Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендәяңа спорт комплексын ачуда катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында булып, «Слобода-Арена» яңа спорт комплексын ачуда катнашты, шулай ук капиталь төзекләндерелгәннән соң эшли башлаган кайбер социаль учреждениеләрдә булды.

Шугалакны видеоэлемтә аша ачу тантанасы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Бу көнне Лаешта, Балык Бистәсендә – боз сарайларын һәм Мамадыш, Сарман районнарында, Осиново бистәсендә өч универсаль спорт залын ачу булды. Шулай итеп, республикада өсте ябулы боз сарайлары саны 49га җитте. «Без берьюлы 5 зур спорт корылмасы ачабыз. Боларның барысы да халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, массакүләм спортны үстерүгә шартлар булдыру өчен эшләнә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ә инде парламент башлыгы Казанның хаклы төстә илнең спорт башкаласы булып саналуына игътибарын юнәлтте. Республикада күп кенә спорт төрләре: хоккей, футбол, баскетбол, волейбол һ.б. үстерелә. Моның өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла, диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин спорт корылмасы директоры Никита Фадейчевка күренекле спортчылар, чемпионнар тәрбияләү, зур җиңүләргә ирешү теләкләрен җиткергәннән соң кирәк-ярак алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Аннан спорт мәктәбенә йөрүче яшь хоккейчыларны сәламләп, бозга символик шайба ташлады. Яшь спортчылар якташлары – Советлар Союзы Геройлары портретлары сурәтләнгән киемдә бозга чыкты.
Шуннан соң Фәрит Мөхәммәтшин капиталь төзекләндерелгәннән соң ачылган район үзәк хастаханәсе поликлиникасында һәм агротехник техникумда булды.
Агротехник техникумда төрле белем бирү программалары буенча 250дән артык студент белем ала, район агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләнә. Техникум эш бирүчеләр белән махсус килешү буенча кыска сроклы һөнәри белем бирү программалары буенча эшче кадрлар әзерли.
Фәрит Мөхәммәтшин икътисадның авыл хуҗалыгы секторы өчен кадрлар әзерләү системасын көчәйтү һәм камилләштерү зарурлыгына игътибар итте.
– Бу мәсьәлә белән без республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәрбез дип уйлыйм. «Кичәге көн» тракторларында, күптән инде предприятиеләр тарафыннан файдаланылмый торган машиналарда һәм комбайннарда кадрлар әзерләү безне бөтенләй канәгатьләндерми. Яшь кешеләрне киләчәктә кирәкле заманча техникада эшләү өчен әзерләргә кирәк, – диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе Балык Бистәсенә эшлекле сәфәренә йомгак ясап, барлык кыенлыкларга, шул исәптән пандемия аркасында килеп чыккан икътисади авырлыкларга карамастан, районның үсеш мәсьәләләрен уңышлы хәл итүен билгеләп үтте.


Фикер өстәү