Тамак бәласе: балалар арасында симерү очраклары нигә арта?

Ботка түгел, чипсы, шаурма кирәк. Белгечләр кисәтеп торса да, әти-әниләр балаларына коры-сары ашатудан туктамый. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтүенчә,  республикада  балалар арасында симерү очраклары өч ел эчендә  40–65 процентка арткан. Тамакны тыярга өйрәтеп булырмы?

Коры-сары – чиргә туры юл

Марина Патяшина  балалар арасында симерү очракларының артуын дөрес тукланмауга бәйләп аңлата. Бу – йөрәк, шикәр авыруы, скелет мускулларында тайпылышлар китереп чыгаруга туры юл дигән сүз. Саннар сөенерлек түгел. Симерү чире 14 яшькә кадәрге балалар арасында 40 процентка артса, үсмерләрнең хәле тагын да куркынычрак.

Роспотребнадзор белгечләре уздырган сораштыруда  республикадагы 100 мәктәп  укучылары һәм әти-әниләре  катнашкан. Иртән мәктәпкә барыр алдыннан укучыларның 62 проценты гына  ашый, 31 проценты ара-тирә  капкалый, 6 проценты бөтенләй тукланмый.  Балаларның 13 проценты фастфуд ише әйберләрне көн дә  куллана. Укучыларның 61,9 проценты – «мәктәптә яхшы ашаталар», 29,7 проценты «канәгатьләнерлек» дип җавап биргән. 3 проценты ашханәдә әзерләнгән ризыктан канәгать түгел, 5 процентка якыны бернинди бәя дә бирә алмаган.

– Мәктәпләрдә чипсы, пицца ашатмыйлар. Андый ризыклар рөхсәт ителми. Әти-әниләр балаларны ботка ашарга өйдә өйрәтергә тиеш, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Артык гәүдә авырлыгы проблемасын хәл итү турында Казан дәүләт медицина университетының нормаль физиология кафедрасы профессоры Рәзинә Нигъмәтуллинадан кызыксындык.

– Замана балаларының симерүе – бик зур проблема. Күбесе  мәктәп яшендә үк югары кан басымыннан интегә. Дөрес тукланмау эч кибүгә китерә. Икенче яктан, алар аз хәрәкәтләнә, барысы да түгәрәкләргә йөрми. Әти-әниләр  баланың сәләтен, акылын үстерү өчен зур көч куя, әмма  физик күнегүләр ясаганда гына гармонияле үсеш булуын аңламый. Өстәлдә кәнфит өелеп тору белән килешмим. Кәнфит ул – бүләк, әмма   көн саен һәм  һаман үрелеп ала торган ризык түгел. Майонез да балалар өчен зыянлы. Аларның ашказаны-эчәк тракты андый ашауга күнекмәгән. Балаларны кечкенәдән  дөрес итеп ашарга өйрәтергә кирәк. Мондый тәҗрибә гаиләнең үзендә булырга тиеш, – диде ул.

Суыткычны ачасы булма!

Тамактан үткәндә, ашарга кирәк.  Симезлектән интеккән балаларның әти-әниләре әнә шулай ди. Шуңа күрә суыткычны  көнгә әллә ничә тапкыр ачсалар да, каршы түгел.

– Ничек инде балага ашама дип әйтәсең. Безнең суыткычта һәрвакыт туңдырма тора. Теләгәндә ашый.  Кәнфит, печеньене еш алабыз.  Чәйне дә бернәрсәсез эчеп  булмый бит. Улыбыз үзе теләгән әйберне сатып ала. Симерү ул геннардан килә. Аязыбыз  1 нче сыйныфка барганда ук 60 килодан артык иде,  – ди Казанда яшәүче  Резеда Сираева.

Кемнәрдер барысын да ашарга рөхсәт итсә, суыткычны ачарга ярамый, диючеләр дә бар. «Колбасаны күп ашау зыянлы, ипи  симертә, кәнфиткә кагыласы булма, дип гел тукып торам. Бәлкем, мин  артык кырыстыр. Әмма  тыймасаң, хәзер  май җыя башлыйлар. Яшермим, кайчак качып та ашыйлар», – ди  ике бала анасы Тәнзилә.

Психолог Марсель Сүлтиев, тыелган җимеш татлы була, ди. Шуңа күрә балаларны  кәнфитне яшереп куеп түгел, әкренләп биреп өйрәтергә кирәк.

– Миңа  бер кыз өендә  баллы әйбер ашарга ярамавы турында сөйләде. Ул әти-әнисе ашарга дип биргән акчасын «сгущенка»га җыя. Көн саен тәнәфестә 250 грамм «баллы сөт» ашый. Бу зыянмы, әллә файдамы? Кәнфитне көн саен аз-азлап бирү яхшымы, әллә һәр көн саен шуның кадәр «сгущенка»ны ашаумы? Танышларга кунакка барганда күчтәнәчкә зефир алган идек. Балалар аны күрүгә качып ашарга тотынды. Әниләре дөрес тукланырга куша икән. «Балалар баллы әйбер яратмый», – дигән була. Моның белән килешмим, аны барысы да ярата. Теләгән ризыкларын туйганчы ашасыннар,  – ди ул.

Әни – ярамый, әби ярый дисә…

Белгечләр ашау әдәбенә әти-әни үз үрнәгендә  өйрәтергә тиеш дип саный.

– Әгәр әниләр балаларына  майсыз эремчек, тавык ите ашатса, әбиләр коймак, пилмән белән сыйласа, әтиләр кибеттән чипсы, газлы су күтәреп кайтса, бу хәерлегә илтмәячәк. Гаиләдә  атнага бер мәртәбә шоколад бирсәләр, айга бер мәртәбә ресторанга алып барсалар,  бала моны норма кебек кабул итәчәк. Тәмле әйберләрне нәрсәдер эшләгән өчен бүләк рәвешендә  бирә күрмәгез. Бу очракта  зыянлы ризыклар ашау  гадәткә әйләнәчәк, – ди  медицина фәннәре кандидаты Елена Павловская.

Аның әйтүенчә, әти-әнине баланың авырлыгы түгел, тышкы кыяфәте, бигрәк тә бил үлчәме  борчырга тиеш.  Әгәр   бала чалбарына, итәгенә сыймый башласа, төймәсен эләктерә алмаса,  бу инде табибка мөрәҗәгать итәргә бер сәбәп.

 

Ә сез чипсы ашатасызмы?

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

– Раянга – 6 яшь, Кәримгә – 2,5 яшь. Хатыным Резеда нәрсә пешерә, шуны ашыйлар.  Кибеткә чыксак, сораган әйберләрен  алгалыйбыз. Бөтенләй каршы килеп тә булмый, башкалардан күрәләр бит.  Элек  еш сорасалар, хәзер чамасын беләләр. Чипсы, кола  һәм башка зыянлы ризыкларны күп ашарга ярамый, агу, дип өйрәттек. Өстәлдә  савыты белән кәнфит тора, анысын тыймыйбыз.  Шоколадлар да алып кайтабыз. Әгәр бөтенләй тыйсаң, алар башка вакытта кыргый кебек ашарга ябышачак. Шуңа күрә  бар нәрсәгә дә кечкенәдән өйрәтергә кирәк.

Илдар Сәгъдәтшин, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры:

– Безнең заманда  «Сникерс»ы да,  «Марс»ы да… башкасы да булмады. Өстенә май ягып, шикәр комы сибелгән ипидән дә тәмлерәк әйбер юк  иде кебек. Балаларны бераз иркәлисе дә килә. Илсинәгә – 13, Сәлимгә – 5 яшь. Без тәм-томнан чикләмибез, чипсысын да алган бар. Һәркемнең үз  фигурасы, сәламәтлеге.  Тыелган ризык та берәүгә – файда, икенчегә зыян булырга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнгәндә, режим булганда, чипсы гына комачауламый дип уйлыйм. Организм кабул иткән ризыкны ашатырга каршы түгел.

 

Нәрсәләр авырлыкны арттыра?

* Май һәм шикәр күп, клетчатка аз булган ризыклар

* Шикәре күп булган эчемлекләр

* Иртән даими ашамау

* Ризыкны күп итеп ашау

* Өйдә әзерләнми торган ашамлыклар

* Кыздырган әйберләр

 

Ничек тукланырга?

* Табында  ит, җиләк-җимешләр, салатлар булырга тиеш. Майонезны балаларга бирергә кирәкми. Өстәлгә савыты белән кәнфит, печенье куелмасын. Балаларга  кипкән җимешләр, чикләвекләр тәкъдим итәргә мөмкин. Өстәлдә телемләп куелган кишер, помидор, кыяр торсын. Аларны  өй шартларында каймак, йогырт, зәйтүн маеннан ясалган соусларга манып ашарга мөмкин. Сөт ризыклары, компот, соклар  – болар өченче ризык.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү