Илсур Һадиуллин: «Укытучы кычкырып көлсә дә, ул минем баладан көлгән, башыннан катырак итеп сыйпаса, суккан яки балага кырын караган дип зарланалар»

Мәгарифтә ел нинди вакыйгалар белән истә калачак? Мәктәптә «иң авырткан урын» кайда? Әти-әниләр белән ничек уртак тел табарга? Республиканың баш педагогы Илсур Һадиуллин узып баручы елга йомгак ясады. Киләсе елда безне ни көтә?

2020 ел мәгариф тармагында өйдә укытуга күчүләр, башлангыч сыйныфларны бушлай тукландыру, сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә түләү, «Адымнар» күптелле мәктәпләрен ачу һәм башка яңалыклар белән хәтердә калачак. Сыйфатны яхшырту буенча ел саен ниндидер уңай үзгәрешләр кертелә. Әмма укытучылардан гел гаеп эзләп торучы әти-әниләрне, кулыннан телефонын төшермәгән балаларны ничек җайларга? Әти-әниләр элек мәктәпне изге урын дип санаса, бүген аларга хокуклар артыгы белән бирелде, «кулланучы мөнәсәбәте» сизелә башлады. Әти-әниләр мәктәп ашханәсен контрольгә алдылар, балалар өчен туган телләрне сайлыйлар. Артыкка китте түгелме? Мәктәп тормышында катнашуның чикләре бармы?
– Элек укытучы яклаучы да, ярдәм итүче дә иде. Җәмгыять үзгәрде, шуның белән әти-әни дә, укытучы да үзгәрде. Бүгенге әти-әниләр – СССР таркалгач туган балалар. Кайберләре бурычларын аңлап бетерми, ә хокукларын беләләр. 11 ел укыгач, бала мәктәптән китә. Картлык көнендә бала бәла булмасын өчен, бергәләп эшләргә кирәк. Матур, яхшы тәрбия биргән гаиләләрне күбрәк күрсәтсәк, язсак иде, – диде Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда. – Хәзер укытучыларга авыр. Бераз кычкырып көлсә дә, ул минем баладан көлгән, башыннан катырак итеп сыйпаса, суккан яки балага кырын караган дип зарланалар. Дәрес вакытында укытучыны телефонга төшерәләр. Кем мондый хокук биргән? Моңа бит мәктәп өйрәтми. Әти-әниләр үзләре, син төшер, аннан бергәләп карарбыз, тыңларбыз, дип өйрәтә. Әмма алар бик нык ялгыша. Бу хаталарны төзәтергә кирәк. Прокуратурага, Мәгариф министрлыгы, мәгариф бүлегенә язганчы, сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга тырышсыннар иде.
Министр мәгариф тармагында иң «авырткан урын» дип тырышлыкны күрә белмәү, аны гадел бәяләмәүне атады. Аның әйтүенчә, әгәр дә укытучыларның, сыйныф җитәкчеләренең хезмәтен күрмәсәләр, ярдәм кирәклеген аңламасалар, бу эшне дөрес итеп сөйләмәсәләр – иң авыры шул.
– Тәнкыйть урынлы булганда, без аны кабул итәбез. Эшнең кимчелеген генә түгел, яхшы якларын да күрә белергә кирәк. Мәгариф системасы яклауга мохтаҗ. Без аны якларга, мәгарифне яратырга тиеш. Укытучысын да, бакчасын, әти-әнисен дә яратырга. Яхшы фикер ишетү өчен, яхшы итеп эшләргә кирәк. Менә шундый максатлар куябыз, – диде министр.
Читтән торып укыту белем сыйфатына ничек йогынты ясаган? Яз көне өйдә утырып, нинди белем тупланган?
– Тикшерүләр үткәрмәсәк, без онлайн укуга күчкән булыр идек. Бөтенроссия тишерүләре үткәрелде, өлгермәгәннәр көз көне үтте. Мәскәүдән нәтиҗәләр көтәбез. Аны гадел уздырмаучы мәктәпләр башка елларга караганда аз, берничә генә булды. Кайбер мәктәпләрдә медалистлар белемнәрен аклый, ягъни 70 балл җыя алмады. Һәр мәктәп, һәр укытучы буенча белемнәр тикшерелә, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин, онлайн укыту турында.
Укытучыларга да, укучыларга да вакцина мәҗбүри булмаячак. БДИ, ТДИларны кичектерергә җыенмыйлар, бездә моның өчен сәбәп тә юк. Үз вакытында башлап, төгәлләргә исәплиләр. Журналистлар туклану турында да сорамыйча калмады. Ни өчен бушлай ашатуны быел гына оештыра алганнар? Министр аңлатуынча, бу мәсьәлә һәрвакыт күтәрелгән.
– 1–4 нче сыйныф укучылары бушлай ашый. Шулай да балаларга, әти-әниләргә ярап булмый. Кемгәдер ботка, кемгәдер кәтлит ошамый, берәүләр ризыкны иртә бирүдән, икенчеләр соң бирүдән зарлана. Иң мөһиме – балалар сәламәтлеге, кайнар ризык белән тәэмин итү, – диде министр.
Татар телен укытуга бөтен әти-әниләрнең фикере бер төрле түгел. Без нинди юнәлештә барабыз? Татар журналистларын әнә шул сорау да кызыксындырды.
– Татар теленә караш тискәре була алмый. Бу – безнең туган тел, ул тел безне үстерде, кеше итте. Татар теле дәреслекләребез бар. Татар телен авыррак үзләштергәннәр «Сәлам» дәреслеге буенча укый. Төп проблема – фәнне укытканда, баланың телгә мөнәсәбәтенә игътибар җитеп бетмәү. Дәреслек ул – бер ысул гына, иң мөһиме – укытучы. Дәреслек белән чикләнгән мөгаллимнәр авыр ди, иҗади яктан килгән укытучылар уңышка ирешә. Телгә булган игътибарны үстерү өчен, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан мәсьәләне күңел аша үткәрү кирәк. Туган тел сайлаганда икеләнеп торган балага татар теле укытучысы, сыйныф җитәкчесе киңәш бирә ала, әмма аны мәҗбүриләп булмый, – диде министр.

Сан
Быел Татарстанда 7 мәктәп һәм тагын 2сенә янкормалар төзеп тапшырдылар. Казан, Алабуга, Чистай, Әлмәт һәм республиканың берничә районында яңа мәктәпләр ачылды. 2021 елда 2290 урынга 13 балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

Сәрия Мифтахова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү