Алар – мәхшәр: Татарстан халкы төлкеләр артуга зарлана

«Бу – авыл халкы өчен зур бәла, мәхшәр. Соңгы берничә елда төлкеләр бөтенләй азды. Куркуны да белмиләр, көпә-көндез авыллар, хәтта шәһәрләр эчендә йөриләр». Шактый район халкы белән аралашкач, республикада төлкеләр белән бәйле вазгыятьнең әнә шундый четерекле һәм катлаулы булуына инандык. Әлеге проблеманың хәтта кеше үлеменә сәбәпче булуы турында да ишетмәгән кеше калмагандыр. Узган атнада гына Кайбыч районында булган фаҗиганең кайтавазы еракларга таралды. Халык төлкеләр белән көрәшүдән тәмам арыган, алҗыган. Чөнки бу көрәштә ул ялгызы гына бугай дигән фикер туды. Аучылар кирәксенми, район җитәкчелеге чарасызлыктан җилкәсен генә җыера. Шулай да төлкеләр артуның сәбәпләре нидә соң? Аларга каршы ничек көрәшеп була? Без әнә шушы сорауларга җавап эзләргә тырыштык.   

Төлкеләрнең дә нәфесе арта  

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев фикеренчә, төлкеләр моңа кадәр дә булган, тик аларга игътибар көн үзәгенә килеп эләккәч, яки менә шундый фаҗига булгач кына арта.

– Алар республиканың һәр районында бар. Бөтен дөньяны басты. Кем «бездә юк» дип әйтә икән, алар аны әллә күрми, әллә күрмәмешкә салыша гына. Бу мәсьәләне районда халык җыеннарында шактый күтәрделәр. Мәсәлән, Мөрәле авылында узган җыеннар һәрвакыт шушы сорау белән башланып, шуның белән бетә. Безгә дә халык еш кына рәнҗеп мөрәҗәгать итә. Ләкин бу проблема белән көрәшүне администрациягә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. Котырган төлкеләр аеруча  куркыныч. Алар кош-кортларга гына түгел, этләргә дә ташлана. Андыйларын аталар, әлбәттә, – ди ул.

Рәмис Хәялиев фикеренчә, авылларда төлкеләр азуның беренче сәбәбе – аны кырда гына атарга рөхсәт булу. Икенчедән – аучыларга төлке атудан бернинди дә файда булмау.

–  Төлкене юкка гына хәйләкәр димиләр. Өченче сәбәбе – авылларда ташландык йортлар арту. Буш йортлар тирәсендә биек булып үскән үсемлекләр, үләннәр – яшеренеп ятарга менә дигән шартлар. Алар шунда оялап, бала чыгаралар, үстерәләр. Кыскасы, авылдан чыгып та тормыйлар. Зиратларга да оялыйлар. Менә шулай итеп азындылар алар. Дөресен генә әйткәндә, төлкеләр – авыллардагы иң зур проблемаларның берсе, бәла, мәхшәр. Алар бит бер-ике тавык белән генә дә канәгатьләнми. Сарайдагы барысын да ташып бетермичә һич тынычланмый. Бу бит коточкыч! – дип район өчен авырткан темаларның берсен сөйләде район башлыгы урынбасары.

Актаныш районының Киров авылы җирлеге башлыгы Илфак Гаянов та соңгы елларда төлкеләр саны бик күпкә артуын әйтә.

– Безнең авыл урманга терәлеп үк тора. Районда төлкедән иң нык интеккән ике авылның берсе без булсак, икенчесе – Югары Богады. Әлеге җәнлекләргә ветеринария идарәсе белгечләре котыру чиренә каршы язын-көзен алдавычлар да куя. Ләкин сәламәт төлке халыкның кош-кортын ашап тамагын туйдыра да, матур койгырын болгап, акрын гына урманына кайтып китә инде, – ди ул.

– Без хәзер аларның  үз арабызда йөрүенә күнектек тә шикелле инде, – ди шушы авылда яшәүче Алсу ханым. – Кешедән дә курыкмый алар. Күргәч, киресенчә, туктап карап торалар.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, аучылар да бар, тик төлкене авыл эчендә атарга ярамаганлыктан, алар белән көрәшү тагын да катлаулырак. «Аны читкә җитәкләп алып чыгып атып үтерә торган түгел бит», – ди ул, аптыраганнан уенын-чынын бергә кушып.

