Балагызның нинди төшләр күрүен беләсезме? Ә менә Камал театрында беләләр. Яңа елга атап чыгарылган “Мендәр әкияте” нәкъ менә төшләр турында инде. Әмма әлеге төшләр артына шактый четрекле социаль проблема да яшеренгән.
Вакыйга нидән башлана соң? Сезне ишек төбеннән үк Камал театрының иясе каршы ала һәм уеннар дөньясына алып кереп китә. Быел чыршы тирәли әйләнү юк, ләкин Кыш бабай тәртипле балаларның битлектән булуы турында искәртергә онытмый. Сүз уңаеннан, Кыш бабай капчыгы Габделфәрт Шәрәфиев, Әсхәт Хисмәтләрдән соң, Фәнис Җиһаншага күчкән икән. Минвәли Габдуллин да Кыш бабай була, диделәр. Чыршы тирәсендәге уеннарда балалар сандыктан мендәр таба һәм “Мендәр әкияте”н карарга, кече сәхнәгә күтәрелә.
Әлеге әсәрнең авторы – Олжас Жанайдаров. Аны Татарстанда коллык темасын күтәргән “Кибет” спектакле аша беләләр. Бу спектакльне Әлмәт драма театры сәхнәләштерде. Әйтергә кирәк, драматург заман баласының хис-кичерешләрен яхшы белә.
Спектакльне режиссер Рамил Гәрәев сәхнәләштергән. Режиссер тудырган сихри атмосфера балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә тәэсир итте, һәр хәлдә залдагы бөтен кеше һавада очкан куыкларны эләктерергә тырышты.
Сценарийга килсәк, беренче пәрдәдә балалар бакчасындагы мендәрләр җанлана. Алар балаларга төш күрергә ярдәм итүләре, шул ук вакытта билгеле бер тәртиптә, кысаларда яшәүләре турында сөйлиләр. Шул арада төшләр дә күренгәләп китә. Кайсыдыр бала ракетада оча, кайберсе тәмле ризыклар күреп саташа. Көннәрдән бер көнне мендәрләрнең яшәү кысаларына һич тә туры килмәгән яңа мендәр – Ярма малай (Раил Шәмсуаров) килеп чыга. Башкалардан аерылып торган мендәр яки кешене ни көтә дисез? Әлбәттә, аны тәрбияли башлыйлар, үзгәртергә тырышалар. Ярма малай мамыктан түгел, карабодайдан ясалган, җитмәсә, сүрүе тишелгән. Мендәрләр карабодаен агызып бетереп, аның урынына мамык тутырырга кирәк дигән фикергә киләләр. Иң акыллы дигәннәре – Мамык Акыл (Фәннур Мөхәммәтҗанов) бигрәк тә шул фикерне куа. Ярма малай бер заман ризалашу чигенә җитә. Камал театры әдәби бүлек мөдире Гөлшат Фәттахова фикеренчә, әсәрнең төп фикере шул инде:
– Олжас Жанайдаров яңа драматургия вәкиле, аңа үсмерләр проблемалары бик якын. Башта ул, әйтергә теләгән фикерен, мендәрләр аша күрсәтә. Әйтик, Ярма малай. Ул үзенчәлекле, башкаларга охшамаган. Аның башкалар кебек булмавы бик күпләргә ошамый. Бөтен кеше кебек булсын, янәсе. Ә бит бу – чыннан да проблема. Ул бигрәк тә балалар арасында калку чагыла. Икенче пәрдәдә исә шушы мендәрдә йоклаучы кыз килеп чыга. Ул да үзенчәлекле, аллергиядән интеккәнгә аның дуслары юк һәм башкалар эшләгән, ашаган нәрсәләр аңа ярамый. Нәтиҗәдә Камилә белән мендәр дуслаша. Спектакль үзеңне һәм башкаларны ничек бар шулай кабул итү турында.
Тәрҗемә әсәренең үз кыенлыклары бар. Биредә мәсәлән геройлар арасында рус исемнәре бар. Аның мөмкин кадәре татарчалаштырылган. Әйтик, Гречик – Ярма Малай, Пуш – Мамыкҗан булып киткән. Тәрҗемә ителмәгәне дә бар. Иң карт мендәр – Анна Ивановна. Аңа да геройлар Иван кызы дип татарча эндәшә үзе. Бу – нәкъ без яшәгән мохит, нишләтәсең. Кәефне кырганы ул түгел, ә бәлки Камиләнең үз мендәренә исемен урысча язуы. Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров та әнә шуңа игътибар иткән:
– Мин театрдан горурланып чыгып барам. Чөнки дүрт яшьлек кызым Зифа спектакльдә яңгыраган бөтен татар атамаларын аңлап карап утырды. Туңдырманың да, суыткычның да нәрсә икәнен белде. Икенчедән, мин мондый тамашаны чыгаруның никадәр авыр икәнен аңлыйм. Ул йә балаларга гына ошый, йә олылар өчен спектакльгә әйләнә. Бу юлы олылырга да балаларга да ошый торган, һәр кешегә нинди дә булса мәгънә табарга ярдәм итә торган спектакль килеп чыккан. Бер җире генә төер булып калды – мендәргә “Камиля” дип яздылар. Мөгаен, бу хатаны төзәтерләр әле. Ә гомумән алганда, безгә ошады. Кызым мендәрләрен бик пөхтә тотарга вәгъдә бирде.
Спектакль куелышы әйбәт, ә заманча балалар драматургиясе ни хәлдә икән соң? Бусын алдагы язмалар темасы итеп калдырыйк.
Гөлинә Гыймадова
Фото: kamalteatr.ru