«ВТ» журналисты Гөлгенә Шиһапова: «Өч көн сораган идем, өч ай ял иттем»

2020 ел тормышның матурлыгын күрергә, сәламәтлекнең кадерен белергә өйрәтте. Илдә вирус таралса да, мин бу елны начар булды дип әйтә алмыйм. Бәлки кемнәрдер җирдән күктә төшкәндер. Әмма мин түгел. Тормыш моңарчы да авыруларның хәлен аңларга, ятимнәрнең күңелен ишетергә, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга өйрәткән иде. Быел шөкер итүем артты.
Күп кенә теләкләрем кабул булды.

Март ахырында кызларым каникулга чыгып өйдә үзләре генә утыра башлагач, баш мөхәррирдән өч көн ял бирүен сораган идем. Ә менә минем өч көнем өч айга сузылды. Эшкә без июньдә генә чыктык. Өйдән эшләү күңелемә хуш килде. Барысына да өлгердем – язмалар да чыгып торды, өйдә дә тәртип иде. Бик урамга чыгып йөрмәсәк тә, күңелдә «вирус эләкмәсә ярар иде» дигән теләк яшәде. Баштарак бигрәк куркып калган идек. Әкренләп ияләштек. Ияләшү генә түгел, авырып та алырга туры килде. Шөкер, җиңелчә генә уздырдым.Менә шул чакта кемнең кем икәнен белдем. Шуннан соң кайберәүләрне тормышымнан сызып ташладым. Аның каравы яңа дусларым артты. Бер белмәгән кешеләр белән туганнар кебек булдык. Кыскасы, тормыш дәвам итә… Үзебезчә сүксәк тә, 2020 ел гаиләбез күңелендә матур булып кала. Без быел ипотекабызны түләп бетердек.


2 фикер

  1. Остегездэн бик зур тау тошкэндэй булган инде! КОТЛЫЙМ! Ипотека прощай!

Фикер өстәү