«Ашыгыч ярдәм» кайда?

«Ашыгыч медицина яр­дәме» хезмәте эш­чән­легенә үзгәреш кертелә. Аларның маршрутын онлайн режимда кү­зә­тергә мөмкин булачак.

Быелгы пандемиянең авырлыгы күбрәк сәламәтлек саклау оешмаларына төште. Хастаханәләр, сырхауханәләр, даруханәләр эшчәнлегендә проб­лемалар әле дә җитәрлек. Шуларны бер-бер артлы чишү юлларын эзлиләр. Чиратта – «ашыгыч ярдәм» хезмәте. Пандемия чорында аларның эше тагын да артты. Кеше аз гына температурасы күтәрелсә дә, куркып, шул хезмәткә шалтырата.
– Ковидтан тыш, башка чирләр дә бар бит әле, алар да берсе дә юкка чыкмады. Инфаркт, инсульт куркынычы булган кешеләр дә, имгәнүчеләр дә, урамда хәле китеп егылучылар да безнең номерны җыя, – ди Казандагы бер станциядә эшләүче исемен әйтергә теләмәгән фельдшер. – Бу хезмәттә 23 ел эшлим, быелгы кебек мәхшәрне күргән юк иде. Халык бездән зарлана, ә мондагы хезмәткәрләрнең утырып тын алырга да вакыты юк. Ковидка шикләнелгән сыр­хау­ларны вакытлыча госпитальләргә ташыйбыз. Сырхауны алып киттең дә хас­таханә янында төшереп калдырдың түгел. Кабул итү бүлегенә тапшырырга кирәк. Госпитальләрнең ишек төбенә килеп җиткәнче, яртышар көн чират торыр­га туры килгән чаклар булды. Соңгы атналарда гына «ташкын» бераз кимеде.
Татарстан Сәламәтлек саклау минис­трлыгыннан бу хәлне болай аңлаттылар: көзге чорда «ашыгыч ярдәм» чакыручылар күбәйгәнгә автомобильләр хастаханәләр янында җыелып, «бөке» хасил итте. Әйтик, Казанда элек тәүлегенә 1200–1300 кеше шалтыратса, октябрь аенда ярдәм сораучыларның саны 2000гә җиткән. Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә дә бу хезмәт бик киеренке эшли. Түбән Камада «ашыгыч ярдәм» белгечләренең хезмәтен җиңеләйтү, сырхауны тизрәк табиблар кулына тапшыру өчен, вакытлыча госпиталь янына палатка корып куйдылар. Чаллыда да бар андый палаткалар, ләкин алар да «ашыгыч ярдәм»не көтү вакытын әллә ни киметә алмады кебек. Чаллыда яшәүче бер туганыбыз сөйләгән иде. «Әнинең температурасы берничә көн 39 градустан төшмәде. Хәле китеп урынга егылгач, «ашыгыч ярдәм» чакырдым һәм автомобиль килгәнен тәрәзәдән күзне алмыйча көтә башладым, – ди Альмира. – Ул юк та юк… Аптырап, йөдәп беткәч, 112 номерын җыйдым. Бер генә түгел, унбиш тапкыр шалтыратканмындыр. Диспетчер һаман бер сүзне кабатлады: «Барлык машиналар да – юлда. Бушагач, сезгә җибәрәбез…» Алты сәгатьтән соң, килеп алып киттеләр. Госпитальдә әнине тикшергәч, ковид, вируслы пневмония диаг­нозы куйдылар…»
Бу хезмәтне 18 сәгатъ, ике тәүлек көттем, күренмәделәр, ичмасам, килмәячәкләрен алдан әйтсеннәр иде, дип зарланучыларны да ишеткән бар. Андый зарлар, теләкләр-тәкъдимнәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да барып ирешкән. Ул бу мәсьәләне җайга салу эшен Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгына, шулай ук Сәламәтлек саклау минис­трлыгына йөкләде. Киләсе ел башында «ашыгыч ярдәм» бригадасының кайдалыгын һәм кайчан киләсен махсус сайттан күзәтеп тора алачакбыз. Дәүләт ида­рәсен цифрлы нигездә үстерү минис­тры урынбасары Радик Гыйсмәтов әйтүенчә, бу эш башланган инде. Ул sp.tatarstan.ru адресы буенча башкарыла. Моның өчен кешегә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк була. Шунда мобиль режимда барлык мәгълүматлар языла. Республика кешесе шундагы карта аша бу эшчәнлекне күзәтәчәк. Ул проект зур шәһәрләрдән тыш, районнарны да колачлаячак. Хәзергә техник эшләр алып барыла. Радик Гыйсмәтов сөйләвенчә, 364 бригада шуңа кушылган, тәүлегенә кизү торучы 250гә якын бригаданың эшчәнлеге ачык күренә. Ике министрлык, Президент кушуы буенча, әлеге проектны бер атна эчендә булдырган. Аның өчен такси хезмәте системасын нигез итеп алганнар. Хәзергә карта мәгъ­лүмати яктан гына ачык, ел башыннан халык файдалануына тапшырылачак. Ул менә нәрсәдән гыйбарәт: кеше 122, 103, 112 номерларын җыеп, «ашыгыч ярдәм» бригадасын чакырткач, телефонга нинди машина беркетелүе һәм кайчан килеп җитүе хакында смс хәбәр җибәрелә. Ул хезмәт Лилия исемле роботка йөкләнәчәк.
– Автомобильнең кайдалыгын картадан карау өчен, махсус сайтта смс белән килгән кодны кертергә кирәк булачак. Шуннан барысы да ачык күренәчәк, – ди Радик Гыйсмәтов. – Сезгә билгеләнгән автомобиль үзгәргән очракта да, бу турыда робот кисәтәчәк. Хәзер 122 номеры буенча эшләүче «кайнар линия» телефонына шалтыратып, безгә җибәрелгән «ашыгыч ярдәм» машинасы кайда, кайчан килә, дип сораучылар байтак. Яңа сервис эшләнгәч, кеше үзе барысын да күзәтеп торачак. Безнең ният – системаны көйләп җибәргәч, бу җәһәттән килеп чык­кан проб­лемаларны өйрәнү һәм аларны юкка чыгару буенча эш алып бару.

Фәния АРСЛАНОВА


Фикер өстәү