Дәүләт Советының 2020 елдагы эшенә йомгак ясалды

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 2020 елдагы соңгы – унсигезенче утырышы узды. Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, республика парламентының быелгы эшенә йомгак ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин узып баручы елны, гадәттән тыш катлаулы булды, дип бәяләде. Парламент башлыгы әйтүенчә, коронавирус инфекциясе пандемиясе Татарстан өчен бигрәк тә җитди сынауга әйләнде. “Килеп туган хәлләргә карамастан, Дәүләт Советы, шулай ук республиканың башка хакимият органнары барлык мөмкинлекләрдән файдаланып, үз эшен дәвам иттерде. Рәсми чараларның күпчелеге, гражданнарны кабул итү онлайн-режимга күчерелде, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Бу парламентның эшкә сәләтен саклау, республикадагы, башка төбәкләр, федераль үзәк һәм чит илләрдәге коллегаларыбыз белән элемтәләрне саклап калу мөмкинлеге бирде.
Быел Дәүләт Советы 13 утырыш үткәреп, 263 мәсьәләне караган. Республика Президенты һәм Хөкүмәте белән иңгә-иң торып, 2021 елга һәм планда каралган 2022-2023 еллар чорына киеренке”, әмма тиешле баланска китерелгән бюджет турында закон кабул ителгән. Фәрит Мөхәммәшин әйтүенчә, республиканың төп финанс законының югары дәрәҗәдә социаль юнәлешле булып калу бик мөһим. Чыгымнарның 70 проценттан артыграгы – социаль әһәмиятле.
Узып баручы елда депутатлар барлыгы 86 закон кабул иткән. Фәрит Мөхәммәтшин шуларның социаль әһәмиятлеләренә тукталып үтте. Аерым алганда, Дәүләт Советы республика Гаилә кодексына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр керткән. Әлеге үзгәрешләр балалар бакчалары һәм мәктәпләргә абый-апалары шунда белем алучы балаларны беренче чиратта кабул итү хокукын тәэмин итә.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, икътисад өчен гадәттән тыш авыр бу елда эшмәкәрлеккә бик вакытлы ярдәм ителгән. “Кече һәм урта бизнес субъектлары белән беррәттән, үзмәшгульләргә дә ярдәм кулы суздык”, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Республика парламенты Дәүләт Думасына 4 федераль законы проекты керткән. Шуның берсе кабул ителгән. Әлеге закон Россия КоАП кысаларында дәүләт җир күзәтчелеге органнары компетенциясен тәгаенләштерә. Икенчесе – әлегә Дәүләт Думасы Дәүләт төзелеше һәм законнар комитетының карап тикшерүендә. Калган ике закон проекты исә – эшләп җиткерү стадиясендә.
Узып баручы 2020 ел ТАССРга – 100 ел һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел тулу елы мөһим иҗтимагый-сәяси һәм социаль-мәдәни вакыйгалар белән тарихка кереп калды.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Россия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау буенча тавыш бирү, Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына, Татарстан Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау елның иң зур вакыйгаларына әйләнде.
“Киләсе ел да социаль-икътисади яктан, шулай ук сәяси яктан караганда быелгыдан әлләни җиңел булмас кебек, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – 2021 елда сигезенче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауны көтәбез. Федераль Җыенның түбәнге палатасында Татарстан вәкилләрен ким дигәндә бүгенге санда саклап калу бурычын куярбыз. Пандемия аркасында кичектерелгән Бөтенроссия халык санын алу да әһәмиятле вакыйгага әйләнәчәк.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, парламентның быелгы эшчәнлегенә йомгак ясап, елның бик авыр килүенә карамастан, ниятләнелгән төп планнарның тормышка ашырылуын басым ясап әйтте. “Әйе, бюджет зур югалтулар кичерде, әмма федераль үзәктән дә җитди ярдәм булды. Югалтылган акчаның яртысын диярлек Россия бюджеты каплады. Ковидка каршы көрәшкә күп акчалар бүлеп бирелде”, – диде ул.
Республика Президенты коронавирус пандемиясенең әле тәмамланмавын, әмма Татарстанның яңа шартлар яшәргә һәм эшләргә өйрәнүен, ә моның зур уңыш булып торуын билгеләп үтте. “Икътисад җайга салынып килә. Гәрчә билгеле бер кыенлыклар булса да. Елны лаеклы төгәллибез. Биредә депутатларның да өлеше зур”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү