Нишләп Казаннан Моргенштерннар чыкмый?

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн программасында әлеге сорауга, без тәҗрибәләрдән куркабыз, дип җавап бирде:

– Эстраданы алсак, Урал һәм Урал арты зоналарында инновацион мәсьәләләрдә чыннан да актив эшлиләр. Элекке елларны алсак та, күп кенә рок төркемнәр нәкъ менә шул якларда оешкан. Бездә дә талантлар бар. Россия буенча танылганнарны алсак, МакSim – Казан кызы, сәнгатьнең һәр өлкәсендә талантлар җитәрлек. Ләкин безгә чыннан да таныту мәсьәләсендә күбрәк эшләргә кирәк. Әйтик, Эльмира Кәлимуллина Россия эстрада киңлекләрендә танылган җырчы. Ләкин тагын бер нәрсә бар. Без мәдәнияттә тәҗрибәләргә бик сак карыйбыз. Бу җәһәттән кайбер уйларыбыз да бар. Нишләп әле кинода, эстрадада һәм сәнгатьнең башка тармакларында тәрҗибәләр ясап карамаска? Консервация белән алга китеп булмый. Дөрес, асылны саклап калу өчен анысы да кирәк. Әмма алга барудан да куркырга ярамый. Соңгы елларда мәдәни оешмаларны төзекләндердек. Һәм һәрбер мәйданда тавыш яздыру студияләрен оештырдык. Бу – бик яхшы. Миңа калса, ул әле үзенең җимешләрен бирәчәк.

Тагын бер четрекле як бар: бездә дәүләт хәтта бу өлкәне дә ярдәм итәргә дә тырыша. Ә башка җирләрдә мәдәниятне коммерциягә бәйләп карыйлар. Уфада “Облака” дигән искиткеч галерея бар. Бу – арт-киңлекнең яңа форматы һәм ул шәхси бизнес үрнәге. Безгә менә шушы юнәлештә үсешне тизләтергә кирәк. Хәер, уңай үрнәкләребез дә бар. Мәсәлән, музыкант Ильяс Гафаров Зуля Камалованың дискын чыгаруда краудфандинг алымын кулландылар. Бу – уңышлы проект булды. Кыю һәм уңышлы алым. Чөнки кеше үзенә кирәкле юнәлешкә үз көчен, үз акчасын кертә. Андый продукт кадерле була.


Фикер өстәү