20 декабрьдә «Tatar Radiosi» иҗади студиясе Россия шәһәрләре буенча Яңа ел алды автойөрешенә юл тотты.
«TatarRadiosi» командасы «Яңа ел автойөрешенең» максаты итеп Россия шәһәрләренең Яңа елны каршылауга ни дәрәҗәдә әзерләнүен, бәйрәмнәрдә нинди истәлекле урыннарга барырга кирәклеген ачыклауны һәм машинада сәяхәт итүчеләрне нинди сюрпризлар көтүен тикшерүне алды.
«Кышкы автоузыш» исеме алган автойөреш, туристлар еш кунак була торган Идел буе шәһәрләре буйлап узачак һәм Санкт-Петербургта төгәлләнәчәк.
Исемлектәге шәһәрләрнең күбесе татарстанлылар өчен “кече ватан”га тиң: Түбән Новгород, Мәскәү, Бөек Новгород, Санкт-Петербург.
«TatarRadiosi»ның автойөрешендә катнашучылар юлда нинди проблемалар белән очрашуларын туры эфирда һәм социаль челтәрләрдә даими рәвештә сөйләячәкләр.
Автойөрештә алып баручы Илнар Хөсәенов һәм популяр татар җырчысы Илнат Фәрхулин катнаша. Аларга Россиянең кышкы юллары буенча 3 меңнән артык катлаулы юл үтәргә туры киләчәк. Радиостанция исәбендә бу автоузыш инде икенчесе булачак. Беренчесе сентябрь аенда узды, радиостанциянең ди-джейлары Әбри Хәбриев һәм Рамил Шәрәфиев Сочига бардылар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat