«И баллы эчемлек кенә бит ул!»: ни өчен шампан эчкәндә сак булырга кирәк?

Яңа ел җитә. Гадәт буенча өстәлләр ризыктан сыгылып торачак. Бу бәйрәмне байтак кына гаилә шампан шәрабе һәм бүтән исерткеч эчемлекләрдән башка күз алдына да китерә алмый. Шампан шәрабен хәтта бала-чагага тәкъдим итүчеләр дә юк түгел. Алар бу гамәлләрен: «И баллы эчемлек кенә бит ул», – дип аңлаталар. Чынлыкта шулаймы икән?..

– Шампан шәрабе канга бик тиз сеңә һәм үзәк нерв системасына, йөрәккә, ашказаны асты бизенә тәэсир итә. Аны күп кулланганда, организм башка исерткеч эчемлекләрне эчкәндәге кебек агуланырга мөмкин, – ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Резедә Хәева. – Сыраны да көчсез алкоголь эчемлеккә санап, күпме эчсәң дә, исертми, дип уйлаучылар байтак. Юкса сыра алкоголизмы булуын да беләбез. Аның катылыгы кайчак 12 градуска җитә. Ул бөтен әгъзага зыян китерә ала, бигрәк тә йөрәк мускуллары, бавыр зыян күрә. Сыраны күп кулланган кешенең гәүдә авырлыгы арта.
Нарколог фикеренчә, хәмерне аз гына йотып кую да организмда эзсез генә узмый. Күпкә китсә, кеше исерә, үзен контрольдә тота алмый башлый. Шул чагында эчүне дәвам иттерсә, агрессивка әйләнергә яки аңны югалтып егылырга мөмкин. Бу вакытта моңа кадәр беленмәгән хроник чирләр калкып чыга. Инфаркт, инсульт, панкреатит белән тәмамланган очраклар да аз түгел. Яңа елдан соң, 4–5 гыйнвар көннәрендә ярдәм сорап наркологларга мөрәҗәгать итүчеләр ел саен күбәя. Алар алкоголь психозыннан үзләре генә котыла алмагач, белгечләрдән ярдәм сорый. Ул адәмнәрне хастаханәгә күп очракта туганнары алып килә яки «ашыгыч ярдәм» китерә. Алкоголизм белән авыручылар арасында хатын-кызлар да бар.
– Хәмер хатын-кызларның иммун, эндокрин системасын җимерергә сәләтле, шуңа күрә исерткеч эчемлекләр белән дуслашкан хатын-кыз тиз картая, климакс иртә башлана, – ди Резедә Хәева. – Хатын-кызларда хәмергә карата бәйлелек тә тизрәк барлыкка килә һәм аларны алкоголизмнан дәвалау җиңел түгел.
Республикада бу уңайдан «Аеклык ноктасы» дигән программа эшли. Шул программа нигезендә хәмер баткаклыгыннан үзе генә чыга алмаучы хатын-кызларны дәвалыйлар. Аларның байтагы алкоголизм чире белән авырганлыктан, гаиләсен карый алмый. Баш ташлап эчкән ананың баласында да гаме булмый, шуның аркасында аналык хокукыннан мәхрүм итәләр. Сабыйлары гаиләдән тартып алына. Аналар еш кына шуннан соң, уйлана башлап, хәмердән дәваланырга карар кыла. Республикада «Аеклык ноктасы» программасы киләсе елда да эшләячәк икән. Мондый проблемасы булган хатын-кызларга яки аларның якыннарына балигъ булмаган яшьтәгеләр белән шөгыльләнүче комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Дөрес, Татарстанда исерткеч эчемлекләргә бәйлелек быел узган ел белән чагыштырганда 30 процентка кимегән. Алкоголь психозы һәм алкоголизм чире белән авыручылар да азая. Хәмер эчеп, агуланып үлүчеләр генә сагайта. Быел 9 ай эчендә бу уңайдан 187 кешене югалтканбыз, узган ел бер кешегә кимрәк. Хәмер яратучы үзен аклар өчен нинди генә уйдырмалар уйлап тапмый. Шуның берсе – көн саен берәр чәркә тотып куйсаң, коронавирус инфекциясе якын да килмәячәк.
– Алкоголь вирусны үтерми, ә менә иммунитетны төшерә, организм көчсезләнә һәм аның вируслы чирләргә каршы тору үзлеге кими, – дип баш токсиколог хәмерне үз итүчеләр «тәгълимат»ын юкка чыгарды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина да Яңа ел бәйрәменнән соң, хәмер эчеп агуланып, хастаханәгә килүчеләр өч-дүрт тапкыр күбәюен әйтә. Белгечләрдән, исерткеч эчемлекләр эчүнең нормасы бармы, дип сораучылар да шактый икән.
– Аны эчүнең нормасы юк. Бик аз гына куллануның да азагы аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, – ди Алия Насыйбуллина. – Хәмер беренче чиратта нерв системасына суга, баш миен юып алгандай итә. Эчү аркасында кеше өшегәнен дә сизми. Шәрабта углеводлар күп, шуңа күрә диабет, эндокрин авыруы булган кешенең, хәмер эчкәч, канында үзгәрешләр башлана. Шикәр күләме артып, комага китүе дә ихтимал. Алкоголь зыянлы дигән сүзне кайберәүләр бөтенләй кабул итми. Дуслар белән бер бокал коры шәраб эчкәннән ни була инде, диләр. Янәсе, анда антиоксидант бар. Ул матдәне без ризыклардан, витаминнардан да алабыз. Аз-азлап эчкәндә дә, алкоголь тупланып, организмны агулый. Аның тамчысы да кан тамырына тәэсир итми калмый.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү