Ирада Әюпова: «Мәдәнияттә «отличник» булырга ярамый»

Пандемия ничек тәэсир иткән? 2020 елның нәтиҗәләре канәгатьләнерлекме? Гомумән, мәдәниятне нинди билге белән бәяләп була? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова #ТатарстанОнлайн тапшыруында җавап бирде. Әлеге сораулардан иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Мәдәният тармагына ничәле куяр идегез?
– Мәдәният тармагына «2»ле куяр идем. Чөнки үзеңнән канәгатьлек хисе тармакны артка тәгәрәтәчәк. Бүген заманнан калышмас өчен атларга түгел, йөгерергә кирәк. Хәтта йөгерсәң дә, әле бер урында калырга мөмкинсең. Чөнки дөнья шулкадәр зур тизлектә үзгәрә. Шундый шартларда үзеңә биш баллы бәяләү системасында «5»ле куеп утырсаң, без оттырачакбыз. Әле эшлисе эшләр бик күп. Дөрес, яңа формалар таптык. Ләкин безнең үсәселәребез алда. Гомумән, «отличник» синдромы бик начар нәрсә ул. Мөгаен, перспективалар күреп, үсеш юлын билгеләү яхшырактыр.

Нишләп Казаннан Моргенштерннар чыкмый?
– Эстраданы алсак, Урал һәм Урал арты зоналарында инновацион мәсьәләләрдә чыннан да актив эшлиләр. Элекке елларны алсак та, күп кенә рок төркемнәр нәкъ менә шул якларда оешкан. Бездә дә талантлар бар. Россия буенча танылганнарны алсак, МакSim – Казан кызы, сәнгатьнең һәр өлкәсендә талантлар җитәрлек. Ләкин безгә чыннан да таныту мәсьәләсендә күбрәк эшләргә кирәк. Әйтик, Эльмира Кәлимуллина – Россия эстрада киңлекләрендә танылган җырчы. Ләкин тагын бер нәрсә бар. Без мәдәнияттә тәҗрибәләргә бик сак карыйбыз. Бу җәһәттән кайбер уйларыбыз да бар. Нишләп әле кинода, эстрадада һәм сәнгатьнең башка тармакларында тәҗрибәләр ясап карамаска? Консервация белән алга китеп булмый. Дөрес, асылны саклап калу өчен анысы да кирәк. Әмма алга барудан да куркырга ярамый. Соңгы елларда мәдәни оешмаларны төзекләндердек. Һәм һәрбер мәйданда тавыш яздыру студияләрен оештырдык. Бу бик яхшы. Миңа калса, ул әле үзенең җимешләрен бирәчәк. Тагын бер четерекле як бар: бездә дәүләт хәтта бу өлкәгә дә ярдәм итәргә тырыша. Ә башка җирләрдә мәдәниятне коммерциягә бәйләп карыйлар. Уфада «Облака» дигән искиткеч галерея бар. Бу – арт-киңлекнең яңа форматы һәм ул шәхси бизнес үрнәге. Безгә менә шушы юнәлештә үсешне тизләтергә кирәк. Хәер, уңай үрнәкләребез дә бар. Мәсәлән, музыкант Ильяс Гафаров Зуля Камалованың дискын чыгаруда краудфандинг алымын кулландылар. Бу уңышлы проект булды. Кыю һәм уңышлы алым. Чөнки кеше үзенә кирәкле юнәлешкә үз көчен, үз акчасын кертә. Андый продукт кадерле була.

«Дом-2» тапшыруы ябылуына шатланасызмы?
– Әйе, мин шатланам. Чөнки бу тапшыру үзенең кыйммәтләр моделен тудыра. Утыз ел элек иң куркыныч нәрсә нәкъ менә кыйммәтләрнең алмашуы булды. Күз алдына китерегез: кеше бер төрле кыйммәтләр системасында яши, көннәрдән бер көнне ул җимерелә, яңа идеология килә. Шундый буыннар бар, алар берничә кыйммәтләр алмашынуын кичерде. Бу – чыннан да куркыныч. Син бер төрле тәрбияләнгәнсең, ә сиңа башка тәрбия һәм тәртипне тагалар. Хәзер дә тормыш бер төрле түгел, бик катлаулы һәм аңлаешсыз. Менә шушындый заманда яшьләр арасында кыйммәтләр ориентиры булуына мин бик шатланам. Ләкин без еш кына мәдәни продуктта эчтәлекне түгел, форманы күрәбез. Мәсәлән, Нурбәк Батулланы сәхнәдә кан чыгарганы өчен гаепләделәр. Карап торганда, чыннан да, шок, башка сыймый торган гамәл. Әйе, тәнне җәрәхәтләү бик начар. Ләкин бит шул ук вакытта җанны яралау, күңелләрне таптап үтү тагын да яманрак. Спектакль бит нәкъ менә кеше күңеленең бик нечкә булуы хакында иде. Тәндәге җәрәхәттән яра эзе кала, ләкин ул төзәлә. Ә күңел ярасы гомер буе төзәлмәскә мөмкин.

Алабугада театр булырмы?
– Бөтен җирдә театр төзү бик үк дөрес гамәл булмас иде. Әмма театральлекне мәдәниятнең һәр өлкәсенә кертергә мөмкин. Мәсәлән, Тинчурин театры «Сәйдәш» спектаклен музейдан башлады. Кичә «Идел-йорт» халык театрлары бәйгесе тәмамланды. Алар җирлекләрдә театрга йөрү культурасын формалаштыра. Чаллыда драма театры ачылды, анда Мастеровые өчен бина төзеләчәк. Ә инде Алабуга белән Чаллы арасы ерак түгел. Миңа калса, Алабуганың эчтәлеге башка, анда урам спектакльләрен куеп була.

Пандемия мәдәнияттә югалтуларга һәм кыскартуларга китердеме?
– Без иң беренчеләрдән булып ачылдык. 19 майда бөтен музейлар эшли башлады. Беренчеләрдән булып без тамашалар куя башладык. Август аенда бөтен театрлар ишекләрен ачтылар, концертлар куела башлады. Кызганыч, тамашачы санитар таләпләргә җитди карамый. Спектакльне туктатып, маскагызны киегез, дип әйтеп булмый бит инде. Әмма кеше үзе турында да, күршесе турында да уйларга теләми. Ә киләчәктә эшләр өчен, әлбәттә, шартлар һәм таләпләрне бозмаска кирәк. Бюджет өлкәсенә килсәк, финанслау тулы күләмендә калды, хәтта хезмәт хакы арттырылды да. Бу – факт. Коммерция өлкәсен алсак, үзмәшгульләр дәүләттән ярдәм алдылар. Әмма күп кенә иҗат кешеләренең керемнәре бик түбән булды. Гәрчә иҗат әсәрләрен башка елларга караганда күбрәк сатып алсак, грантлар күбрәк бирелсә дә. Кызганыч, могҗизалар булмый. Кайбер оешмалар авыррак хәлдә калды. Болар – шәхси театрлар, концертлар оештыручы агентлыклар.

Авылга яшьләр эшләргә кайтамы?
– Без Россиядә беренчеләрдән булып, 2011 елда ук, Президент программасы нигезендә клублар төзи башладык. Нәтиҗәдә 300дән артык клуб төзелде, соңгы елларда исә без капиталь ремонтка басым ясадык һәм 150дән артыгын ремонтладык та инде. Әмма хикмәт – кеше факторында. Кеше очкын булса, авыл җанлана. Шундый авыллар бар, анда театр да оеша, күрше авыл кешеләрен дә үзләренә җәлеп итә беләләр. Шундый кечкенә авыллар бар, мин, икътисадчы буларак, монда клуб кирәкме икән, дип икеләнәм дә. Әмма нәкъ менә кечкенә авыллардан хикмәт чыгарга мөмкин. Ләкин бер проблема бар. Кечкенә авылларга мәдәният хезмәткәрен тулы ставкага эшкә алмаска мөмкиннәр. Ә иҗади кешеләргә, яшьләргә ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә яшь белгечләргә ярдәм проекты узган елда старт алды. Дөрес, суммасы зур түгел, әмма ул да – ярдәм. Аннан килеп, әгәр авыл мәдәният хезмәткәре программасы эшли башласа, без авылларга 80 яшь белгеч кайтара алабыз. Аларга миллион сум тирәсе акча биреләчәк. Быел ул эшләп китә алмады, әмма киләсе елда старт алыр дип ышанам.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү