Тольяттида РАФ кубогы һәм Россия кубогы буенча бозда автомобиль ярышларының беренче этабы узды. Анда Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм җиңү яулады.
– Рөстәм – ярышларда иң яшь катнашучы, – ди Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов. – Һәм абсолют җиңү турында әлегә әйтергә иртәрәк. Көндәш каршы килмәсен, зыян китермәсен өчен, старттан беренче булып китәргә кирәк. Ул чакта җиңү дә якын булачак.
1600 класста Татарстан узышчысы Рөстәм Фәтхетдинов җиңүче булган. AG Team командасының яшь пилоты баштан ук җиңүгә омтылган. Әмма бу җиңү җиңелләрдән бирелмәгән, көрәш киеренке барган.
Спорт менеджеры һәм Рөстәмнең әтисе сүзләренчә, беренче этаптан соң, 1600 класста автомобиль узышлары буенча Россия чемпионаты лидеры ачыкланган булса кирәк. Һәм бу – Татарстан вәкиле.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat