5 мең сум кемгә эләгә?

Татарстанда 7 яшькәчә бала үстерүче гаиләләргә 5 мең сум акчаны декабрь азагына кадәр күчереп бетерергә ниятлиләр. Билгеле булганча, сабыйларга Яңа елга бүләкне Россия Президенты Владимир Путин вәгъдә иткән иде. Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, бу акчаны республикада 380 мең гаилә алачак.

5 мең сумлык Яңа ел күчтәнәче 7 яшькә кадәрге бала үстерүчеләргә, сабыйны уллыкка алганнарга, опекуннарга, попечительләргә эләгәчәк. Пенсия бүлеге тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә чакыра: ул акча 2012 елның 18 декабреннән 2021 елның 31 мартына кадәр туган балаларга бирелә.
Күпчелек гаиләләргә аны алу өчен гариза язып торырга кирәк булмаячак. Балалы гаиләләр Пенсия фондына гаризаларны яз һәм җәй айларында бирелгән түләүләрне алу өчен тапшырган иде. Яңа түләү шулар буенча җибәреләчәк. Сабые быел 1 июльдән соң туган әти-әниләрдән генә гариза тапшыру сорала. Гариза язганда акча күчерелергә тиеш­ле банк счеты реквизитлары күрсәтелә. Быел гариза тапшырырга өлгермәгән кешеләр борчылмасын, чөнки аны апрель аена кадәр кабул итәләр. Моңа кадәр түләү күчерелгән банк счеты реквизитлары үзгәргән очракта да, гаризаны яңарту мәҗбүри. Башкаларга исә түләү автомат рәвештә күчерелә.
Быел бирелгән 5әр һәм 10 мең сумлык түләүне республикада барлык гаиләләр дә алган. Дөрес, ул акчадан баш тартучылар да булган. Кайберсе аның сәбәбен дингә бәйләп аңлаткан. Белгечләр ул гаиләләр белән элемтәгә кергән һәм үзара аңлашкач, акчаны барысы да алган. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә тапшырырга кирәк. Пенсия фонды сайтында ата-аналарга ярдәм йөзеннән әлеге түләү турында еш бирелгән сорауларга җаваплар һәм бу уңайдан аңлатмалар урнаштырылган.
2020 елда, әлеге федераль түләүләрдән тыш, бала үстерүче гаиләләр Татарстан Президенты карары белән дә өстәмә акча алды. Аерым алганда, күп бала үстерүче гаиләләр сабыйларын балалар бакчасына йөрткән өчен түләүләрдән азат ителде. Айлык кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә, баласы өч яшькә җиткәнче, дару алганда куллану өчен 10 мең сумлык электрон сертификат бирелә. Биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүче азкеремле гаиләләргә дә өстәмә түләү каралган.

Фәния АРСЛАНОВА


Фикер өстәү