Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында катнашты

Бүген Россия Федераль Җыены каршындагы Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышы узды. Парламентчылар видеоэлемтә режимында үткәрелгән чарада ил Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә бәйле рәвештә төбәкләр законнарын камилләштерү, медицина калдыклары белән эш итү механизмнарын камилләштерү мәсьәләләрен, шулай ук авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү чараларын карады. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Чарада төбәкләрнең яңартылган Конституция нормаларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән документлар әзерләп, кабул итү зарурилыгы турында сүз барды.
Фикер алышу барышында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая төбәкләрдәге коллегаларын бүген гамәлдә булып килүче социаль ташламалар буенча халыкка аңлату эшен көчәйтергә чакырды. Аерым алганда, ул төбәкләр хөкүмәтләре сайтларында, электрон ресурсларда, халыкның күпләп җыелу урыннарында тиешле мәгълүматлар урнаштырырга тәкъдим итте. “Кеше ташламалар артыннан йөрергә, ә ташламалар кешене табарга тиеш”, дип ассызыклады ул.


Фикер өстәү