2 миллион кешегә вакцина ясалачак

Россиядә 52 меңнән артыграк кеше коронавирустан прививка ясау кампаниясендә катнаша. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Мурашко чиргә каршы көрәш буенча совет утырышында белдергән.

Вакцинация барлык төбәкләрдә дәвам итә, дип белдергән ул.

Узган атнада 1232 медицина оешмасы һәм 89 үзәк вакцинаны кабул итүгә әзерләнгән. Коронавирустан «әҗәл даруы» шушы оешмалардан прививка ясау пунктларына таратыла. Сәламәтлек саклау министры белдергәнчә, ел азагына кадәр, планда каралганча, 2 миллион кешегә җитәрлек вакцина эшләп чыгарылачак.
Сүз уңаеннан, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 104 яңа очрагы ачыкланган.

 


Фикер өстәү