«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»

31 декабрь көнне ирем белән гомер итүебезгә 60 ел тула. Бергә озак яшәгән парларга акча да бирәләр, килеп котлыйлар да дип ишеткән идек. Кунакларны кайчанга көтәсе икән?

Тәнзилә.
Казан, Тынычлык бистәсе

Идел буе районының ЗАГС идарәсе бүлеге хезмәткәре:
– Юбилярларның балалары яки якыннары ЗАГСка килеп гариза калдыргач кына, аларны барып котлыйбыз. Безгә бу хакта 1–2 ай алдан әйтергә кирәк. Гыйнвар аена гаризалар алып бетердек, февраль аена җыябыз. Сезгә мөрәҗәгать иткән гаиләнең балалары безгә аларның язылышу таныклыгы, паспортларының күчермәсен алып килсен. Бераз алданрак хәбәр иткән булсалар, 30 декабрьдә котлар идек. Хәзер инде соңрак барачакбыз.


9 фикер

  1. 60 ел бергә гомер иттек дип Аллаһка шөкер итеп, Аллаһка рәхмәтле булып яшәрдән бигрәк, акча өмет итеп утыралар. Оят та түгел. Бергә яшәгән өчен акча таптыра башладылар, шаккатмалы. Күпләргә бит бергә-бергә шулай озак гомер итү бәхете тәтеми.

  2. бергә 60 ел гомер итү бәхетен биргән Аллаһка шөкер итеп, рзәхмәтле булып яшисе урында акча сорап утыралар. Оят та юк. Шаккатмалы. сез бергә яшәгән өчен акча тиешмени?!

  3. СобханАллах! Дорес, бу Аллах булэге. Инне-ингэ куеп, 60 ел гомер юлы утелгэн. Куплэр сокланырлык.
    Гаеплэрлек берни дэ юк монда. Булэк бирулэре хак микэн диеп, сораганнар гына бит.
    Хэерле тигез гомер, сезгэ, дияргэ генэ кала.

  4. үз бәхетләрен күрә белмәгән гужлар безнеңд илдә генәдер ул. Бергә яшәгән өчен акча? Тагын ни кирәк икән аларга? Правнукларының ипотекасын түләргә акча сгорыйлармы икән? Жуть!!!!!

  5. Бернинди гаеп курмим. Бергэ шундый озын гомер уткэннэр, соклангыч. Сорауларынын нэрсэсе оят инде? Явыз булмагыз. Кеше шатлыгыннан конлэшмэгез. Оныкларына булса да гаеп тугел. Балалар, дип яшилэр картлар.

    1. Бэхетле гаилэ. Куркэм гаилэ. Ингэ тн куеп 60 ел яшэу узе зур бэхет. Тормыш нэтижэле,,, рэхмэт сезгэ. Сез лаек ул булэккэ. Ул булэкне тэкьдим иттелэр бит. Бу сорап алу тугел. Бу истэлек, 60 ел буе кайберэулэп яши алмый. Купсенмэгез. Кэнлэшмэгез. Афэрин. Куркэм картлыт Сезгэ. Гомер йомгагыгыз озын булсын. Изгелекле булсын.

  6. Я Аллам, сон ул акчаны сезнен кесәләрдән алып бирмиләрдер бит аларга? Бу нинди бер таныш түгел кешеләргә дә нәфрәтләнү сон? Кайдан килә шундый тар күнеллелек? Сез дә алырсыз вакыты җиткәч, чит кешеләр өчен дә сөенергә өйрәнегез. Барыбызны да Аллаһ яраткан, барыбызны да күреп тоеп тора, гөнаһлы булмыйк юкка барга нәфрәтләнеп, көнчелек, хөсетлек дип атала сезнен ул күпсенүегез

Җавап Отменить ответ