«Адымнар»да укучы Нариман Вилданов: «Телефон белән утырырга вакыт юк»

– Туган телне үстерү һәм саклау өчен республикада күптелле мәктәпләрне, «Сәләт» кебек оешмаларны күбрәк ачарга кирәк, – ди «Адымнар» мәктәбенең 8 нче сыйныфында белем алучы Нариман Вилданов. Быел аны Президент Чыршысында катнашырга чакырганнар. Ул Рөстәм Миңнеханов белән кул кысышып, милләт турында фикерләрен җиткерергә хыяллана.

Вилдановлар гаиләсе Казанга берничә ел элек Әлмәттән күченеп килгән. Нариман башта бер ел математик юнәлештәге лицейда укыган, быел «Адымнар» мәктәбенә күчкән. Аның әйтүенчә, монда өч телне дә тирәнтен өйрәтәләр. Яңа мәктәптә чын татар мохите тудырылган. Татарча аралашырга оялу дигән нәрсә бөтенләй юк. География, геометрия, алгебра, биология фәннәрен – инглизчә, калганнарын татарча укыйлар икән. Гарәп, төрек теле дәресләре дә керә. Вилдановлар гаиләдә татарча аралаша, кайчак инглизчә дә сөйләшкәлиләр. Монысы егеткә тәҗрибә өчен кирәк. 14 яшьлек Нариман әти-әнисен, сеңлесен инглизчәгә өйрәтә. Алар хәтта кызыксынып, махсус курсларга язылган.
Нариманның көне минутлап бүленгән. Яхшы укырга гына түгел, спорт белән шөгыльләнергә дә, баянда уйнарга да вакыт таба. Телефон белән мавыгып, сәгатьләр буе утыру дигән нәрсәне белми. Моны ул вакытны бушка уздыру дип саный. Замана техникасыннан дәресләргә әзерләнү өчен генә файдалана. Яратмаган фәне юк. Иң якын күргәне – математика, физика. Бу урында аның мәктәп формасына, «2ле» куюларга карата фикерен дә сораштырдык.
– Бердәм форма кию дөрес дип уйлыйм. Беренчедән, тәртип булырга тиеш. Икенчедән, укучылар арасында социаль тигезсезлекне бетерә. «2ле» куймыйча да булмый, ул яхшырак укырга ярдәм итә. Ләкин барысы да үзеңнән тора, максат куюдан башлана, – ди ул.
Нариман үзенең 8 буын шәҗәрәсен белә, бер буындагы дәү әтисенең исеме Нариман булган икән. «Хәзер инде Нариман мин. Тагын әле мин академик Энгель Таһиров белән дус булуым белән дә горурланам, хәтта туган көннәребез дә бер көнне. Соңгы вакытта эшмәкәрләр, уңышка ирешкән, көчле шәхесләрнең тормыш юллары турында китаплар укыйм. Милли китапханәбезнең ачылуы да – зур вакыйга», – ди егет.

Нариман спорт һәм музыка белән дә дус булып чыкты. Аны әти-әнисе 3 яшьлек чагында ук каратэга йөртә башлаганнар. Ул – каратэ буенча 12–13 яшьлекләр арасында Россия чемпионы.. «Әфлисун төсендәге балачак» халыкара, төрле иҗат бәйгеләрендә җиңүче, «Сәмрух 2020» премиясе финалисты. Соңгысының нәтиҗәләрен көтәләр.
– 3 яшьтә үк каратэга яздыруны файдалы дип саныйм. Анда бит әле сине килүгә сугышырга өйрәтмиләр, күнегүләр ясыйсың. Ир-егет буларак, физик һәм рухи яктан ныгыйсың, тәртипкә өйрәнәсең. Моның үз фәлсәфәсе бар. Кара билбау алырга омтылам, – ди ул. – 2 нче сыйныфтан баян сыйныфына бирделәр. Музыка мәктәбендә сигезенче ел укыйм, аны быел тәмамлыйм. Әлмәттә математика юнәлешендәге мәктәптә белем алдым. Сәләтем күләгәдә калмаган, аны ачарга ярдәм иткән өчен әти-әниемә, укытучыларыма рәхмәт. Концертларны алып барырга туры килде. Гитарада уйнарга яратам. Төрле яктан сәләтле булырга омтылам. «Сәләт» оешмасының җитәкчеләренә, бигрәк тә Әдип Әлмиргә, безгә үрнәк күрсәтүчеләргә, татар мохите тудыручыларга рәхмәтлемен.
– Шулкадәр тырышып укыгач, яшьтәшләрең «ботан» дигән кушамат такмыйлармы? «Адымнар» мәктәбендә көндәшлек зурмы? – дип сорыйм аннан.
– Мәктәптә көндәшлек бар, әмма аны уңай яктан гына бәялим. Гаиләдә мәхәббәт тоеп үсәм. Үземне дә, башкаларны да ким күрмим. Тәнкыйть минем юл түгел. Сыйныфыбызда сәламәтлеге буенча проблемалары булган егет бар, әмма аны берәү дә рәнҗетми. Ярдәмчел, әхлаклы укучылар күбрәк. Кешеләргә карата да, укытучы белән укучы арасында да хөрмәт мөһим. Балалар киптергеч кебек барысын да үзенә сеңдерә, әти-әни үрнәгендә тәрбияләнә, – ди егет.
Аның идән, табак-савыт юарга вакыты каламы икән? Өйдәге эшләрне бергәләп башкаралар. Әтисе чүкечен дә тотарга, кадагын да кагарга өйрәткән. Кирәк икән, печәнен дә чаба, «УАЗ»игын да сүтеп җыя. Тирә-юньдә дә, башта да тәртип булсын, ди Нариман.
Киләчәктә кем булачагын төгәл әйтә алмады. Әмма шулай да, укып бетергәч, Татарстанга хезмәт итәргә хыяллана.
– Киләчәк буын төпле, дөрес тәрбия алсын, киләчәгебез матур булсын өчен, үзебезнең өлешебезне кертербез, – дип ышандыра Нариман.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү