Владимир Путин төбәкләргә 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин быел 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу турыда Sputnik радиосына сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Бу көнне эш бик үзенчәлекле, әмма закон буенча мондый кыска вакытта федераль дәрәҗәдә ял кертергә мөмкин түгел.

«Шуңа күрә Сергей Иванович Нестеровның тәкъдименә игътибар итәм һәм 31 декабрьне ял көне дип игълан итмәгән Россия субъектларына киләсе ел дәвамында  тиешле карар кабул итәргә кирәк булачак», — диде Владимир Путин.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да быел бу инициатива кабул ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, республикада яшәүчеләр 31 декабрь өчен шимбә, 26 декабрьдә эшләячәк.

 


Фикер өстәү