Елына күрә бәйрәме: сабыйлар – әйлән-бәйләнсез, олылар корпоративсыз калырмы?

Ата-аналар балалары янына керми, фотога төшерми, эш урыннарында корпоративлар үткәрелми. Яңа ел бәйрәме быел барыбыз да күнеккән көйгә узмаячак. Бәйрәм итүнең үз кагыйдәсе дә бар хәзер. Хөкүмәт йортында Яңа ел чаралары һәм бәйрәмгә бәйле таләпләр турында сөйләделәр.

«Президент чыршысы» – өч тапкыр
Республика балалары өчен иң көтелгән чараларның берсе – Татарстан Президенты катнашындагы Чыршы бәйрәме быел бер генә түгел, өч мәртәбә узачак. Ул 25 декабрьгә билгеләнгән. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләвенчә, 8400 балага барлык санитар таләпләрне үтәп, бәйрәм күрсәтү өчен шундый карарга килгәннәр. Шулай итеп, бәйрәм чарасын көндезге сәгать 12, 3 һәм кичке 6да күрсәтәчәкләр.
Сюжеты да елына күрә үзенчәлекле булачак дип ышандыралар. Анда да коронавирус темасын читләп узмаячаклар, димәк. «Бәйрәмнең эчтәлеге чынбарлыкка бик туры килә. Әкияти бәйрәм Кыш бабайның, «65+» категориясенә керү сәбәпле, эпидемиологик чикләүләр аркасында иркен хәрәкәтләнә алмавыннан башланып китәчәк», – дип, чараның барлык серләрен дә ачып бетермәскә булды министр.
Елдагыча, «Президент чыршысы»на иҗатта, спортта һәм башка өлкәләрдә активлык күрсәткән, авыр тормыш хәлендә калган, ятим, сәламәтлекләре чикле балалар киләчәк. Район-авыллардан килүче балаларны укытучылары озата киләчәк, аларга шәһәр мәктәпләрендә кайнар аш каралган. Бәйрәмнән соң һәр балага тәмле күчтәнәч таратылачак. Әлбәттә, балалар Президент котлавын да ишетәчәк. Яшьләр арасында аеруча танылу алган «Dabro» төркеменнән музыкаль күчтәнәч көтелә.
– Республиканың төп чыршысына билетлар бирүнең электрон системасы эшли. Әлеге формат чараның һәр катнашучысын, аның уку урынын һәм төп казанышларын белергә мөмкинлек бирә. Гаризалар бирүнең электрон системасыннан файдалануның мөһим өстенлеге – эпидемиологик хәлне исәпкә алып, очрашуларны сирәгәйтү. Билет һәр катнашучының электрон почтасына киләчәк, – дип аңлатты Дамир Фәттахов.

Күңел ачулар – ачык һавада
Яңа елда күңелсез булмаячак. Татарстан һәм башкаланың мәдәният оешмалары бәйрәмгә ныклап әзерләнә. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, чаралар ачык һавада да, бина эчендә дә булачак. Яңа ел каникулы вакытында Татарстан буенча 300дән артык чара оештырылачак. Казан музейларында, Алабуга, Болгар, Арча, Зөядә кызыклы экскурсияләр әзерләнә, спектакльләр куелачак. Казан циркы, китапханәдә чаралар оештырылачак.
Казан мэриясе Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әйтүенчә, башкалада ачык һавада уза торган чараларга өстенлек биреләчәк.
– Башкаланың төп чыршысы 24 декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында ачылачак. Каникулларда 130 бәйрәм чарасы үткәрү планлаштырыла: 71 – Яңа ел алды чорында һәм 57се гыйнвар ае бәйрәмнәрендә, – диде ул.

