“Адымнар” мәктәбе әти-әниләрне татар теленә өйрәтә башлады

1 декабрьдән Казандагы «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы базасында татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар өчен “Татар теле.

Интенсив” курслары эшли башлады. Аның ничек узуы турында мәктәпнең директоры Айдар Шәмсетдиновтан сораштык.

– Татар теле курсларын 165 нче мәктәптә эшләгәндә үк оештыра идек. Без аны “Адымнар” мәктәбендә дә дәвам иттек. Дөрес, өйрәнүчеләре башка. Ике төркемгә 20 кешене җыйдык. Әти-әниләр арасында руслашкан татарлар да, телне камил белергә теләүчеләр дә, рус милләте вәкилләре дә бар. Коллективтагы рус милләтеннән булган укытучылар, минем урынбасар да теләп язылды, – ди Айдар Илдар улы. – Курсның максаты – татар теленә карата кызыксыну уяту. Дәресләр атнага ике тапкыр 1,5 сәгать оештырыла. Төшке вакытта да, эштән соң да киләләр. Чит телне курсларда гына өйрәтеп бетереп булмый. Аны кеше гомер буе өйрәнә. Шуңа күрә татарчаны камил итеп кайчан өйрәнеп җитәчәкләрен әйтү мөмкин түгел.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү