Әкияттәгедәй итеп йорт һәм каралтысын бизәгән Ирек Камалов: «Балаларның күңелләрен күрик дибез»

Мөслим районының Күбәк авылында яшәүче Ильфира һәм Ирек Камаловлар Яңа ел бәйрәменә өйләрен 1986 елдан бирле бизиләр.

Соңгы елларда бу эштә аларга этәргеч бирүчеләре бар. Камаловлар 9 ятимне әти-әниле иткән гаилә. Әнә шуңа да алар, сабыйларының күңелләрен күрергә ашыга.


– Декабрь башлануга, өебезгә бәйрәм рухы керә. Буш вакыт булдымы – өйне бизәү белән мәш киләбез. Иң беренче тапкыр армиядән кайткач, өй каршына Кыш бабай белән Кар Кызы сыны ясап куйган идем. Шуннан бирле сыннар ясыйм, йорт матурлыйм. Өйне эчтән генә түгел, тыштан да утлар, уенчыклар белән бизибез. Быел кар аз булды. Шуңа да сыннарны күп итә алмадык, – ди Ирек абый. – Яңа ел һәр кешегә сәламәтлек алып килсен иде. Гаиләләр тату булсын, балалар ятим үсмәсен. Булганына шөкер итеп, булмаганын өмет итеп яшик.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү