«Яңа йолдыз» проекты җиңүчесе Эльвира Мифтахова: «Гыйнварда эштән китәргә гариза язачакмын»

Барс медиа татар медиа группасы уздырган «Яңа йолдыз» проектында гран-прига ия булган Эльвира Мифтахова әле дә җиңүенә ышанып бетә алмый. Җыр яздыру, клип төшерү, татар эстрадасының алдынгы компанияләренең берсе белән килешү төзү – кул җитмәс кебек тоелган хыял бер мизгел эчендә чынга ашкан. Бәхет эшеме, әллә зур эш нәтиҗәсеме?

Туган көне: 18.08.1994 (26 яшь)
Туган урыны: Башкортостанның Илеш районы
Белеме: Башкортостан Дәүләт аграр университеты
Девизы: Туктама!
Гаилә хәле: кияүдә (Ире – Рамил, улы Әсхәт)
Эш урыны: Иннополис шәһәренең “ArtSpace” мәйданы

Эльвира Мифтахова кем ул?
— Яңа йолдыз (көлә). Гомумән, үз хыялларына тугры калып, үз көченә ышанып алга омтылучы кеше.

Балачактан җырлыйсыңмы?
— Әти-әниләр сөйләве буенча мин инде 1,7 айдан «И туган телне» көйләгәнмен. Әнием: “Сөйләшергә өйрәнгәнче ук җырлый идең инде» ди.

Әти-әниләргә килгәндә, гаиләдә сәнгатькә якыннар бармы?
— Әтием баянда уйный, әни студент чагында биегән дә, җырлаган да. Гаилә, туган-тумачалар белән җыелышсак җырламый калмыйбыз. Икетуган абыем Айдар Ракипов татар эстрадасының танылып килүче җырчысы.

Кечкенә вакытта башка һөнәр үзләштерү теләге юк идеме?
— Балачакта төзүче булырга хыяллана идем. Әле дә истә: күршедә йорт төзиләр иде, шундагы калдык-постык такталарны үзебезнең ишек алдына алып кереп, йорт төзеп, эчендә курчаклар белән өйле уйный идем. Шул курчакларны йокларга яткырганда җырлый да идем. Шундый төзүче-җырчы булганмын (көлә).

Башкорт дәүләт аграр университетында укыгансың дип беләбез…
— Минем әти-әнием дә шунда белем алган. Мин дә алар эзеннән киттем дип әйтергә була. Ләкин бер дә үкенмим. Анда укыганда төрле бәйге, фестивальләргә катнашып, җырлап йөрдем.

Синең музыкаль белемең бармы?
— Мин төрле укытучыларда вокал дәресләре алам. Мәскәүдә яшәгәндә Илдар Шигаповка йөри идем. Киләчәктә бу юнәлеш буенча да белем аласым килә. Камиллекнең чиге юк.

Зур сәхнәгә менү теләге, димәк, олыгайгач кына барлыкка килде?
— Миңа калса ул Сабантуйдагы чыгыштан башланды. 5 яшьләрдә булганмындыр. Әтинең авылына Сабантуй бәйрәм итәргә кайттык. Шунда яшьтәшләрнең җырлаганын күреп мин дә чыгыш ясарга булдым. Мин ул чакта шулкадәр курка идем — хәтта микрофонны да үзем тотмадым, булышырга апам Гүзәл чыкты (көлә).

Нигә Мәскәүгә күчендегез?
-Тормыш иптәшемнең эше буенча шулай кирәк булды. Без анда 4 ел тордык. Пандемия башлангач әниләр янына кайттым да кире Мәскәүгә китәсе килмәгәнебез ачыкланды. Бик шау-шу, үзенә генә хас “йөгерек” ритмлы шәһәр.

Ә Иннополиста яшәү ничегрәк?
— Иннополиста тормыш итү рәхәтрәк. Башта Әсхәтне балалар бакчасына кертәм, аннан үзем эшкә китәм – барысына 10 минут җитә.

Син бит әле каверлар да яздырасың. Бу хобби кайчан башланды?
— 2007 нче еллар иде бугай. Нефтекамскита яшәгәндә бер бәйгедә катнаштым: автобус билетларын җыеп тапшырганнарга бүләкләр өләшәләр иде. Шунда миңа фотоаппарат чыкты. Беренче каверым – Эльвира Тның “Все решено” җырына иде. Җырның минусы булмагач икенче бер көйгә җырлап Вконтактега урнаштырдым. Берникадәр вакыттан соң Эльвира үзе миңа язды: “Син нигә минем җырымны җырлыйсың. Бу авторлык хокукларын бозу – суд эше”, диде. Мин куркып шунда ук видеоны бетердем. Ләкин ул әле дә ВКда бар, кемдер саклап өлгергән булган күрәсең. Хәзер андый проблемалар юк – атнага бер-ике кавер яздыра алам. Тавышым да чыныга, үземә дә ошый.

Моңа өстәп көйләр дә иҗат итәсең…
— Әйе. Кайвакытта шигырьләр дә языла.

Илһам кайчан килә? Кайчан көй туа?
— “Улым” җырын Әсхәт тугач яздым. “Яратканнар” Иннополиска күченгәч язылды, чөнки монда яшь гаиләләр, парлар бик күп.

Ике эшне паралель алып бара алырсыңмы?..
— Гыйнварда эштән китәргә гариза язачакмын. Тулысынча иҗатка чумам. Хәзер генә тәгаен аңлыйм – бу минем чынга ашмас хыялым кебек иде. Ләкин ул чынга ашты – хәзер бер туктамый эшләргә кирәк.


Фикер өстәү