31 декабрь көнне ирем белән гомер итүебезгә 60 ел тула. Бергә озак яшәгән парларга акча да бирәләр, килеп котлыйлар да дип ишеткән идек. Кунакларны кайчанга көтәсе икән?
Тәнзилә.
Казан, Тынычлык бистәсе
Идел буе районының ЗАГС идарәсе бүлеге хезмәткәре:
– Юбилярларның балалары яки якыннары ЗАГСка килеп гариза калдыргач кына, аларны барып котлыйбыз. Безгә бу хакта 1–2 ай алдан әйтергә кирәк. Гыйнвар аена гаризалар алып бетердек, февраль аена җыябыз. Сезгә мөрәҗәгать иткән гаиләнең балалары безгә аларның язылышу таныклыгы, паспортларының күчермәсен алып килсен. Бераз алданрак хәбәр иткән булсалар, 30 декабрьдә котлар идек. Хәзер инде соңрак барачакбыз.
60 ел бергә гомер иттек дип Аллаһка шөкер итеп, Аллаһка рәхмәтле булып яшәрдән бигрәк, акча өмет итеп утыралар. Оят та түгел. Бергә яшәгән өчен акча таптыра башладылар, шаккатмалы. Күпләргә бит бергә-бергә шулай озак гомер итү бәхете тәтеми.
бергә 60 ел гомер итү бәхетен биргән Аллаһка шөкер итеп, рзәхмәтле булып яшисе урында акча сорап утыралар. Оят та юк. Шаккатмалы. сез бергә яшәгән өчен акча тиешмени?!
СобханАллах! Дорес, бу Аллах булэге. Инне-ингэ куеп, 60 ел гомер юлы утелгэн. Куплэр сокланырлык.
Гаеплэрлек берни дэ юк монда. Булэк бирулэре хак микэн диеп, сораганнар гына бит.
Хэерле тигез гомер, сезгэ, дияргэ генэ кала.
үз бәхетләрен күрә белмәгән гужлар безнеңд илдә генәдер ул. Бергә яшәгән өчен акча? Тагын ни кирәк икән аларга? Правнукларының ипотекасын түләргә акча сгорыйлармы икән? Жуть!!!!!
Ужастик и все.