Үлемнән качып та, вакытын кичектереп тә булмый

Узган бер сәхифәбездә Чирмешән авылының «Мөшбикә» мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов белән мөселман кешесенең үлемгә ничек әзерләнергә тиешлеге турында сөйләшкән идек. Әңгәмәбез дәвамлы булганлыктан, бүген дә шул теманы дәвам итәргә булдык.

– Хәзрәт, нишләп Аллаһы Тәгалә бөтен кешенең дә гомер озынлыгын бертөсле итми?

– Раббыбыз Аллаһы Тәгалә бу дөньяда бер-берсенә идеаль рәвештә охшаш булган ике әйберне яралтмаган. Бер нәрсә дә икенчесен кабатлый алмый. Кешеләр дә йөз-кыяфәтләре, холыклары, сәләтләре белән бертөсле була алмаган кебек, язмышлары да һәркемнең төрле. Икенче дөньяга китүебез дә төрле булачак. Аллаһ насыйп иткән вакыты җитсә, вафат булырга сәбәбе табылмый калмас. Үлем вакыты килеп җиткәч, минуты гына түгел, секундына кадәр төгәллек белән Аллаһ безгә үлем фәрештәсен җибәрә.

– Җир йөзендә берьюлы меңәрләгән кеше үләргә мөмкин. Ә Газраил фәрештә берәү генә, ул аларның җаннарын бер үк вакытта ничек ала соң?

– Бу фани дөньядан тыш, мәңгелек бакыйлык йорты бар. Фәрештәләр шул дөньяда яши. Аларда вакыт дигән төшенчә юк. Газраил фәрештәгә дә кешеләрнең җаннарын берьюлы алырга берни комачауламый.

– Кеше үлем фәрештәсен күрәчәкме?

– Бериш галимнәр, үлем фәрештәсе кайбер кешеләргә үзенең йөзен күрсәтә, әмма күпчелек аны күрмәячәк, ди. Вафаты алдыннан кемнеңдер шәүләсен күреп, әнә ишек төбендә басып тора, миңа чыгарга ымлый, дип әйтүчеләр дә бар. Димәк, алар аны күргән булып чыга. Бер хәдистә сөйләнгәнчә, Сөләйман пәйгамбәр вәзирләрен җыеп нәсыйхәт сөйли. Мәҗлескә Газраил дә килеп, ул бер вәзиргә текәлеп карап тора. Вәзир дә аны күреп куркып кала. Сөләйман пәйгамбәрдән, бу бик куркыныч йөзле кеше кем иде, дип сораша. Газраил икәнен белгәч, бөтен байлыгымны бирәм, коткар, җеннәреңә әйт, мине Һиндстанга хәтле үк күчерсеннәр әле, шуннан таба алмас мине, ди. Сөләйман пәйгамбәр җеннәрне чынлап та күргән һәм алар белән сөйләшкән. Җеннәргә ул вәзирне Һиндстанга илтергә куша. Алар бик тиз оча, вәзирне биш-ун минутта Һиндстанның ташландык бер авылына күчереп тә куялар. Мәҗлес тәмамлангач, Сөләйман пәйгамбәр Газраилдән, нишләп вәзиргә куркыныч итеп карадың, дип сорый. Газраил исә ачу белән түгел, аптырап каравын әйтә. «Аллаһ миңа ярты сәгатьтән шул кешенең җанын Һиндстанга барып алырга кушты, ә ул монда утыра», – ди. Үлемнән байлыгыңны биреп качып та, вакытын кичектереп тә булмый.

– Ни өчен кешегә соңгы минутларында «Ясин» сүрәсен укыйлар?

