Салават, Ришат, Элвин Грей Яңа ел корпоративында чыгыш ясау бәяләре буенча беренче өчлеккә кергән

Быел Яңа ел корпоративлары уздыручылары саны да кимегән. Ә йолдызларның бәйрәм «ямь өстәү» хакы артканмы, әллә кимегәнме?

Бу хакта «Реальное время» белешкән.

Салават быел 40 минутлык чыгышы өчен 250-350 меңгә дә риза икән, ә аның берәр миллионга җырлаган чаклары да булган. Ул корпоративта чыгыш ясау бәясе буенча өченче урында.

Икенче урынны җырчы Ришат Төхвәтуллин биләгән. Узга ел ул 150 мең сум сумга җырласа, быел 500 мең сумга җырлаячак. Димәк, бәяләре өч тапкыр арткан.

Элвин Грей әле һаман беренчелектә. Аның бер сәгатьлек чыгышы 600-700 мең сум тора. Бер ел элек мондый чыгышның бәясе 1-1,5 миллион сум сораган.

Чыганак: https://realnoevremya.ru

Фикер өстәү