Кыш бабайга хат яздык: балага сораган бүләген алып бирмәсәң дә ярыймы?

Яңа елда һәрбер бала бүләк көтә. Кемдер әти-әниләренә алдан ук үз теләген әйтеп куя. Кемдер идәндә шуышып йөри торган заманча курчак, кемдер лего, машина, кыйммәтле телефон сорый. Балаларның бар теләген дә үтәргә кирәкме? Яшь үзенчәлекләренә туры китереп, нинди бүләк сайларга? Яңа ел бәйрәме якынлашканда, Казандагы “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге җитәкчесе, психолог Наилә Бәширова белән бүләк мәсьәләсе турында сөйләштек.

– Минем 12 яшьлек Алисә кызым бүләккә курчак сораган иде. Елаганда авызына имезлек каптыра торганы булсын, диде. Без бәясе арзанрагын сатып алдык. Еллар үткәч, сез миңа теләгән курчакны алмагач, күңелем төшкән иде, диде. Ул аның турында бик хыялланган булган икән, – ди Наилә Бәширова. – Бала бит ул үзе күзаллаган, хыялында булган нәрсәне көтә. Әгәр ниндидер теләген җиткергән икән, аны бер мәртәбә булса да, сатып алырга кирәк. Бу бала психикасы өчен бик мөһим, аның күңелендә калачак. Бала өчен иң зур бүләк – аны ишетү. Эчке ихтыяҗ бу. Быел болай да күп кешеләр Чыршы бәйрәмнәренә бармаячак. Шуңа күрә бар нәрсәдән дә баш тартырга кирәкми. Мин кечкенә вакытта курчак түгел, идәнгә җәяр өчен келәм сораган идем. Үземчә өйне ямьләндерәсе килде. Бөтен балага да бер төрле бүләк алырга киңәш итеп булмый. Һәр кешенең – үз кызыксынулары, үз зәвыгы. Фәлән әйбер модада дип кенә бүләк эзләргә киңәш итмим. Аны балагызның кызыксынуларына карап сайлагыз, истә калырлык булсын.

Сәрия Мифтахова

Фото: tlum.ru

Кыш бабайга хат яздык: балага сораган бүләген алып бирмәсәң дә ярыймы?” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