– Балага исем кушканда, хәзрәт яки дини белеме булган башка кеше аның колагына изге азан сүзләрен әйтеп, шул рәвешле безне бу дөньяда каршы ала. Ә гомеребез төгәлләнгәч, җеназа намазы укып, мәңгелек сәфәргә озаталар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.), бөтен нәрсәнең үзәге һәм йөрәге бар, дигән. Коръәннең йөрәге исә – «Ясин». Коръән ул – иң камил китап, әмма аның кайбер сүрәләре аеруча тирән мәгънәгә ия. Шуларның берсе – 83 аятьтән торган «Ясин» сүрәсе». Галимнәр сүрәне дүрт төрле мәгънәви өлешкә бүлә. 12 нче аятькә кадәр булган өлештә Мөхәммәд пәйгамбәрнең Аллаһ илчесе булуы, ә Коръәннең Аллаһның хакыйкый сүзе икәнлеге турында сөйләнә. 13–32 аятьләрдә сүз бер авылда яшәгән халык турында бара. Аллаһ аларны хак юлга кертү өчен пәйгамбәрләрне җибәрә, әмма халык аларны кабул итми. Мөхәммәд пәйгамбәрне дә Мәккәдә яшәүчеләрнең күбесе ялганчы һәм фетнәче дип атый. Шулай да соңрак Рәсүлебез кабат Мәккәгә кайта һәм халыкны Аллаһның Берлегенә инандыра ала. Сүрәнең өченче өлешендә дөнья һәм галәм турында бәян ителә. Дүртенче өлештә инде Аллаһы Тәгалә үлем һәм кешенең аннан соң булган халәте турында тирән мисаллар китереп сөйли. Бер адәм Мөхәммәд пәйгамбәргә, син үлгәннән соң тергезеләбез дисең, менә минем әтием кабердә ята дип, аның күмелгән сөякләрен чыгара да, тузан валчыгы булганчы уып, кыямәт көнендә ничек итеп кире торгызылабыз, дип сорый. Аңа җавап буларак, 83–84 нче аятьләр китерелә: «Үзенең бер тамчы судан халык кылынганлыгын онытып, кипкән сөяк белән безгә мисал итеп, бу сөяк череп беткәч, моны кем тергезә алыр, ди. Син аларга әйт: «Бу сөякне әүвәл мәртәбәдә кем юктан бар кылган булса, шул зат тергезер, дип». Фани дөньяга китәргә җыенган кеше бу сүрәдән гыйбрәт алырга, уйланырга һәм тәүбә кылырга тиеш. Аның янында «Ясин» сүрәсен уку үлем газабын да җиңеләйтә. Үлем хәлендәге кеше янында тәһлил әйттерү, ягъни «Ләә иләәһә илләллаһ» («Аллаһтан башка һичбер илаһ юк») дип кабатлату гадәте дә бар. Үзе булдыра алмаса, аның янындагылар әйтергә тиеш, тыңлап тору да зур гыйбадәт санала.

– Үлем исереклеге дигән нәрсә бар. Диндә ул ничек аңлатыла?

– Исерек дигән сүзне һәркем яхшы аңлый, аны күзаллау да авыр түгел. Йөрешләре, сөйләмнәре, кул һәм аякларының хәрәкәтендә үзгәреш була, күзләре уйный аларның. Үләр алдыннан да кешенең кыяфәте үзгәрә, йөзе агара, күзләре уңга-сулга, аска-өскә карый башлый, авызы гел зур итеп ачыла, куллары калтырый. Гарәп телендә дә бу халәт сәкәратүл-мәүт дип атала, ягъни үлем исереклеге. Тәнебездәге җан аяк бармакларыбыздан башлап, чәч бөртекләренә кадәр безне тутырып тора. Ул Аллаһының рәхмәте белән керә һәм вакыты җиткәч чыга. Җан өчен авыз соңгы капка һәм шуңа да үләр алдыннан кешенең авызы ачыла. Җан фани дөньядан мәңгелеккә китеп барганда, ягъни гәүдәдән аерыла башлаганда, кешедә үлем исереклеге күзәтелә. «Каф» сүрәсендә: «Үлем исереклеге хаклык белән килде вә хаклыкны алып килде, ий Адәм баласы, ошбу үлемнән качадыр һәм куркадыр идең, ләкин аннан качып котыла алмассың», – диелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тә, үлем ачысы бик авыр икән, ди. Шуңа да үләргә җыенган кеше янында булучыларга «Ясин» сүрәсен укырга һәм тәһлил әйтергә кушалар.

– Хәзрәт, Аллаһтан үлем сорау дөресме?

– Безнең бу тормышка килүебез – Аллаһның иң зур бүләге. Мәңгелек дөньясына китүебез дә – Аның рәхмәте. Зур югалту, кайгы-хәсрәт булса да, ул Аллаһ тарафыннан куелган канун һәм без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең бер хәдисендә: «Кайгы-хәсрәт килү сәбәпле, берегез дә үзегезгә үлем сорый күрмәгез. Бик авыр булганда, дога кылып, йа Раббым, әгәр шушы тормышымда минем яшәвем хәерле-игелекле эш икән, тормышымны дәвамлы ит, вафат булуым хәерлерәк булса, Раббым Аллаһ, шушы күченүне насыйп әйлә, дип сорагыз», – ди. Аллаһтан, минем җанымны ал, дип сорау дөрес түгел. Мәңгелек дөньясына китәргә ашыкмагыз, исән-сау булып, игелекле эшләр эшләргә, җәмгыять каршында хәерле кеше булырга омтылыйк, ахирәтебезгә алып бара торган баскычны салып, шуның белән ахирәтнең оҗмах дигән тукталышына барырга насыйп булсын.

– Якынын югалткан кешене ничек юатырга?

– Рәсүлебез (с.г.с.) баласын югалткан бер хатынның акыра-акыра елаганын ишетә дә, аның янына килеп, артыннан гына, Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм сабырлык сора, ди. Теге хатын аңа, син нәрсә сөйлисең, үзеңнең бала югалту ачысын татыганың бармы, дип, киңәш биргән кешегә борылып карый. Янәшәдәгеләре, бу бит Мөхәммәд пәйгамбәр, ул берне генә түгел, дүрт баласын югалтты, синең хәлеңне белеп бирә ул киңәшен, диләр. Андый вакытта кеше янында тыныч кына утырып торсак та була. Ул сөйләгәндә, аны тыңлагыз, ярдәм тәкъдим итегез, елаудан тыймагыз. Өен җыештырырга булышыгыз, ашарына пешерегез. Көн саен шалтыратып та, күчтәнәч алып, үзе янына килеп тә хәлен белешеп торыгыз. Алаһтан, аның кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйт, күңеленә тынычлык бир, җанын шатландыр, дип сорагыз, дога кылыгыз.

Бер кешенең үлгәне турында ишеткәндә, түбәндәге аять һәм дога укыла:

Иннәә лилләәһи үә иннәә иләйһи раҗигун. Әллааһүммә ин кәәнә һәәзәл-мәй’йитү мүхсинән фәзид фии ихсәәниһии үә ин кәәнә мүси’ән фәтәҗәәүәз гәнһ.

Мәгънәсе: Дөреслектә, һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләнеке һәм һәркайсыбыз Аллаһы Раббыбызга кайтачакбыз. Йә Рабби, әгәр ошбу мәет изге кеше булса, изгелеген арттыр, әгәр гөнаһлы кеше булса, гөнаһларын гафу кыл.

Җеназа узып барганда, аягүрә торып, түбәндәге дога укыла:

Әллааһү әкбәр (өч мәртәбә). Әшһәдү әннәл-лааһә йүхйии үә йүмиитү үә һүә хәййүл ләә йәмүүт. Һәәзәә мәә үәгәдәнәл-лааһү үә расүүлүһ. Үә садәкал-лааһү үә расүүлүһ. Әллааһүммә зиднәә иимәәнәү-үә тәслиимәә.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк. Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, тереклек тә, үлем дә – Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһ Үзе тере, һичкайчан үлмәячәк. Бу үлем безгә – Аллаһы Тәгаләнең һәм Аның рәсүленең вәгъдәсе. Аллаһы Тәгалә һәм Аның рәсүле дөресен әйттеләр. Йә Рабби, иманыбызны һәм итагатьлегебезне арттыр.

Дилбәр Гарифуллина


4 фикер

  1. Аллахнын. рэхмэте сезгэ Хабир хэзрэт хэм Дилбэр ханым.
    Килэчэктэ дэ котеп калабыз шундый сорву жавапларны.
    Эрерэк хэрефлэр белэн бастыра алиассызмы.Кузлек киеп плюс лупа арквлы укырга туры килде

Җавап Отменить ответ