Республикада коронавирус йоктыруның 98 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 98 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр — 0
18 дән 30 кадәр — 7
30 дан 50 кадәр — 38
50 дән 60 кадәр — 22
60 тан 70 кадәр — 19
70 тән 80 кадәр — 5
80 нән 90 кадәр — 7

География:
1. Казан — 54
2. Яр Чаллы — 15
3. Әгерҗе — 1
4. Аксубай — 2
5. Актаныш — 1
6. Бөгелмә — 1
7. Буа — 1
8. Югары Ослан — 1
9. Алабуга — 5
10. Зәй — 1
11. Зеленодольск — 1
12. Кукмара — 2
13. Лаеш — 2
14. Менделеевск — 2
15. Минзәлә — 1
16. Түбән Кама — 4
17. Нурлат — 3
18. Тукай — 1

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 12 073 очрагы теркәлгән, 10 466 кеше  терелгән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү