Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Гарифуллин: «Фуражын да, печәнен дә бушлай бирәбез»

Нурлат районы Әлмәт авылы читенә урнашкан бу хуҗалыкка очраклы гына барып чыккан идем. Мәш килеп эшләп йөргән чакларына туры килдем. 100 баш савым сыерга исәпләнгән терлекчелек торагы янәшәсендә башка төрле корылмалар, югары егәрлекле тракторлар, өр-яңа «КамАЗ» машинасы, тагылма җайланмалар тезелеп киткән. Фермада барлык эшләр – терлек азыгы тарату, чистарту, сөт саву тулысынча механикалаштырылган.

Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Гарифуллинның терлекчеләр белән беррәттән эшләп йөрүе дә гадәти хәл бугай. Әйтүләренчә, фермада бусы – минем эш, тегесен син эшләргә тиеш, дигән бүлүләр юк. Һәркем үз вазыйфасын яхшы белсә дә, авыррак эшләрне бергә-бергә эшлибез, диләр.
– Колхоз таралып, күпләр бәхет эзләп читкә китә башлагач, бик авыр булды. Әти дә бит соңгы көннәрендә гел, әниегезне ташламагыз, авылны онытмагыз, дия иде. Ә авыл күзгә күренеп бетә башлады. Бер көнне күрәм: унлап ир-ат машиналар белән килеп, мастерскойдагы тимер-томырны сүтә. Елыйсыларым килде. Түзмәдем, әллә никадәр ир-атка берүзем каршы төштем. «Синең ни эшең бар?» – диләр. Минеке ул, дигәнемне сизми дә калдым. Ялганчы булып калып булмый бит инде. Районга барып, фермер хуҗалыгы төзергә теләгем барлыгын әйттем. Рәхмәт, каршы килмәделәр. Көзге як иде. Өйгә кайтып, көрәк алдым да мастерской янындагы чүплеккә әйләнеп баручы урында казынырга тотындым. «Ни эшлисең?» – диләр. Ферма төзим, мин әйтәм. «Тишек галуш беләнме?» Өйдән кызуланып чыкканда, нинди аяк киеме кигәнемне дә чамаламаганмын, – дип искә ала ул көннәрне Фәнил Гарифуллин.
Авылда мөстәкыйль эш башлауның кыенлыкларын санап та бетерерлек түгел шул инде. Ярый әле, киңәшкә әнисе Мәүлия апа, энеләре Фәнис, Айрат, туганнары, дуслары бар. Чүплеккә әйләнеп баручы ташландык урында сыңар казыктан башланган төзелеш хәзер әнә авылны ямьләп торучы заманча терлекчелек комплексына әйләнгән.
– Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, район җитәкчеләренә рәхмәт. Эш башлаганда дәүләттән 1 миллион 500 мең сум ярдәм алган булсам, тора-бара тагын 10 миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелде. Сөткә бәя дә яхшы – килограммын 25 сумнан килеп алалар. Башкача булганда, нәселле таналар, яңа техника алу турында хыялланырга гына калыр иде, – дип сөенә фермер.
Бу хәлләрне күрсә, шушы хуҗалыкның алдынгы механизаторы булган әтисе Тәлгать ага ни әйтер иде икән? Ферма төзүне тәмамлаган көнне әтисенең елмаеп төшкә керүе – туган авылым дип җан атып яшәгән кешенең хуплавыдыр инде. Тәлгать ага гомеренең соңгы көннәренә кадәр ел әйләнәсе тракторда, җәйләрен комбайнда эшләгән:
– Ул чакта комбайннарда, бүгенге кебек, компьютерлар юк иде бит. Җәй буе тузан эчендә эшләделәр. Әти бик тырыш кеше иде. Беренчелекне бирмәде. Безгә – гаиләдә өч малайга бар яклап үрнәк булды. Эчмәде, тартмады. Тузан эчендә эшләү нәтиҗәседер – 57 яшендә үпкә авыруыннан вафат булды.
Мәүлия апа да лаеклы ялга чыкканчы шушы хуҗалыкта терлекче булып эшләгән. Элек колхозда утыз сыер караган булса, хәзер 130 баш сыер өчен җаваплы, ди Фәнил, әнисенең тынгысызлыгын искә алыптыр.
Туа бирми, тора бирә, дигәндәй, кечкенә генә җир кишәрлегеннән башланган фермер хуҗалыгында терлекчелек белән беррәттән, игенчелек тармагы да үсеш алган. Маллар өчен барлык төр азык-төлекне үзләре әзерли. 600 гектардан артык сөрү җирләре бар.
Хуҗалыкта кем белән генә сөйләшеп-аралашып китмә, биредәге эш шартларына, хезмәт коллективындагы татулыкка сөенәләр.
– Хезмәт хакы эш нәтиҗәләренә карап 25–30 мең сумнан арта. Бездә кемгә күпме терлек азыгы кирәк – бушлай бирелә, – ди өч бала әтисе, алдынгы терлекче Рамил Фәйзуллин. Шулай булмаса, иптәше – шәһәрдә туып-үскән Роза ханым «тормышымны малкайларымнан башка күз алдына да китерә алмыйм» дип, фермада эшләп йөрмәс иде. Эшләве дә рәхәт, югары уку йортында белем алучы балаларыбызга ярдәм итәргә мөмкинлегебез дә бар, диләр.
Кайберәүләр, авыл бетә, яшьләр китә, дип зарланып яшәгәндә, бернинди кыенлыкларга карамый, туган авылында мөстәкыйль эш башлап, үзләрен генә түгел, дистәләгән гаиләне эшле һәм ашлы иткән Фәнил Гарифуллин кебек фидакарьләрне күргәч, күңел сөенә. Болай булгач, Әлмәт авылы да яши һәм яшәячәк, дигән өмет арта. Киләчәккә ныклы ышаныч булмаса, әйтик, Илшат Насыйбуллин Чаллыда 15 ел эшләгәннән соң, Әлмәт авылына кайтып, эшкә урнашыр идеме? Яки әле гаилә корырга да өлгермәгән яшь белгеч Фәнил Сафин язмышын туган авылы белән бәйләмәс иде.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү