Тәртип бозучыларны «аулыйлар»

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе 97 кешедә табылган. Чирдән 29 кеше савыккан. Чит илдән һава юлы белән кайтучылар, авырмауларын раслау өчен, ПЦР (мазок) анализы тапшыра. Аның нәтиҗәсен өч көн эчендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына кертергә кирәк.

Республикада 1554 кеше андый мәгълүматны җибәрмәгән.  Аларга карата 190 беркетмә тутырылган һәм 1 миллион 200 мең сумлык штраф салынган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Республика мәктәпләрендә иртәнге «фильтр»лар вакытында укучыларны тикшереп кертү дәвам итә. Узган тәүлектә температурасы күтәрелгән һәм чир билгеләре булган 122 баланы өйләренә кайтарып җибәргәннәр. ОРВИ һәм башка тын юллары вируслы чирләре белән авыручылар күплектән, Татарстан мәктәпләренең тугыз сыйныфында укулар вакытлыча туктатылган. Аларда 248 бала белем ала.  Сигезе – Казанга, берсе – Чаллыга туры килә. Боларга карамастан, балалар арасында авыручылар аз дип бәяләнә. Кышкы каникулда мәктәп яны лагерьлары ачылачак, каникулларны озайту каралмаган.

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел корпоративлары үткәрү тыелмавын әйтте. Ул уңайдан Роспотребнадзор идарәсе белгече аңлатма бирде:

– Корпоратив үткәрү тыелмый, ләкин анда саклану чараларын күрергә туры киләчәк, – ди Любовь Авдонина. – Аны оештыручыларда җаваплылык булырга тиеш. Моның өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Идарә бәйрәм чараларын эштә үткәрмәскә чакыра. Җәмәгать туклануы урыннарына җыелганда, кеше саны 100дән артмаска, социаль дистанция сакланырга тиеш. Ул кагыйдәләрне санга сукмаучылар да булырга мөмкин. Шуларны «аулау» өчен республикада 21 декабрьдән «кайнар линия» телефоны эшли башлаячак. Халык тәртип бозучылар турында шалтыратып хәбәр итә алачак. Шулай ук фото-видеолар да кабул ителә. Кагыйдә бозучыларны штрафлар көтә.

– Бәйрәм көннәрендә дә безнең тарафтан күзәтү кимеми, хезмәткәрләребез 1–10 гыйнварда да эшләячәк, – ди Любовь Авдонина.

Медицина оешмаларындагы белгечләрнең бәйрәм көннәрендә нинди график белән эшләячәген соңрак хәбәр итәчәкләр. Хәзергә сырхауханәләрдә ковидка каршы вакциналарны ясау һәм сынау дәвам итә.

Фәния Арсланова 


Фикер өстәү