Авыл халкы фикеренчә, хәзер төлкеләрнең дә токымы, холкы алышынган.

– Элекке җәнлекләр түгел инде болар. Сары матур төлкеләр авылга кермиләр иде. Әтиләр заманында умарталарны урманда тота торган идек. Шунда җәйлеккә тавык, күркәләрне дә алып бара идек. Кош-кортларны тотар өчен сеткалар да юк иде. Лапас кырындагы куначада гына утыралар иде. Шулай булса да, анда төлке килеп, алып китми иде бит. Читкә таралган кош-кортлар гына төлке корбаны була иде.  Югыйсә ул вакытта да бар иде алар. Токымнан дип уйлыйм мин аны. Хәзер бит алар песидән аз гына зуррак, җитез. Каралты-курага кош-корт ауларга керсә дә, барысын да буып бетермичә чыгып китми,  – ди Корбангали Хафизов. – Аннан соң, элек басуларда салам эскертләре тулып ята торган иде. Тычканы да күп иде, шуңа күрә төлке шунда тамагын туйдырып тик ятты. Анда ризык беткәч, авылга бармыйча, кая барсын алар?

«Аның безгә кирәге юк»

Рәмис Хәялиев әйтүенчә, халык булдыра алганча, төлкеләр белән үзе дә көрәшә. Монда капкын, сәнәкләр дә эшкә җигелә. Тик бу ысуллар белән генә җиңеп була торган түгел, чөнки аларны тотарга бик читен.

– Бу очракта мин сорауны «Ә нишләп була соң?» дип куям. Минем шуның кадәр эш һәм тормыш тәҗрибәм була торып та, кызганыч, проблеманы чишәр юлын күрмим. Сүз дә юк, монда капкыннар куярга, сәнәкләр белән чыгарга була. Тик бу гына булышмый. Шуңа күрә, беренчедән, аучыларга бернинди чикләүләрсез, лицензиясез аларны кырда атарга рөхсәт бирергә кирәк. Аннан соң аткан өчен аучыларны өстәмә акча белән кызыксындыру булырга тиеш. Бүреләр белән гомер-гомергә шулай көрәштеләр. Төлкеләрне дә шулай бернигә карамыйча кырырга кирәк. Башкача була торган түгел. Кырдагысы юкка чыкса, калганын карар идек әле, – дип көрсенә ул.

Рәмис әфәнде тәкъдим иткән ысулны башка районнар куллана да башлаган икән инде. Нәтиҗәләре дә бар. Балтач районының Алан авылында яшәүче аучы Хәлим Кәримов белдергәнчә, районда хәйләкәр җәнлекләр проблемасы бөтенләй юк. Сәбәбе – аучылык җәмгыятенең аларга каршы көрәшүендә.

– Берничә еллар элек төлкеләр бездә дә ишәйгәннәр иде. Соңгы ике-өч елда бу проблема бетте, чөнки районның аучылык җәмгыяте егерьләр арасында бәйге уйнатып, җиңүчеләрне каз аулар өчен бушлай юлламалар белән бүләкли иде. Ә 2023 елга кадәр куяннарны ауларга ярамаганлыктан, алар, киресенчә, артты, – ди ул.

Кызганыч, быелдан районнарда аучылык җәмгыятьләре бетерелеп, гомум кулланылышка тапшырылган. Хәзер аучылар күпфункцияле үзәкләргә барып, юлламаларны үз акчаларына сатып ала. Тик төлке атуның аучыларга бернинди дә файдасы юк.

– 2000 сумга юллама сатып алып төлке атуның безгә кирәге юк. Аның өчен бит әле үз хисабыңнан патрон да алырга тиеш буласың. Хәзер алары да кыйммәт, – ди ул. – Чөнки, беренчедән, төлкенең тиресен алмыйлар. Алган очракта да, бик арзанга гына – 300 сумга гына алып китәләр. Икенчедән, аны эшкәртү бик тә пычрак эш һәм аның өстенә котыру авыруы эләктерү куркынычы да бар. Шуңа күрә аткан очракта да, калдырып китәләр. Ә бәйге вакытында без үлгән төлкенең койрыгын җыеп бардык. Шәхсән үзем төлкене лицензия алган очракта да ауларга җыенмыйм. Бик уңай туры килсә, атарга мөмкинмен, алай эшләгәндә дә, янына якын килмичә китеп барачакмын. Ләкин төлке аулар өчен генә махсус ауга чыкмыйм инде мин.

Димәк, аучылык җәмгыяте бетерелгәч, районда төлкеләр кабат артырга мөмкин. Моны аучы да шулай ди.

– Узган елларда җәмгыять котыру авыруына каршы вакцина да тараттыра иде. Быел анысы да булмады. Ләкин котыру авыруы бездә күзәтелә дип белмим, чөнки төлкеләр чынлап та юк, – ди ул. – Башка районнар да менә шулай кызыксындыру чараларын уйлап тапсыннар. Бер аучының бик тырышканда 30ар төлке атуы начармыни? Яки юллама бәясен 500 сум итеп калдырсыннар. Быел көз 650 сумга үрдәк ату өчен лицензия бирелде. Ауга йөргәне дә, йөрмәгәне дә алды аны, чөнки бәясе арзан.

Аучы әйтүенчә, февральдә төлкеләрнең аталану чоры башлана. Бу вакытта алар тагын да агрессиврак булырга һәм авылларга күпләп һөҗүм итәргә мөмкиннәр.

Котырта да, котыра да

Төлкеләр кош-кортлар һөҗүм итеп, матди зыян гына салмыйча, авыру чыганагы да булып торырга мөмкин бит әле. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, быелның 11 аенда республиканың 17 районында 31 котыру очрагы (шуларның 13е төлкеләр арасында булган) теркәлгән. Әлеге вакытта 4 авылда карантин дәвам итә. Узган ел 24 котыру очрагы ачыкланган. Шуларның 15е  төлкеләр белән бәйле булган.

Котыру авыруын булдырмый калу максатыннан, ветеринария белгечләре ел саен вакциналар тарата. Быел 2 млн 322 мең доза алдавыч куелган. Моннан тыш, ел башыннан 936008 баш авыл хуҗалыгы һәм йорт хайванына вакцина ясалган.

Борчылыр сәбәп юк

Авыл халкы «төлкеләр ишәйде» дип лаф орса да, белгечләр аларның саны артмавын, соңгы еллард,а киресенчә, кимүен әйтте. Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Чиспияков безгә белдерүенчә, 2018 ел башында республикада аларның саны 8 мең, 2019 елда – 7400, 2020 елда 6800 булган. 2021 елның гыйнвар-мартында тагын исәпләячәкләр. Әлеге тикшеренүләрнең үз методикасы бар. Монда төп күрсәткеч – җәнлекләрнең эзләре. Комитет белгече әйтүенчә, төлкеләр саны буенча кайсыдыр районны аерып күрсәтеп булмый. Алар бер дәрәҗәдә.

– Төп күрсәткеч саннар түгел, әлбәттә, ә тыгызлык. Бу очракта район территориясе искә алына, – ди ул.

Белгеч фикеренчә, халыкның «төлкеләр артты» дип әйтүенең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, басу-кырларда тычканнар кимү сәбәпле, соңгы елларда алар азык эзләп, авылларга якынайган.

– Төлкеләр бик хәрәкәтчән. Көненә 10–12шәр чакрым юл уза. Халыктан зарлар элек тә килә иде. Төлкенең ризык эзләп, каралты-курага керүе гадәти күренеш инде ул. Хәзер  мәгълүмат җыю белән проблемалар юк. Һәр кешенең кулында телефон, камералар бар. Шулай итеп мәгълүмат тарала, күпертелә. Монда мин борчылырлык сәбәп күрмим, – ди Ринат Чиспияков. – Безнең республикада төлкеләрнең санын көйләү буенча ел саен зур эшләр башкарыла.

Төлке белән бәйле вазгыять менә шулайрак. Халык «сары койрык»ларның котырып артуыннан зарланып, алар белән җан-фәрманга көрәшеп ятканда, хәйләкәрбикә саны буенча алып барыла торган рәсми статистика бөтенләй башкача «сөйли». Аларга каршы җитди көрәш алып барылмауның сәбәбе дә шул түгел микән әле?

Зөһрә Садыйкова


Алар – мәхшәр: Татарстан халкы төлкеләр артуга зарлана” язмасына фикерләр

Фикер өстәү