Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 177гә җиткән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда бүген коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланган», диелгән хәбәрдә.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Өч очракта да вирус идентификацияләнгән. Шулай итеп, 1932 елда туган хатын-кыз, 1965 һәм 1953 елларда туган ир-атлар инфекция корбаны булган.

 


Фикер өстәү