Әйлән-бәйләнсез, корпоративсыз?!
Бәйрәм дип онытылып китеп булмас. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина Яңа ел вакытында үз-үзеңне тоту, бәйрәм чараларына, корпоративларга бәйле кагыйдәләр турында искә төшерде.
Балалар бәйрәмнәре. Кулга-кул тотынмаска, ата-аналарга кермәскә, битлекне дә салмаска. Марина Патяшина балалар бәйрәмнәрен оештыруга бәйле Роспотребнадзор таләпләрен аңлатты.
– Бер кешегә, хезмәткәрләрне дә исәпкә алып, 4 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Бәйрәмдә кулга-кул тотынып, әйлән-бәйлән уйнаулар тыела. Бу бәйрәмдә бер коллективтан балалар булган очракта гына рөхсәт ителә. Бинада бактерицид нурландыру җиһазы булырга, бүлмә даими җилләтелергә тиеш. Баланы бәйрәмгә 65 яшьтән олырак булмаган 1 генә кеше озата килүе сорала. Дистанция сакланырга, битлекләр киелергә тиеш. Бәйрәмдә төрле төркем балаларын берләштерергә рөхсәт ителми, – диде белгеч.
Ата-аналарга, фотограф, аниматорларга бәйрәмгә керү тыела.
– Бу күпләрдә канәгатьсезлек уятырга мөмкин, әмма хәзерге шартларда без моны рөхсәт итә алмыйбыз, дөрес аңласыннар иде, – дип мөрәҗәгать итте Марина Патяшина.
Корпоратив үткәрү. Эш урыннарында бәйрәм оештырырга ярамый. Марина Патяшина сүзләренчә, бәйрәм чарасын җәмәгать туклану урыннарында гына үткәрергә рөхсәт ителә.
– Кафе-рестораннарга Яңа ел бәйрәмендә төнге 3кә кадәр эшләргә мөмкинлек бар. Залдагы кешеләр саны 100дән артмаска, 4 квадрат метрга бер кеше туры килергә тиеш. Банкет бары тик бер төркем, бер компания кешеләре өчен оештырылган булуы мөһим, – дип аңлатты Татарстанның баш санитар табибы. – Хроник авырулары булган, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә бәйрәм чараларына килергә рөхсәт ителми.
Яңа ел җитәрәк бар кеше дә кибеткә йөгерә инде ул. Алны-артны белмичә азык-төлек җыюларга алмаш тәкъдим итте Марина Патяшина:
– Өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланырга киңәш ителә. Интернеттан заказ бирергә мөмкин.
Бүләк сайлау. Марина Патяшина сабыйлар өчен тәмле күчтәнәч сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен сөйләде.
– Бүләкләрне кибет, супермаркет, ышанычлы урыннардан гына сатып алыгыз. Бүләктә арахис, абрикос төше кушылган кәнфит, карамель булмавы хәерле. Тәм-томнар составында Е200, Е202, Е210, Е249 консервантлары, ароматизаторлар булмаска тиеш. Баллы күчтәнәчләрне 15–17 градус җылыда сакларга киңәш ителә, – диде ул.
Белгечләр Яңа елны өйдә, гаилә һәм якын кешеләр белән генә каршы алырга киңәш итә. Сүз дә юк, чит илләргә чыгып китүчеләр дә булыр инде ул. Марина Патяшина андыйларга сәяхәт кыласы илдәге эпидемиологик вазгыятьне яхшылап өйрәнергә, сакланып йөрергә һәм Россиягә кайткач, коронавируска тест тапшырырга онытмаска киңәш итте.

САН
«Президент чыршысы»н оештыру өчен 36 млн сум акча тотылачак.
Гыйнвар аендагы яллар вакытында Татарстанның 12 районында 289 мәктәп яны лагере ачылачак. Анда 12 меңнән артык бала ял итәчәк.
Татарстанда «Чыршы шәһәрчекләре»н ачу көннәрендә һәм Яңа ел төнендә 2 мең хокук саклау органы хезмәткәре эшкә җигеләчәк. Җәмәгать тәртибен саклауда Росгвардия вәкилләре, халык дружинасы да катнашачак. Башка көннәрдә «чыршы шәһәрчекләрен»дәге тәртип артыннан 300 полиция хезмәткәре күзәтәчәк.
Салют җибәрү өчен мәйданчыклар быел күбрәк. Узган ел аларның саны 808 иде, быел – 1144.
Казанда Яңа елга 30дан артык урам һәм мәйдан, 16 парк бизәлгән. 12 паркта Яңа ел чыршысы куелган.

МӘДӘНИ АФИША

28–31 декабрь: «Странствующие куклы господина Пэжо» битлекле урам театрының чыгышларын күрергә мөмкин булачак.
1 гыйнвар: «Крылья Советов» паркында ретро-карнавал узачак.
2–8 гыйнвар: «Континент», «Черек күл», «Комсомолец», Горький, Тинчурин, Урицкий исемендәге паркларда, «Казан» гаилә үзәгендә, Горки-Әмәт урман-паркында, «Ак чәчәкләр» паркында, Лядской бакчасында концерт программасы, курчак театрлары, диджей чыгышлары көтелә. Районнар буенча Казан театр училищесы шәкертләре катнашында бәйрәм чыгышлары көтелә.
3 гыйнвар: Урицкий исемендәге паркта кар бабайлар ясау гаилә фестивале оештырылачак.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү