Идеаль пенсия күләмен атаганнар

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге 35-40 мең сум күләмендә пенсия алырга тели. Сораштыруда катнашучыларың нибары бер проценты гына, 25 мең сум да җитә, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости Webbankir онлайн-халык фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүе нәтиҗәләренә таянып яза.

Респондентларның 46,6%ы 45 меңнән ким булмаган күләмдә пенсия алырга теләк белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 29,1%ы 30 меңгә канәгать, ә инде 22,1%ы, аена 45 меңнән күбрәк кирәк, дип җавап биргән. Шул ук вакытта бер проценты гына 25 мең сум чигендәге пенсиянең дә үзенә җитүен искәрткән.
Мәскәүдә яшәүчеләр иң күп пенсия дәгъвалый: респондентларның 44%ы пенсиясенең 45 мең сум күләмендә булырга тиешлеген белдерсә, 38,5%ы, аннан да күбрәк булсын иде, дигән.
Чынбарлыкка әйләнеп кайтсак, сораштыруда катнашучыларның 52,3%ы 15 мең сум чамасы пенсиягә яшәвен әйткән.


Фикер өстәү