеп китте ул.
Бер уйлаганда, бу сүзләргә гаҗәпләнергә урын да юк шикелле. Тел чыкканда «әннә» белән «мәммә» баланың әйтә торган иң тәүге сүзләре. Алар белән, әлбәттә инде, аерылгысыз рәвештә «әттә» сүзе йөри, һәм ул сүзне Гөлия Фирүзә барында бер тапкыр да үзе әйтмәде, моны башкаларга да рөхсәт итмәде. Ул сүзне бүген Фирүзә үзе белеп, үзе уйлап, үз йөрәге кушканча әйтте. «Әттә» диде Фирүзә, һәм моны башка берәүгә түгел, нәкъ менә аның, Рәниснең, күзләренә туры карап әйтте. Өйдәгеләрнең барысы да берьюлы бу хәлдән тетрәнеп калды.
– Юк, синең әтиең юк, балам!!! – диде хәле киткән Гөлия. – Кайлардан гына килде бу сүз телеңә…
һәм бу гадәти сүз Хәмзә өчен үлем сигналы булып яңгырады.
– Җитәр, кәмит бетте! – диде ул. – Адәм баласы маймыл түгел. Күрдек, булды. Сау-сәламәт икән. Бик яхшы. Шулай үсәргә язсын.
Әле һаман да Рәниснең искә килә алмыйча торуын күргәч, астыртын гына тегенең аркасына төртте.
– Нәрсә, Фаилыч, бала күргәнең юкмы әллә? Тагын бераз торсаң, «әттә» генә дип калмас, «мин Тарханова» дия башлар ул. Киттек әйдә. Иртүк торып эшкә барасы бар.
Хәмит дәшмәде. Башка сөйләшеп торуның мәгънәсе юк иде.
Беренче булып Хәмзә чыгып китте. Аның артыннан, каерылып, Гөлиягә карый-карый, Саша борылды. Рәнис кенә, ут белән су арасында калган кеше шикелле, кай якка барырга, нәрсә әйтергә белмичә, баскан урынында таптанып торды- торды да, тиктомалдан кул селтәп, ишектән чыгып йөгерде.
Берничә минутка гына элекке хәленә кайткан Рәнис тагын бер бик таныш нәрсәне хәтерләтте Гөлиягә. Яшь ана, таркау фикерләрен бер ноктага тупларга теләп, сизелер-сизелмәс кенә дерелдәгән бармакларын маңгаена тидерде.
Күз алдына җәелеп аккан мул сулы Идел буе, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган җәйге болын килде. Болында алар өчәү – Гөлия, Рәнис һәм… аның кодачасы Сәгъдә. Менә Сәгъдә юл буеннан тузганак өзеп Рәнискә бирде. Болындагы сөйләшү, магнитофон тасмасына язылгандай, кайтаваз булып, колакта кабат-кабат яңгырый:
– Бигрәк купшы, бигрәк матур инде шушы тузганак, әйе бит, Рәнис абый? Ниндидер серле көч яшеренгәндер сыман үзенә.
Рәнис бөтен болынны яңгыратып көлеп җибәрә.
– Ну, егетләр! Чибәр кызларны бераз исәррәк була, диләр иде, рас, ахрысы. Нинди сер булсын айда. Менә бөтен сере шушында аның: өф, һәм вәссәлам!
Әле бая гына күпереп, кояш яктысында ниндидер серлелек сирпеп торган тузганактан меңләгән вак парашютчылар аерыла да дәррәү болын өстенә сибелә.
– Күрдегезме, – ди Рәнис, – никадәр матурлык очты. Киләсе елга монда сары чәчәк үсеп чыгар. Ә сары чәчәк – сагыш галәмәте. Тузганакның бөтен сере шул, сандугачкайларым! Үзе тузса, артыннан сагыш кала. Шатлык түгел, сагыш!
Ә кулында – ямьсез пеләш башны хәтерләткән чукмарлы сабак кына.
Әнә шул серен югалткан тузганак сабагын хәтерләтә икән бит Рәнис.
Ә соңгы сүзләре Гөлия күңелендә мәңгегә уелып калган икән. Ул, яшь ананың йөрәген сулкылдатып, шомлы бер аһәң белән, һаман да сүнмичә, ерагаймыйча, һаман да сискәндергеч кайтаваз булып яңгырый да яңгырый:
– Шатлык түгел, сагыш!
– Шатлык түгел, сагыш.
– Шатлык түгел, сагыш…
Казан – Түбән Кама – Евпатория 1980-1988
Җәүдәт Дәрзаман
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat