Блогер Тәнзилә Идиатуллина: «Кәҗә елында апай белән абзарыннан кәҗә алып чыгып, урам буенча шуны өстерәп, клубка мендек»

«Ни хәл?» сәхифәсе кунагы Кукмара блогеры, сыер савучы Тәнзилә Идиатуллинадан иң истә калган Яңа ел киче турында сораштык.

Ул болай дип сөйләде:
– Иске клуб булган чактагы Яңа ел бәйрәмнәрен барысын да хәтерлим. Яңа клуб ачылганнан бирле клубка чыкканым да юк минем. Бөтен кеше иске клубны сагына. Яңа клубта концерт караган кебек залда утырасың, ә иске клубта уртада чыршы булыр иде. Яше-карты, бала-чагасы шунда, хәтта басып торырга урын булмас иде. Өсне салмыйча да бии идек. Кешеләр уеннарда катнаша иде, хәзер уенга чыгучы да юк. Ел саен Яңа ел җитә башласа, әллә нинди кыяфәттә төрләнеп, битлекләр киеп чыга идек. Күршеләргә шул килеш кереп йөри идем әле. Кәҗә елында апай белән абзарыннан кәҗә алып чыгып, урам буенча шуны өстерәп, клубка мендек. Эх, күңелле чаклар бар иде. Хәзер андый күңеллелек юк инде ул. Яңа елга кызларыма, иремә, оныкларыма бүләкләр бирәм. Кызларга акча гына бирәм, кирәк әйберләрен үзләре алалар. Зур пакетка тәмлүшкәләр тутырып, оныкларга дип чыршы төбенә куябыз. Өченче ел ирем, Яңа елга бүләк дип, пластмасса кар эткеч алып кайтып бирде миңа (көлә).

Блогер Айдар Гыйлметдинов: «Өйләнергә кеше юк»


Блогер Тәнзилә Идиатуллина: «Кәҗә елында апай белән абзарыннан кәҗә алып чыгып, урам буенча шуны өстерәп, клубка мендек»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү