Тотрыклы бәяләрме, талонга ашаумы?

Үткән атнада бәяләрне тотрыкландыру буенча масштаблы көрәш башлангач, Министрлар Кабинеты белән зур сәүдә челтәрләренең шикәр комы бәясен килосын 46 сум, үсемлек майның литрын 110 сумнан арттырмау турындагы килешүе барлыкка килде. Бәяләрне туңдыру өч ай срокка тәгаенләнә. Өч айдан соң бәяләрнең яңа үсеше беркемне дә шикләндерми.

“Катып калган” бәяләр дә күпләр өчен «тешли» торган, чөнки шикәр комын әле бер ел элек кенә килосын 22 сумнан сатып алырга ияләнгән идек. Росстат, халыкның реаль керемнәре быелның беренче яртыеллыгында 4,8 процентка кимеде, бу 2013 ел белән чагыштырганда 11 процентка түбәнрәк, дип әйтә әнә. Эшсезлек дәрәҗәсе дә 1,5 тапкыр сикергән, 4,8 проценттан 6,8 процентка җиткән. Мондый шартларда азкеремлеләр өчен очны-очка ялгау җитди мәсьәләгә әйләнә. Аннан соң туңдырылган бәяләр дефицит тудырмасмы дигән шик тә бар. Сәүдә челтәрләре товарларны бәяләр яңадан “иреккә җибәрелгәч” сату өчен яшереп торулары да ихтимал бит. Шуңа күрә бәяләр үскәндә дә азкеремлеләрнең хәлен җиңеләйтерлек башка чишелешләр кирәклеге шик тудырмый. Өч ай вакыт үтә дә китә бит ул, ә икътисади кризисның очы күренми әле.
Соңгы көннәрдә Россия Иҗтимагый палатасы азкеремлеләр өчен төп продуктларга азык-төлек карточкалары кертү инициативасы белән чыкты. Карточка кертү турындагы фикерләр 2014 елдан бирле әйтелеп килә инде. Әмма совет чорының атрибуты буларак талонга ашауга тискәре караш яши һәм хакимияттәгеләр бу идеяне күтәреп алырга ашыкмады. Иҗтимагый палатаның агросәнәгать комплексын үстерү буенча комиссиясе җитәкчесе Юлия Оглоблина тәкъдимне яңадан күтәреп чыгарга җөрьәт итте. Аның бу идеясендә рациональ орлык бар. Ел башыннан шикәргә бәяләр 70 проценттан артыкка, үсемлек маена – 23,9 процентка, онга – 12,9 процентка, макаронга – 10,5, ипигә 6,9 процентка үскән бит инде. Росстат инфляция 4,5 процент дип исәпләсә дә, халык көн дә сатып ала торган товарлар инфляциясе ноябрьдә үк инде 14 проценттан ашкан. Минималь хезмәт хакы яисә пенсия алучылар ничек яшәргә тиеш? Коммуналь түләүләрдән соң янчыкта акча калмый диярлек бит. Җитмәсә даруларга да бәяләр сикереп үсә. Шуңа күрә Оглоблинаның: «Хөкүмәтнең социаль азык-төлек һәм көндәлек куллану товарларына карточкалар кертү турында уйлануын мөһим дип саныйм», – дип әйтүен аңларга һәм уңай кабул итәргә кирәктер, мөгаен. Бездә социализм билгесе дип, карточкаларга тискәре караш яши. Талон тотып иткә-майга чират торган чаклар онытылмаган шул әле. Әмма глобаль капитализм үзәге булып саналган АКШта туклану карточкаларыннан беркайчан да оялмадылар. Азкеремлеләрне бушка ашату – аларда гамәлдәге факт. Кешеләр яшәү өчен минималь күләмдә кирәкле азык-төлектән дә мәхрүм кала башласа, бу бөтенләй рөхсәт ителмәслек хәл бит инде. Һәркемгә түгел, ә бары тик чынлап та, мохтаҗларга бирелгән мондый ярдәм үзен-үзе аклый һәм азык-төлек җитештерүне арттыруга да булыша ала. Бәяләрне көйләү өчен җитештерүчене кулланучыга якынайтырга да була, билгеле. Моның механизмнарын күптән эшләргә кирәк иде инде. Базарда монополистлар хакимлеге нәтиҗәсе бит бәяләр үсеше.

Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү