Яңа елга – яхшы кәеф белән: бәйрәмне нинди уйлар белән каршылыйсыз?

Шулай канга сеңгән инде: Яңа ел могҗизасын балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтә. Тормышта ниндидер яңалык булыр, сөенечле вакыйгалар, үзгәрешләр ишелеп төшәр сыман. Мондый халәттә яшәү бик әйбәт, әлбәттә. Кеше гел яхшылыкка, матурлыкка омтылып яшәргә тиеш. Быел бу җәһәттән Яңа елны бигрәк тә сагынып көтәбез кебек. Монысы күбрәк коронавирус афәте, авырулар, үлем-җитемнәр белән бәйледер дип уйлыйм. Хәтта берәр күңелсез вакыйга булганда, бу ел тизрәк кенә бетсә ярар иде, дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Менә Яңа ел ишеген ачар да… авырулар да, көенечләр дә юкка чыгар кебек тоела. Төптәнрәк уйласаң, шулай булуы бик мөмкин бит. 

Күп очракта күңел халәте һәр кешенең үзенә, нинди булуга карамастан, вакыйгаларны, үзгәрешләрне ничек кабул итүенә бәйле. Булганына шөкер итәргә; авырлыкларны сынау итеп кабул итәргә дә, бәргәләнмичә генә, сабыр гына җиңү юлларын эзләргә; туганнар, күршеләр белән дус-тату, ярдәмләшеп яшәргә, һәр гамәлнең яхшы ягын күрә белергә…  Ә моның  өчен  тәннең генә түгел, рухың да сәламәт булу кирәк. Яңа елны нинди уйлар белән каршылыйсыз? Халыкның кәефен күтәрерлек нинди вакыйгалар булыр дип фаразлыйсыз? Шул хакта укучыларыбыз  белән дә сөйләшеп алдык.

Индүс Таһиров, тарих фәннәре докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы:

– Ел буена вакыйгаларның төрлесен кичерергә туры килде. Затлы кешеләребезнең арабыздан китеп барулары кәефемнең иң кырылган көннәре булды. Заманында ныклап аралашып яшәгән җырчыларыбыз Равил Харисов, Рафаил Ильясовның, дустыбыз «Звезда Поволжья» газетасы мөһәррире Рәшит Әхмәтовның безне ташлап китүләрен бигрәк тә авыр кичердем.

Шул ук вакытта күңелемә тынычлык бирә торган вакыйгалар да булды. Аның иң беренчесе – халкыбызның  телебезгә карата каршы көчләргә җавап итеп дәррәү күтәрелүе, аны саклау, яклау ысулларын тудыра алуы. Икенчесе – республикабыз икътисадының дөньяны заман чире урап алган шартларда да башкалар өчен үрнәк рәвешендә үсә баруы.

Сәясәт өлкәсендә әллә ни үзгәрешләр булмаса да, өметебезне арттырырдай фактлар күренгәләп китә. Чөнки халкыбыз үзенең бердәмлеген, яшәү көчен арттырганнан-арттыра.  Һәм шуның белән үзенең мәңгелегенә юл ача. Яңа ел җиңел булмастыр. Ләкин татарлар – авырлыкларны җиңә белә торган халык. Шунлыктан мин яңа елга  зур ышанычлар белән керәм.

Фәдбир Сафин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет әгъзасы, профессор, философия фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы:

  – 2020 ел халык өчен дә, бизнес, Хөкүмәт өчен дә катлаулы булды. Бүгенге пандемия – ул үзе үк кризис һәм глобаль билгесезлеккә китерүче фактор. 2020 елда дөнья һәм илкүләм икътисадта җитештерү 3–5 процентка, кече һәм урта эшмәкәрлекнең кайбер тармакларында 50 процентка кадәр кимеде. Россия дәүләтенең икътисад системасында пәйда булган тискәре факторлар – санкцияләр, нефть бәясенең тирбәлүе, рубль курсының төшүе, бәяләрнең күтәрелүе – артык күпкә китеп, бер йомгакка төйнәлде, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә китерде.

Фаразларга алынмыйм. Әмма шунысы хак: безне үзгәрешләр кичергән дөнья көтә. Яңа елга кергәндә, республика халкына беренче чиратта сәламәтлек телим. Бу – иң мөһиме. Хөкүмәт гади кешеләргә якынрак булып, аларның тормышы белән һәрдаим кызыксынып, кирәк чакта ярдәм кулы сузарга әзер торсын иде. Әлбәттә инде, бу, халыкның керемнәре артып, тормыш сыйфатын яхшыртуга китерсен иде. Әлегә безнең ил тормыш дәрәҗәсе буенча 7 нче дистәдә генә, ике ел эчендә 56 нчы урыннан 67гә төште. Бу күрсәткечкә керемнәр генә түгел, белем бирү сыйфаты һәм медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсе дә керә. Ыргылыш кирәк, әмма моңа икътисад курсын либеральлектән илкүләм-дәүләтигә алыштырганда гына ирешергә мөмкин. Дөрес, кайбер омтылышлар бүген дә күренә, тик бик көчсез, җитәрлек түгел. Монда сүз төзәтмәләр кертү турында гына түгел, шактый ук дәрәҗәдә кыйбланы үзгәртү, алыштыру турында бара.

Тарихтан күренгәнчә, безнең халык искиткеч талантлы, авыр вакытларда берләшүгә сәләтле. Без фашизмны җиңдек, беренче булып галәмгә очтык. Коронавируска каршы беренче вакцина да безнең илдә уйлап табылды. Боларның барысы да билгеле бер оптимизм тудыра.

Илназ хәзрәт Гакыймов, Казандагы  «Гадел» мәчетенең икенче имам-хатыйбы:

– Бисмиллаһи-р-рахмани рахим! Яңа елга без мәхәллә әһелләре белән дә, намаз укыганда да Аллаһы Тәгаләдән сорап, догалар кылып керәбез. И, Раббыбыз, үткән елларда да хәер-фатихаңнан ташламадың, киләсе елларны тагын да хәерлерәк кылсаң иде, дибез. Дога кылып сорагач, күңел тынычланып кала. Мөселман кешесенең иң зур коралы – ул дога. Без – сораучы, Аллаһы Тәгалә – бирүче. Аңа мөрәҗәгать иткәннән соң, тормышыбыз тагын да күркәмрәк булыр дип өметләнеп торабыз. Бүген бөтен Җир шары вирус афәте безне ташлап китәр дип көтә. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән гадәти эш рәвеше әйләнеп кайтыр, мәчетләребез гел ачык булыр дип, бердәм булып, бергә-бергә хезмәт итәрбез дип ышанабыз.

Аллаһы боерса, 3 апрель көнне Рамазан аен каршы алабыз. Үткән Рамазан аенда мәчетләрдә җыелып булмады. Быел мәхәллә белән мәчетләрдә гает намазларын укырга, ифтар мәҗлесләре үткәрергә язсын иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Сорарга гына кирәк, сорасагыз, җавап бирермен, дигән. Һәрбарчабызга исән-имин яшәргә язсын.

 Харис Мусин, Казан аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты профессоры, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы:

– Әйтергә кирәк, 2020 ел табигатьне дә аямады. Җәй көне корылык интектерде. Урманнар янды. Дөрес, бу хәлләр республикабызны урап узды. Әмма Җир-анабыз һәммәбез өчен дә бер. Киләсе елга фаразлар, шөкер, яхшы күренә. Кыш быел җылы киләчәк. Яшәү шартлары әйбәт булачак. Ак кар һаваны чистартыр, күңелләребезне тынычландырыр дип уйларга кирәк. Җәй көне, нәкъ Тукай әйткәнчә, яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында исәр дип фаразлана. Шул рәвешле урман байлыклары да куандырыр. Бер генә теләгемне җиткерәсем килә: Җир-ананы рәнҗетмисе иде. Югыйсә чүп тә түгәбез, яндырабыз да…  Табигатькә яхшы мөнәсәбәттә булсак, тәрбия кылсак, яшәү шартларыбыз да яхшырыр.

Мәсгут Имашев,  Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, композитор:

– Чир мине дә урап узмады. Аллага шөкер, табиблар, хәләл җефетем, туганнарым ярдәмендә җиңеп чыктык. Яңа елга бик оптимистик рухта кереп барам, шөкер. Пандемия дә бетеп китәр дип уйлыйм. Табиблар, галимнәр бик тырыша бит. Мәңгелеккә килмәгәндер. Элеккеге тормыш кайтыр, аннан матуррак та булыр әле. Гомумән, мәдәният өлкәсендә теләсә нинди шартларда эшләү өчен мөмкинлекләр күп. Менә әле үземне дә «Болгар» радиосына чакырдылар. Рәхмәт яусын. Мондый чыгышлар безнең өчен бик кирәк. Телевидениедә дә яңа җырлар бәйгеләре оештырып кына торалар. «Шаян-ТВ»ны күр син тагын! Бу – балалар да читтә калмый дигән сүз бит. Мондый шартлар булганда  тырыш кеше хыялларын тормышка ашыра ала дип уйлыйм.  Безнең бит Президентыбыз да мәдәният өлкәсенә бик уңай карый. Әле генә «Безнең заман» бәйгесендә катнашучыларга канат куеп йөрде. Дөрес, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган кешеләр арасында авыр хәлдә калганнары да бар дип беләм. Тискәре күренешләргә вакытлыча дип карарга кирәк. Нидер көтеп тормыйк, көн саен ни дә булса эшлик, талантка йокларга ирек бирмик. Халкыбыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип бик дөрес әйткән.

Сәлим Назин, Пермь краенда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле:

– Без яшәешебезне, эшләребезне теләсә нинди шартларга яраклаштыра алабыз бит. Сүз дә юк, читтә яшәүче милләттәшләр белән аралашу  бик күпкә кимеде. Әмма урын бушап калмады: социаль челтәрләр, гаджетлар ярдәмгә килде. Хәзер бит туганнар, балалар белән дә очрашырга мөмкинлек булмаска мөмкин. Аның каравы аудио, видео форматта аралашу барысын да алыштыра ала. Бу юнәлеш Татар конгрессында да нык кулланыла. Шуңа күрә һич кенә дә эшкә зыян килде дип әйтә алмыйм. Заманча коммуникацияләрне могҗизага саныйм. Әллә ни фаразларга алынмыйм. Теләгемне генә җиткерәм. Өлкән яшьтәге кешеләр арасында, миңа кирәкмәс инде, дип компьютерны «санга сукмаучылар» күп. Менә кирәге чыкты бит әле. Димәк, тиз арада җиң сызганып эшкә тотынырга да, очрашу мөмкин булмаса, бала-оныкларны экраннан карап утырырга. Техниканы үзегез иярләргә өйрәнсәгез, Яңа ел могҗизасыннан бер дә ким булмас.

Резеда Хөснетдинова, Балык Бистәсе районы, Олы Әшнәк җирлеге башлыгы:

– Без башкача яшәргә өйрәндек бугай. Ярар, элеккеге кебек җыелышып, гөр килеп бәйрәмнәр уздыра алмадык, ди. Шуннан бит бернинди начарлык та булмады. Җиңү бәйрәмен, Өлкәннәр көнен рәхәтләнеп саф һавада үткәрдек. Сабантуй быелга калып торды инде. Аның каравы киләсе елларга сагыныбрак көтеп алырбыз, тагын да тырышыбрак әзерләнербез. Яңа елга да ике авылның клубы янында чыршы бизәп куйдык. Бәйрәме дә шунда булыр, Алла боерса. Ак карны шыгырдатып әйлән-бәйлән ясау – үзе бер күңеллелек бит. Ә эшкә килгәндә, безнең җирлек халкы бик оптимистик рухта. «Закирова» крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси хуҗалыклар гөрли. Киресенчә, авырлыкларга бирешмибез дип, үҗәтрәк эшли башладылар кебек тоела. Хәзер, кая карама, каз өмәләре бара, сугым суялар, аны урнаштыру белән мәшгульләр… Халыкның күңеле күтәренке, Аллага шөкер.

Әлфия Хәсәнова, КФУ санчасте шәфкать туташы:

– Коронавирус безнең тормышны, дөньяга карашыбызны азрак тәртипкә китерде, уйланырга мәҗбүр итте сыман. Көне буе авырулар белән аралашканга, бу халәт бик сизелә. Кешеләр бер-берсенә  игътибарлырак, ярдәмчелрәк була башлады. Мин бу хакта гел уйланып йөрим. Коронавирусны Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынау кебек кабул итәм. Шулай булгач, эш вакцинада, яңа уйлап табылган даруларда гына да түгел. Бер-беребезгә, әти-әниләребезгә, балаларыбызга, туганнарыбызга  булган мөнәсәбәттә. Кешеләрнең яхшы якка үзгәрүен мин могҗиза кебек кабул итәм. Барыбызга да күңел күтәренкелеге белән шатланып яшәргә язсын. Дөньяны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәник.

 Гөлсинә Мөбарәкова, Сургут шәһәрендә башлангыч сыйныф укытучысы:

– Теләсә нинди проблеманы хәл итү юлы барлыгына инандык.  Дистанцион укытуга күчәрбез дип башыбызга да килмәгән иде бит. Анысын да булдырдык, шөкер. Димәк,  зарланып утырырга түгел, сынауларны ерып чыгу өчен тырышырга кирәк.   Элек якшәмбе мәктәбендә милләттәшләр белән гел очраша идек. Авырлыклар килде дип, югалып калмадык. Сентябрь башында бер төркем активистлар җыелдык та план төзедек. Балалар өчен онлайн дәресләр үткәрәбез. Татарстан үткәргән бәйгеләрдә дә, үзебезнекендә дә катнашабыз. Сургут шәһәрендә татар теленә игътибар бик зур. Мин моңа сокланам да, шатланам да. Телебезне саклау да, яклау да үзебездән генә тора дип уйлыйм.

Хәлил Гайнетдинов, «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе:

– Быел – Күсе елы, циклның башы, бик зур сынау елы. 21 декабрь көнне Сатурн белән Юпитер планеталары тоташа. Бу күренеш олы циклны тәмамлый, яңасын башлап җибәрә дип фаразлана. Астрономнарның күбесе планеталарның Җирдәге тормышка бернинди тәэсире дә юк дигән фикердә. Планеталар – күктәге сәгать кебек алар. Быел шулай ук планеталар парады булды, ягъни Кояш системасындагы 8 планета бер сызыкка урнашты. Мондый ел авыр була. Моңа фән эшлеклеләре каршы килсә дә, статистик мәгълүматлар шуны күрсәтә. Гадәттә бу елны товарларга бәя күтәрелә, кеше гомеренә зыян китерерлек күренешләр пәйда була. Планеталар төрле якка тарала башлагач, тынычлык урнаша. Ягъни Күсе барлыкка китергән дулкын тына башлый дигән сүз бу. Үгез бит үзе дә агрессив хайван түгел. Башлаган эшен җиңеп чыга. Үҗәтлек хас. Чын хуҗа. Димәк, киләсе ел уңышлы булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү