Авылда нәрсә кирәк?

Авыл яшьләре шәһәргә китүен дәвам итә. «Соңгы биш елда республикада  салада яшәүчеләрнең саны 15 меңгә кимегән. Кызганыч, бу илнең башка төбәкләренә дә хас», – диде «Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында.

Съезд эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы президенты, Дәүләт Думасы депутаты Виктор Кидяев  һәм башкалар катнашты.

Әгъзам Гобәйдуллин   шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларының еш алышынып торуын әйтте, тотрыклылыкны сакларга чакырды.  Биш ел эчендә аларның яртысы диярлек эш урынын үзгәрткән. Кайберләре хәтта бер чакырылыш эшләмичә,  вазыйфасыннан киткән. «Быел 156 яңа җитәкче килде, без аларның актив эшчәнлегенә өметләнәбез», – диде ул.

-Соңгы 20 елда авылда инфраструктура яхшырды. 2020 елда кабул ителгән   авылны  үстерү буенча федераль программага таяныйк. Авылда яшьләрне беркетү өчен субсидияләр ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәргә кирәк. Авыл халкы  дәүләт ярдәме турында белеп бетерми. Мәгълүматны авыл җирлеге башлыклары җиткерергә тиеш, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

2020 елда  878 җирлектә   260 миллион сум үзара салым акчасы җыелган. Моңа өстәп дәүләттән 1 миллиард сумнан артык акча бирелгән. Бу авылдагы проблемаларны хәл итүдә зур ярдәм булып тора. Аның хисабына чишмәләр, юллар төзекләндерелә, зиратлар рәткә китерелә  һәм башка эшләр башкарыла.

Яшел Үзән районының Түбән Карамалы  бистәсе җирлеге башлыгы Юлия Некрасова авыл проблемаларына тукталды. Бүген бистәдә 8 мең кеше яшәсә, 10 ел элек бу сан 4 меңгә күбрәк булган.

– Беренче чиратта шәһәргә яшьләр, эшкә сәләтле булганнар китә. Зур предприятиеләр ябык. Эш табу авыр, бу  – бик зур проблема, – диде ул. –  Уңайлыклар барысын да хәл итә. Районның күрше бистәләрендә берничә спорт корылмасы төзелде. Мин моңа ак көнчелек белән көнләшәм. Безнең дә шундый объектка ия буласыбыз килә. Дөрес, соңгы елларда авылда күп эшләр башкарылды. Урамнарны яктырту проблемасын хәл иттек, юлларга асфальт салынды, су корылмалары төзекләндерелде… Быел шәһәр тибындагы бистәләрдә   уңайлыклар  тудыру  бәйгесендә  2 миллион сум грант оттык. 2021 елда да республика программаларының дәвам иттерелүен телибез. Рөстәм Нургалиевич, без сезне бистәгә кунакка чакырабыз, – диде ул.

Баулы районының Исергәп авыл җирлеге башлыгы  Айдар Әһлиуллин  да шактый гына грантлар отып, авыл тормышын җанландырып җибәрү турында сөйләде. Жирлек ике торакны берләштерә, анда 1 меңнән артык кеше яши.

– Татар халкында алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара дигән дигән мәкаль бар.  Без ел ахырында нәтиҗә ясыйбыз, яңа елга бурычлар куябыз. Барыгызны да  авылдагы шартларны яхшыртуга бәйле бәйгеләрдә катнашырга чакырам. Булмаслык эш түгел. Грант акчасын ничек файдалануны авыл халкы үзе хәл итәчәк. Мәсәлән, бу территорияне төзекләндерү, спорт, балалар мәйданчыклары, ял итү урыннары булырга мөмкин, – диде башлык.    «Баш авырту»ы турында да дәшми калмады. Аның әйтүенчә, авыл юлларын карап тоту җирлек башлыклары өчен җиңел эш түгел. Техника булмаганда, җитәкче  проблема белән бер ялгызы кала.  «Урамнарны карап тоту өчен күбрәк акча бирергә кирәк», – диде ул.

Съездга килгәнче, Президент авыл  җитәкчеләрен сөендерергә өлгергән иде  инде. Ул муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 93 автомобиль һәм 17 урынлы җиде микроавтобус тапшырды. Соңгы 15 елда авыл җирлекләре башлыклары барлыгы 2370 машина алган.

– Без ел саен  район башлыкларына машина ачкычлары тапшырабыз. Сезнең даими хезмәтегез нәтиҗәсендә бүген республика лаеклы урынны били. Иңгә-иң куеп эшләгән өчен рәхмәт, – диде Президент, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Президент «Корстон»да «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» дигән өч томлык басманы тәкъдим итүдә дә катнашты. Әлеге хезмәтнең баш редакторы Индүс Таһиров  Президентның Рәхмәт хатына ия булды. Китап ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан татар һәм рус телләрендә 1 мең данә тираж белән дөнья күргән. Әлеге уникаль хезмәт Татарстан тарихын 1124 кешенең язмышы аша ачып бирә. Алар  –  элек шәһәр яки район җитәкчесе вазыйфаларын биләгән, бүген дә шушы вазыйфаны башкаручы кешеләр. Басмада архив фотолары урын алган. Китап китапханә һәм музейларга таратылачак.

Рөстәм Миңнеханов съездда пандемия вакытында башкарылган хезмәтләргә дә тукталды.

– Коронавируска карамастан, тормыш дәвам итә. Без яңа шартларда яшәргә һәм эшләргә өйрәнергә тиеш. Форум җирле үзидарә үсешенең яңа юлларын билгеләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу эш кысасында федераль үзәк һәм республика ягыннан моңарчы булмаган ярдәм чаралары күрелде, – диде Президент. – Авылда нәрсә кирәк? Эш урыны кирәк, керем булырга тиеш. Нинди генә эш формасы булмасын, бергәләп ярдәм итәргә кирәк. Фәрит Хәйруллович, Марат Азатович, сезгә мөрәҗәгать итәсем  килә. Марат Готович белән эшлеклелекне арттыру буенча  урыннарда актив эш алып бара идегез, пандемия вакытында туктатып тордык. Пандемиянең – үз, безнең – үз юлыбыз. Бу юнәлештә эшне көчәйтүне сорыйм.

Съездда ачык тавыш бирү юлы белән  «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең яңа рәисе итеп кабат Әгъзам Гобәйдуллин сайланды.

– Бу минем өчен зур горурлык һәм җаваплылык, – дип, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә өметләнүен әйтте яңа рәис.

Киләсе елның иң мөһим вакыйгаларының берсе  апрель аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу булачак.  Президент муниципаль хакимияткә зур җаваплылык йөкләнә, дип искәртте.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү