Икмәк пешерү предприятиеләренең чыгымнары компенсацияләнә

Икмәк пешерү предприятиеләренә продукция җитештерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсациялиләр. Мондый компенсацияләрне түләү кагыйдәләрен Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин раслады.
Саклау вакыты кыска булган (биш тәүлеккә кадәр) бер тонна икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре өчен түләүне каплау күләме 2 мең сум була. Компенсация алган оешма үз продукциясенә бәяләрне беркетеп куярга тиеш.
Тәүлегенә 15 тоннага якын икмәк пешерүче зур булмаган предприятиеләр өчен ярдәм күләме бер айга якынча 1 млн сум тәшкил итә, эре предприятиеләр өчен (тәүлегенә 60 тонна продукциядән артык) – 3,6 млн сумнан артык. Акчалар аларны алучыларга Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм төбәк хакимиятләре арасындагы килешүләр нигезендә җиткереләчәк.

Икмәк пешерүчеләргә ярдәм итү турындагы карар Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча азык-төлеккә бәяләрне киметү буенча Хөкүмәт тарафыннан эшләнгән чаралар комплексына керә. Дәүләт башлыгы, төп продуктларның кыйбатлануына вакытында игътибар итәргә кирәк, диде.
Бу проблеманы хәл итү өчен Хөкүмәт кайбер авыл хуҗалыгы товарларына, шул исәптән бодайга, көнбагышка, рапска пошлиналарны арттырды, он тарттыручыларга ярдәм итү чараларын карады һәм базарда катнашучылар белән җайга салучылар арасында бәяләрне тотрыклыландыру турында махсус килешүләр төзүне тәэмин итте.
Җитештерүчеләр яңалыкны уңай кабул итте. Татарстанның Буа икмәк заводы директоры Ленар Камалов болай дип билгеләп үтте: “Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралган мондый ярдәм безнең тармак өчен уңай йогынты ясар дип өметләнәбез. Икмәк сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару – бик мөһим нәрсә.

Мондый чара икмәккә бәяләрне күтәрүдән коткарып калдырырга тиеш. Татарстанда кайбер «Социаль икмәк» төрләрен сатуга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының компенсациясе гамәлдә инде, болар:авыл, ак һәм Дарницкий төрләре. Мондый ярдәм җитешерүне табышлы итәргә булыша. Икмәкнең башка төрләренә дә булышлык итү җитештерүчеләргә сизелерлек ярдәм булачак”.


Фикер өстәү