«Бу – сынау, киләсе ел җиңелрәк булыр дигән өметтә калабыз»

 Көн кадагында торган мәсьәләләр, яңа канун, узган елга нәтиҗә. Татарстан Дәүләт Советы узып баручы елның соңгы утырышына җыелды.

Республика парламенты быелгы соңгы сессиядә 23 мәсьәләне карады. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин бу елга нәтиҗә ясап, аның җиңелләрдән булмавын ассызыклады. Моңа да карамастан, Дәүләт Советы да, башка хакимият органнары кебек үк, эшләвен туктатмады. Санлы күрсәткечләр белән әйткәндә, республика Парламенты 2020 елда 13 утырыш уздырган. Шуларда 263 сорау каралган. Депутатлар тарафыннан 86 закон кабул ителгән.
Дәүләт Советы Рәисе депутатларга киләсе елда көтелә торган әһәмиятле эшләр турында да искә төшерде.
– Киләсе ел социаль-икътисади, сәяси яктан әллә ни җиңел булмас, мөгаен. Алда безне сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көтә. Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан вәкиллеген бүгенге дәрәҗәсендә саклап калу бурычын куябыз. Президент тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителгән елда зур эш көтелә. Безнең төп бурычлар Президентның Дәүләт Советына Юлламасында, «Стратегия-2030»да күрсәтелгән, хәзер аларны эзлекле рәвештә үтәргә кирәк, − диде ул.
Татарстан казнасына федераль үзәктән Яңа ел «күчтәнәче». Сессиядә билгеле булганча, республика өчен федераль бюджеттан 42 млрд сумга якын акча бүленгән. Шуның бәрабәренә бюджет кытлыгын киметүгә ирешкәннәр.
− Күрсәтелгән проектта чыгымнарның ябылмый калган өлеше 32 млрд дип күрсәтелсә дә, алар киләсе ел башында булачак акча белән тулысынча капланачак, − диде Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин. Бу урында төбәк бюджетына өстәмә акча табу өчен федераль үзәк белән даими элемтәдә торган республика Президентына рәхмәт белдерергә кирәк дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Сессиядә эшмәкәрләр өчен әһәмиятле сорау да кузгатылды. Ул да булса ЕНВДдан патент салымына күчү мәсьәләсе. Дәүләт Советы утырышында салым салуның патент системасына күчү турында закон кабул ителде. ЕНВД режимында Татарстан эшмәкәрләренең яртысыннан артыгы эшли иде. Мәскәү белән күп тапкыр сөйләшеп, кичектерү соралган мәсьәләләрнең берсе бу. 2021 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бетереләчәк әлеге салым режимы, билгеле, эшмәкәрләр файдасына булмаячак.
Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, республикада сәүдә, туклану, транспорт һәм көнкүреш хезмәтләре өлкәсендә эшләүче 95 процентка якын эшмәкәр ЕНВДдан баш тартып, яңа канун буенча патент системасына күчәргә мөмкин. Министр әйтүенчә, ЕНВДдан бүген 50 мең юридик зат һәм 3 мең эшмәкәр файдалана дип исәпләнә. Ул бу салым режимы бетерелеп, патентка күчкәндә, эшмәкәрләр өчен салым йөкләнеше артырга тиеш түгеллеген искәртте. Патент суммасын да ЕНВД күләменә якынайтырга тырышканнар.
Депутат Илшат Әминов исә, мондый үзгәрешләрнең хәзер кирәге бар идеме икән, дип тә кызыксынды, моны «бюрократия» дип атады. Эшмәкәрләргә иркенләп эшләр урынга, хәзер кәгазь боткасына чумып, баш ватып йөрисе буламы?
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның берничә мәртәбә Россия Хөкүмәтенә ЕНВДны гамәлдән чыгаруны кичектерүне сорап мөрәҗәгать итүен әйтте. Әмма гозерне ишетмәгәннәр. Башка салым режимнарын тәкъдим итү һәм патентка күчүдән тыш башка чара калмаган, димәк.
Бу мәсьәләгә карата Татарстан Президенты да үз фикерен әйтте.
− Алга таба да кичектерүне суза алмыйбыз. Без кабул ителәчәк карарларны күзәтеп барачакбыз. Бизнесны сакларга тиешбез. Алар бүген ярдәмгә мохтаҗ, – диде ул.
Аның каравы Мәскәүдән башка өлкәдә үрнәк аласы. Депутат Артур Абдулҗанов сессия утырышында чыгыш ясаганда түләүле машина кую урыннарында күпчелек автомобильләрнең номерсыз булуларына һәм шул рәвешле түләүдән бик үк гадел булмаган ысул аркасында котылуларын белдерде.
− Үзәктәге түләүле парковкаларда 10 машинаның 9ы номерсыз килеш тора. Бу шәһәр бюджетын елына 130 млн сумсыз калдыра, − диде депутат. Аныңча, бу уңайдан җәза кирәк. Үрнәк итеп Мәскәүне аласы. Анда номерсыз автомобильләрне эвакуациялиләр икән. Артур Абдулҗанов депутат коллегаларына моңа бәйле эшче төркем оештырырга, бу юнәлештә эшләргә тәкъдим итте.
Дәүләт Советының утырышында Президент та депутатларга мөрәҗәгать белән чыкты.
− Ел җиңел булмады, шулай да без барыбыз да билгеләнгән планнарны тормышка ашырдык. Бюджетта югалтулар булды. Тик федераль ярдәм дә күрсәтелде. Президентның ярдәме зур. Безнең депутатлар сайлау процессларында да актив катнашты. Без һәркайсыбыз төрле дәрәҗәдә волонтерлар булдык. Коронавирус әле бездән китмәде, шулай да бу шартларда эшләргә өйрәндек инде. Икътисад тотрыклана, ләкин билгеле бер авырлыклар бар әле. Аллаһы Тәгалә сыный безне: булдырырбызмы, көчебез җитәрме. Бу – сынау, киләсе ел җиңелрәк булыр дигән өметтә калабыз, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү