Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул озайтылмаячак

Татарстан укучылары өчен яңа ел каникуллары 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр узачак, дип белдерде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Нәкъ менә бүген бу мәсьәлә көн үзәгендә тормый, чөнки Яңа ел каникулларын озайту өчен бүгенге көндә хәл катлауланмаган. Яңа ел каникуллары озайтылмаячак», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина мәктәп яны лагерьларының каникуллар вакытында Татарстан буенча Роспотребнадзор контролендә эшләячәген әйтте.


Фикер өстәү